Таиб Яхин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Таиб Яхин latin yazuında])
Таиб Яхин
Туган телдә исем Мөхәммәдтаип Гыйльман улы Яхин
Туган 1845(1845)
Татарстанның Саба районы Сабай авылы
Үлгән 1910(1910)
Казан
Милләт татар
Һөнәре мөдәррис
Ата-ана
  • Гыйльман бине Яхъя (әти)

Таиб (Таип) Яхин (Мөхәммәдтаип Гыйльман улы Яхин) - күренекле татар мәгърифәтчесе, тәрҗемәче, фольклорчы. Кайбер чыганакларда исеме "Таип" дип язылган. Композитор Рөстәм Яхин да шушы ук Яхиннар нәселеннән.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарстанның Саба районы Сабай карьясында 1844 елда туган. Яхинның нәселе — бу төбәк өчен генә түгел, бөтен милләтебез өчен дә атаклы, абруйлы нәсел. Яхиннар Саба илендә имамлык иткәннәр, мәчет-мәдрәсәләр тотканнар. Яхиннар йолдызлыгы ул — имамнар, мәгърифәтчеләр, шагыйрьләр йолдызлыгы... Таиб Яхинның әтисе - төбәкнең абруйлы дин эшлеклесе Гыйльман бине Яхъя Сабай карьясында имам булган. Таиб Яхин Казан дарелфөнүнендә (университетында) һәм Казан татар укытучылар мәктәбендә (КТУШ) мөдәррис булып эшләгән. 1897-1898 елларда университет типографиясендә аның дәреслекләре чыгарыла. 1884-1910 елларда дин белеме буенча укыткан. 1910 елда вафат, Казанда җирләнгән, кабере Г.Тукай кабере белән янәшә (5-6 адым ераклыкта) урнашкан. Рус язучыларының әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә. Идел буе татарларының халык аваз иҗаты әсәрләрен җыя. Мәкаль, әйтем, табышмак, балалар өчен гыйбрәтле хикәя җыентыклары төзүче. Мәгърифәтчелек өлкәсендә Таиб Яхинны Каюм Насыйри белән тиң йөртәләр [1].

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Информационное поле современной России: практики и эффекты: Материалы Шестой Международной научно-практической конференции 22 – 24 октября 2009 года / Под. ред. В.З. Гарифуллина / Вып. ред. Р.П. Баканов. – Казань: Изд-во Казан. гос. ун-та, 2009. – 402 с. (90нчы биттә).