Тайга

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Тайга — ылыслы карурманнар өстенлек итүче табигый зона.

Алтай телләрендә тайға, тайыға «тайга, тау урманы» сүзеннән.[1]

Иң зур урынны биләп торучы тайга зонасы барлык урман мәйданының 80% ын тәшкил итә. Ул тоташ полоса булып, Русиянең көнбатышыннан Тын океан ярларына кадәр сузылган. Русиянең төп агач запасының 50%ы тайгага туры килә.

Тайга бер яруслы агачлардан, кара һәм нарат җиләге куакларыннан, хәтфә кебек җиргә түшәлгән мүк катламыннан тора.

Климат шартлары көнбатыштан көнчыгышка таба кырыслана. Туфрагы ярлы – чөнки ылыс коелып черемәгә әйләнергә өлгермичә су белән юылып төшә. Көнбатышта тайга караңгы – монда чыршы, ак чыршы үсә, ә кискен континенталь климатлы һәм мәңгелек туң булган урыннарда карагайлар өстенлек итә. Көньякка киткән саен җылылык арта, җәй озаграк, кыш йомшаграк була бара. Тайга әкренләп катнаш һәм киң яфраклы урманга алышына. Мондый урман үсеше өчен һава температурасының кимендә 4 ай + 10 градустан да түбән булмавы, явым-төшем тиешенчә булу зарур.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Рифгать Әхмәтьянов. Татар теленең кыскача тарихи-этимологик сүзлеге. Казан:ТКН, 2001. 188 нче бит.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мусина Гөлнара Миркасыйм кызы. Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе. Тема: Урман һәм кеше.