Тайказан (Казан)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тайказан (Казан) latin yazuında])
Һәйкәл
Тайказан
Казан. «Тайказан»
Казан. «Тайказан»
Урын Казан, Нурсолтан Назарбаев һәм Качалов урамнары чаты
Сынчы Әбелгазиз Шәрәфетдин улы әл-Тәбризидән копия
Төзелеш датасы 2018 ел
Материал бронза

Тайказан, тай-казан (каз. тайқазан) — 2018 елның 12 октябрендә Казанның Нурсолтан Назарбаев һәм Качалов урамнары чатындагы скверда урнаштырылган скульптур композиция. Тайказан — Казакъстан Республикасы Көнчыгыш-Казакъстан (2018 елдан Төркистан) өлкәсе хакимиятенең (версия — Симәй шәхси эшмәкәренең)[1] татар халкына бүләге. Кунакчыллык һәм уңдырышлылык символы булган казан Нурсолтанда коелган, Казанга автотранспорт белән 5 көндә китереп җиткерелгән. «Тайказан» скульптур композициясен ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов һәм Төркистан өлкәсе хакиме Даниал Әхмәтов катнаша[2].

Тышкы рәсемнәр
«Тайказан»ны ачу тантанасыннан фоторәсемнәр.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тайказанның төп нөсхәсе Казакъстанның Төркистан өлкәсе үзәге Төркистан шәһәрендәге Әхмәд Ясәви кәшәнәсендә(казакъ) урнашкан. Кәшәнә XI гасыр төрки шагыйре Әхмәд Ясәви (10931166) каберендә булдырылган һәм «Хәзрәт-солтан» тыюлыгы тарихи-мәдәни музееның үзәк объекты булып тора. Казан шәһәрендә куелган Тайказан — төп нөсхәсеннән күләмен, авырлыгын, эретмә составын төгәл саклап, кечерәйтеп ясалган беренче копиясе. Күчермә Нурсолтанда Казакъстан Президенты идарәсе күрсәтмәсе буенча 3 айда эшләнгән. Проект җитәкчеләренең берсе — Сарсен Сәетов.

Төркистандагы казан Әмир Тимер фәрманы белән Төркистан тирәсендә яшәгән оста Әбелгазиз Шәрәфетдин улы әл-Тәбризи тарафыннан 1399 елның 25 июнендә (801 хиҗри елның 20 шәүвәлендә) коелган. Аның биеклеге 1, 60 м, касәсенең диаметры – 2,42 м. Казанга 3 мең литр су сыйган. Авырлыгы 2 тонна. Ясаганда 7 кушылма, шул исәптән кызыл бакыр, алтын, цинк, аккургаш һ. б., кулланылган. Әлеге казанда атнага ике тапкыр диндарлар өчен «хәлим» — бодай һәм иттән пешерелгән азык әзерләнә торган булган. Тайказан — тай ите (күп ит) пешерү өчен махсус зур казан.

1935 елда Ленинград Эрмитажына алып китеп, төрки мәдәният бүлегендә күрсәтелгән.

1989 елда Казакъстан бәйсезлеккә ирешкәч, казан Ватанына кайтарылган.

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарстандагы копиясе чиста бронзадан эшләнгән. Бронза казанның биеклеге — 1,7 м, диаметр — 2,5 м, күтәртмәсенең биеклеге — 2,5 м.

Постамент 30 мм калынлыктагы ак граниттан эшләнгән, скульптура тирәсендә 150 см х 150 см гранит брусчатка җәелгән, аны 1 м озынлыктагы һәм 12 см киңлектәге бордюр дәвам итә. Постамент астында яктыртучы ут үткәрелгән. Ак граниттан эшләнгән табличкада бронза хәрефләр белән казакъ телендә язылган:

Güldene ber, Qazan! Șıgıs Qazaqstan oblısınan

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казанның истәлекле урыннары
Герб Казани
Герб Казани