Тайра Лундгрен

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тайра Лундгрен latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Сурәт
Җенес хатын-кыз[1]
Ватандашлык Flag of Sweden.svg Швеция
Туу датасы 9 гыйнвар 1897(1897-01-09)[2][3][4][…]
Туу урыны Хедвиг-Элеонора[d], Эстүгүлем[d], Стокһолм ләне[d], Швеция[2][3][4]
Үлем датасы 20 ноябрь 1979(1979-11-20)[2][4][5] (82 яшь)
Үлем урыны Энгелбрект[d], Эстүгүлем[d], Стокһолм ләне[d], Швеция[2][6][4]
Җирләнгән урыны Fide church[d][2]
Ата Джон Лундгрен[d][3][6]
Кардәш Gunnar Lundgren[d][6]
Һөнәр төре сәнгатькәр, сынчы
Әлма-матер Констфак[d] һәм Королевское высшее художественное училище[d]
Обучался у Лот, Андре[d] һәм Ханак, Антон[d]
Бүләкләр
медаль Литературы и искусств
Нинди вики-проектка керә Wikidata:Project Svenskt kvinnobiografiskt lexikon[d]
Защитник авторских прав reproduction right represented by CISAC-member[d][7][8]
Әсәрләр җыентыгы Шевитсә милли тасвирый сәнгать музее[d] һәм Национальная галерея Виктории[d]
Статус авторского права как автора работы защищены авторским правом[d]
Commons-logo.svg Тайра Лундгрен Викиҗыентыкта

Тайра Лундгрен (швед. Tyra Lundgren, тулы исеме Carolina Tyra Lundgren; 18971979) — швед рәссамы һәм скульпторы; керамика һәм пыяла, шулай ук тукыма белән эшли.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тайра Лундгрен 1897 елның 9 гыйнварында Стокгольмда ветеринария профессоры Джон Лундгрен һәм аның хатыны Эдит Оберг гаиләсендә туган.

Djursholms samskola мәктәбендә җиде ел укыганнан соң ул 1914-1918 елларда Стокгольмның Констфак сәнгать һәм дизайн мәктәбендә укый. 1918-1922 елларда Король сәнгатьләр академиясында, шулай ук Стокгольм шәһәрендә укый.[9] . 1920-1921 елларда Тайра Европага бара, Венада Антон Ханакта скульптурага һәм Парижда Андре Лотта сынлы сәнгатькә өйрәнә. Парижда ул шулай ук Гранд-Шомьер академиясенә йөри.

Сәнгатьле белем алып, Тайра Лундгрен Вранция һәм Италияда 1940 елга кадәр яши һәм эшли, шуннан соң, Икенче дөнья сугышы белән бәйле, Швециягә кайта.[10] . Штаттан тыш дизайнер сыйфатында күп кенә Аурупа керамика компанияләре һәм пыяла заводлары белән хезмәттәшлек итә. Швецияда S:t Eriks Lervarufabriker керамика остаханәсендә һәм Лидчелингның Lidköpings porslinsfabrik фарфор фабрикасында эшли, анда Эйнар Форсет белән бергә йорт өчен товарлар коллекциясен эшли. 1924-1937 елларда фин Arabia белән эшли, буш вакытларында Римга (1927-1930) һәм Парижга (1930-1939) бара. Туган иленә кайтып, Тайра Лундгрен Густавсберг фарфор фабрикасында үз студиясендә рәссам сыйфатында эшен дәвам итә, 1950 елга кадәр ул шунда эшли. Лундгрен шулай ук Стокгольмдагы чиркәү тукымасы буенча берничә эш башкара.

Күпчелек эшләре яндырылган керамикадан яки бронзадан эшләнгән. Лундгренның сын әсәрләренең төп темасы хайваннар, бигрәк тә кош сыннары аңа беренче танылу китерә. Швециядан тыш, аның сәнгать әсәрләре Аурупа һәм Төньяк Америка музейларында күрсәтелә. Готланд муниципалитетының Фиде авылында үз студиясы була, һәм ул үз картиналарының коллекциясен Готландның сәнгать музеена бүләк итә. 1950 елда Лундгрен Тайра Швециянең Әдәбият һәм сәнгать медале белән бүләкләнә.

Тайра Лундгрен 1979 елның 20 ноябрендә Стокгольм шәһәрендә вафат була.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ingrid Rosén. Fem tidiga glaskonstnärinnor: Betzy Ählström, Anna Boberg, Gerda Strömberg, Monica Bratt, Tyra Lundgren (1993). Stockholm: Carlsson. sid. 42-51. Libris länk. ISBN 91-7798-674-1.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]