Такмак

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Такмак latin yazuında])
Такмак
Юнәлеш: Идел буе халыклары музыкасы
Чыганаклары: халык сәнгате
Башлану вакыты һәм урыны: XIX гасыр
Чәчәк ату чоры: XX гасыр
Шулай ук кара: Кыска көй

Такмак (баш. таҡмаҡ; чуаш. такмак) — татар, башкорт, чуаш һәм чирмеш халык иҗатларында иң киң таралган музыкаль-шигъри жанрларының берсе. Татар халык музыкасында ике өлешле метрик пульсация күренеш тапкан бердәнбер жанр.[1]

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче өлгеләре 1897 елда С. Г. Рыбаков тарафыннан «Җаек мөселманнарының көнкүреш тасвирламасы белән музыкасы һәм җырлары» китабында бастырыла.[2] Фонографка 1929—19331 елларда И.В.Салтыков тарафынан языла.[3]

Тасвиры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Такмак шигъри текстары 8-7 иҗекле ике юллыкларга бүленгән дүрт юллыклардан, сирәгрәк очракта өч юллыклардан тора. Аларга төрле ангемитон тавыш рәтләренә таянган һәм октава, сирәкләп децима чикләрендәге амбитуска ия булган 2 өлешле көйләр туры килә.[3][4] Композицион үзенчәлекләре буенча такмак рус частушкаларына һәм Көньяк Себер халыклары (алтайлар, хакаслар, шорлар һ.б.) җырларына якын.[5]

Жанр эчендә хезмәт, мәхәббәт-лирика, юмор, сатира такмакларын күреп була. Такмак, халык авыз иҗатында киң кулланыш тапканлыктан музыкада кыска көй буларак та, афористик ритмлы (речитатив) структура буларак та урын тапкан. Кайвакыт берәр лирик җыр да халыкта такмак буларак кабул ителә.[6]

Профессиональ музыкада һәм концерт практикасында нигездә бию такмаклары таралыш тапкан. Җыр такмаклары авыл җирлегендә, Идел буе мишәр татарларында популяр.[7]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Башҡорт халыҡ ижады. Йырҙар. 2‑се кит. Өфө, 1977.
  • Файзи Д. Х. Халык җәүhәрләре. Татар халкының хәзерге заман музыка фольклоры. Казан, 1971.
  • Нигмедзянов М.Н. Татарская народная музыка /М.Н. Нигмедзянов. – Казань, 2003. – 255 с.
  • Абдуллин А. Х. Татарская народная песня: тематика, жанры и некоторые особенности народного исполнительства Текст.: автореф. дис. канд. искусствоведения /А. X. Абдуллин. — Л., 1971.-24 с.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Абдуллин А.Х. Тематика и жанры татарской дореволюционной народной песни // Вопросы татарской музыки. - Казань, 1967.
  2. Рыбаков С. Г. Музыка и песни уральских мусульман с очерком их быта. СПб., 1897.
  3. 3,0 3,1 Сальманова Л. К. Такмак // Башкирская энциклопедия / гл. ред. М. А. Ильгамов. — Уфа : ГАУН «Башкирская энциклопедия», 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-306-8.
  4. Башҡорт халыҡ ижады. Йырҙар. 2‑се кит. Өфө, 1977.
  5. Баимов Б.С. Башкирские народные такмаки. Уфа, 2001.
  6. Нигмедзянов М.Н. Татарская народная музыка /М.Н. Нигмедзянов. – Казань, 2003. – 255 с.
  7. Бахтияров, 1943: Бахтияров В. Письменные воспоминания о традиционной культуре татар Симбирской губернии второй половины XIX века. - Казань, 1943.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]