Тала тала

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тала тала latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Викибирелмәләрнең буш элементы

Тала тала - татар халык җыры.


Язма[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарча

Сандугачлар ияләшкән Су эчергә миләштән.
Сагынуларым бетер тору Сине куреп сөйләшсәм.

Кушымта: Эй, тала, тала, тала, Тала ике беләгем.
Нигә тала, нигә яна Икән минем йөрәгем?
Агыйделгә басма салдым Каенын сайлап кына.
Яннарыңа барыр идем Кош булып сайрап кына.
Кушымта: Эй, тала, тала, тала,
Тала ике беләгем.
Нигә тала, нигә яна Икән минем йөрәгем?
Агыйдел су тирбәлә Уртасында сал булса.
Суга салсаң, калкып чыгыр Безгә насыйп яр булса.