Талип Әдһәмов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Талип Әдһәмов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Талип Әдһәмов
200px
Туган телдә исем Талип Әдһәм улы Әдһәмов
Туган 2 май 1911(1911-05-02)
РИ, Казан губернасы, Мамадыш кантоны, Олы Кибәче
Үлгән 6 июль 1989(1989-07-06) (78 яшь)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Саба районы, Олы Кибәче
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясеFlag of Russia.svg Русия империясе
РСФСРFlag of the Russian Soviet Federative Socialist Republic (1954–1991).svg РСФСР
ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Бүләк һәм премияләре
Order of Glory Ribbon Bar.png
Order of Glory Ribbon Bar.png
ValourRibbon.png

Әдһәмов Талип Әдһәм улы (2 май, 1911 ел яки 1910 ел, Россия империясе, Казан губернасы, Олы Кибәче авылы6 июль, 1989 ел) — Бөек Ватан сугышы катнашучысы, Бөек Ватан сугышы ордены I дәрәҗә иясе.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдһәмов Талип Әдһәм улы 1911 елның 2 маенда (я 1910 елда[1]) Татарстан Республикасы Саба районы Олы Кибәче авылында туа.

Талип Әдһәм улы 1941 нче елның июнендә Копейский шәһәре военкоматы чакыруы буенча сугышка алына. 1941 нче елның 19 июлендә сугышта каты яралана һәм Острогожеский эвакуация дәвалану участогында дәвалана.

Дәвалануы тәмамлангачы, 1943 елның 16 мартыннан Чиләбе шәһәре военкоматы чакыруы буенча 1593 нче танкка каршы истребитель полкында сугышка китә. 1943 нче елның мартыннан 1945 нче елның февраленә кадәр 1 нче Украина фронты составындагы 1958 нче танкка каршы истребитель полкында повар булып хезмәт итә. Талип Әдһәм улы Житомир, Ровно, Проскуров, Винница, Ковель, Каменец-Подольск, Тарнополь, Черновицы, Станислав, Дрогобыч, Львов шәһәрләрен азат итүдә, Польшаны алуда, Чехославакия башкаласы Прага шәһәрен азат итүдә һәм Берлин операциясендә катнаша.[2]

Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен ул II һәм III дәрәҗә Дан ордены, Батырлык өчен медале, 1941 – 1945 нче еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне алган өчен медале белән бүләкләнә.

1946 елның июлендә Хезмәт батыры орденына лаек була.

Әдһәмов Талип Әдһәм улы 1989 елның 6 июлендә вафат була. Саба районы Олы Кибәче авылында җирләнгән.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. https://pamyat-naroda.su/awards/anniversaries/1510234726
  2. Мәгълүмат гаилә шәхси архивыннан алынган.