Эчтәлеккә күчү

Талпаннар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Талпаннар latin yazuında])
Талпаннар
Халыкара фәнни исем Acari Лич, Уильям Элфорд, 1817[1]
Таксономик ранг ассыйныф[d][1]
Югарырак таксон үрмәкүчсыманнар[d][1]
Шушы чыганакларда тасвирлана Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге[d], Брокгауз һәм Ефронның кече энциклопедик сүзлеге[d] һәм Зур совет энциклопедиясе (1926-1947)[d]
Башлану вакыты 400000 тысячелетие до н. э.

 Талпаннар Викиҗыентыкта

Талпаннар (лат. Acari) — Үрмәкүчсыманнар (Arachnida) классына керүче буынтыгаяклылар асклассы.

54 меңнән артык төрләре тасвирланган, шул исәптән 144 казылма төр. Мондый күптөрлелеккә ирешергә ярдәм иткән төп сәбәп — тарихи үсешләрендә микроскопик кечкенә зурлыкларга ия булу. Бу аларга туфракның үсемлек калдыкларына бай өске катламнарын үзләштерергә мөмкинлек бирә. Җир өстендә яшәүче умырткасызларның иң борынгы төркемнәрнең берсе.

Талпаннар — космополитлар: туфракта, суда, үсемлекләрдә, хайван оялары һәм өннәрендә очрыйлар; күп кенә төрләре — паразитлар. Хайван тәнендә урнашу урынына карап тире өстендә, тиредә, тире астында, каурый һәм тән куышлыгында яшәүчеләргә, ә хуҗасы белән бәйләнеш дәрәҗәсе буенча вакытлыча һәм даимигә бүленәләр. Талпаннарның күп кенә төрләре азык-төлекне зарарлый.

Талпаннарны өйрәнүче зоология тармагы акарология дип атала (борынгы грек теленнән tickκαρι — талпан[2]).

Гомуми тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Озынлыклары 0,05-1,5 мм, кан белән туенучыларныкы — 15 тән 22 мм га кадәр. Үсеш циклы үз эченә күкәй, алты аяклы личинка, аның артыннан сигез аяклы нимфаль (1-3) һәм олы формаларны ала. Печәнче талпаннар аеруча гади булып исәпләнә, аларда гәүдәнең сегментлашуы саклана. Бу отряд вәкилләре — зурлыклары буенча вак ерткычлар, җылы климатлы континент урманнарында таралганнар, аз өйрәнелгәннәр.

Акариформалы һәм паразит талпаннарның гәүдә сегментлашуы сакланмаган; алгы өлеше — 4 пар аяк һәм төрлечә туенуга (фито-, сапро- һәм гематофаглар, ерткычлар) җайлашкан авыз органнары белән баш-күкрәктән, арты баш-күкрәк белән кушылган корсактан тора.

Классификация[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Aceria anthocoptes (зурлыгы: 50 микрометр)
Иксод талпаннар гаиләсе әгъзасы, ата талпан (озынлыгы 2 мм)

3 отрядны берләштерә: акариформалы талпаннар (Acariformes), паразит талпаннар (Parasitiformes) һәм печәнче талпаннар (Opiliocarina).

Акариформалы талпаннар отрядында 15 меңнән артык төр исәпләнә һәм 2 семьялык төркемен үз эченә ала: су талпаннары (Hydracarina), каты кабыклы талпаннар (Oribatei); 4 өссемьялык: оры талпаннары (Tetrapodili), пәрәвезле талпаннар (Tetranychoidea), каурый талпаннары (Analgesodiea), кычыттыргыч талпаннар (Sarcoptoidea); семьялыклар: амбар талпаннары (Acaridae, Tyroglyphoidae), төкле талпаннар (Miobiidae, Listrophoroidae), кызыл тәнле талпаннар (Trombiculidae), биз талпаннары (Demodecidae), каләмлек талпаннар (Syringophilidae) һәм башкалар.

Паразит талпаннар отряды 2 өссемьялыкны берләштерә: иксод (Ixodoidea) һәм гамаз (Gamasoidea) талпаннар. Беренче өссемьялык аргас һәм иксод талпаннарның 800 дән артык төрен үз эченә ала. Болар кан суыручылар, барлык континентларда да киң таралганнар, умырткалы хайваннарда паразитлык итәләр. Иксод талпаннар кеше һәм хайваннарда вируслы, бактериаль, протозойлы табигый тупланыш авыруларын иң көчле таратучы һәм резервуар исәбенә керә.

Гамаз талпаннар 20 семьялыкка караган 5 меңнән артык төрне үз эченә ала. Аларның яшәү рәвеше төрле: ирекле яшәүче ерткычлар һәм сапрофаглардан алып рептилия, кошларда, имезүчеләрдә вакытлыча экто- яки даими эчке (тән куышлыгында яшәүче) паразитларга кадәр. Кайбер кан суыручы төрләр трансмиссив табигый тупланыштагы инфекция йоктыручыларны тараталар.[3]

Татарстанда[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарстан территориясендә акариформалы һәм паразит талпаннарның күп кенә таксономик төркемнәре бар. Аеруча иксод, кызыл тәнле, каурый, гамаз талпаннар — кошлар һәм имезүчеләрнең эктопаразитлары, шулай ук каты кабыклы һәм гамаз талпаннарның җирдә яшәүче ерткыч һәм сапрофит формалары өйрәнелгән.

Республика территориясендә нутталиоз, пироплазмоз, туләрәмә, талпан боррелиозы, талпан энцефалитының табигый тупланышларында иксод һәм гамаз талпаннарның кайбер төрләренең эпизоотик һәм эпидемиологик әһәмияте исбатланган.

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 Integrated Taxonomic Information System — 2012.
  2. Словарь иностранных слов. — М.: «Русский язык», 1989. — 624 с. ISBN 5-200-00408-8
  3. https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/zhivotnyj-mir/talpannar Онлайн — энциклопедия Tatarica