Талпан энцефалиты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Талпан энцефалиты latin yazuında])
Талпан энцефалиты
Басма яки тәрҗемәләре Note the beginnings of incidence of tick-borne encephalitis in our countries[d]
Ачыш датасы 1931
Саклык белгечлеге инфектология[d] һәм неврология
Симптомнар баш авыртуы[1], миалгия[d][1], бизгәк[d][1], артык талчыгу[d][1], светобоязнь[d][1], менингеальный синдром[d][1], сонливость[d][1][2], Кома[1], рвота[d][1], косасы килү[d], meningism signs[d], паралич[d][2] һәм ментальная конфузия[d][2]
Диагностика юллары viral culture[d] һәм Иммунофермент анализы
Дәвалануда кулланыла торган дару иммуноглобулины для внутривенного введения[d], Рибонуклеазы[d], Интерферон[d], Баклофен[d], Тизанидин[d], Толперизон[d], Никотин әчелеге, габапентин[d], карбамазепин[d], Ламотриджин[d], Пирацетам[d], Гипербарическая оксигенация[d] һәм диазепам[d]
Авыру тудыргычны тапшыру процессы tick borne transmission[d]
Кеше эчендә иң кечкенә инкубацион дәвер озынлыгы 7 тәүлек[1]
Кеше эчендә иң зур инкубацион дәвер озынлыгы 14 тәүлек[1]
Ташучы хайван I. ricinus[d], I. persulcatus[d], Борчалар һәм слепни[d]
ICD-9-CM 063.2[2][3]
 Талпан энцефалиты Викиҗыентыкта
Энцефалит таратучысы талпан (Dermacentor silvarum, ир заты)

Талпан энцефалитыүзәк нерв системасының зарарлануына, еш кына параличлануга китерүче йогышлы авыру. Авыруның инфекция чыгынагы булып җәйге айларда талпан (урман бете) үрчегән урман массивлары санала.

Халыкны энцефалит вирусы белән зарарланудан саклау проблемасы тулысынча хәл ителмәгән. Шуңа күрә шәхси профилактика чараларын төгәл үтәү зур әһәмияткә ия. Талпаннар юкә, усак агачлары үскән, куе үлән каплаган катнаш урманнарны яраталар, күбрәк сукмак, юл кырыйларында тупланалар. Активлыклары тәүлек дәвамында үзгәреп тора: кояшлы аяз көннәрдә күтәрелә, көндезге эссе сәгатьләрдә кими. Талпан киемгә ябышканнан соң тәннең капланмаган урынын эзләп өскә үрмәли. Шуңа күрә урман бете үтеп кермәслек итеп киенү мөһим. Урманга барганда өскә ачык төстәге киемнән булу (анда талпан тиз күзгә ташлана) яхшы. Аякка резин итек кияргә күлмәк җиңнәрен беләзектән киң тукыма яисә резина белән тарттырып куярга кирәк. Муен ачылып торырлык булмасын. Башны дүрт почмаклы яулык бәйләп саклыйлар.

Урманнан кайткач, киемне, тәнне яхшылап тикшереп чыгарга кирәк. Өске киемне ишек алдында ук салып калдыралар. Гәүдәнең йон белән капланган өлешләренә, касыкка, култык асларына, колакка аеруча игътибар итү мөһим.

Әгәр талпан тәнгә кадалып өлгергән булса, аны борыны өзелеп калмасын өчен саклык белән генә тартып чыгарырга кирәк. Ул урынга 10-15 минутка нинди дә булса май сөртеп тотсаң, талпан җиңелрәк чыга. Моның өчен пинцет кулланалар һәм сак хәрәкәтләр белән як-якка каерып тартып чыгаралар. Борыны өзелеп калган очракта утта кыздырылган, яисә спиртта тотылган инә белән актарып алалар. Аннары ул урынга йод эремәсе, спирт, ислемай сөртәләр. Алынган талпанны яндырырга яисә дезинфекцияләүче эремәгә салырга кирәк. Кулны сабынлап юмыйча торып, бернинди очракта да күз, авыз-борын тирәсенә кагылырга ярамый.

Талпан тешләгән кешеләр барысы да медицина учреждениесенә килеп табибка күренергә тиеш. Шуннан соң кешенең сәламәтлеге 21 көн дәвамында күзәтү астында булырга тиеш. Җәмәгать саклану чаралары урман бетен агулау юлы белән бетерүгә юнәлдерелә.

Шәхси саклану чараларына талпанны куркыта торган репелентлар да керә. Һава шартларына һәм химик составларына карап, аларның тәэсир итү көче 2-3 сәгатьтән 10-15 сәгатькә кадәр дәвам итә.

Урман бете шулай ук боррелиоз авыруын тарата. Боррелиоз терәк-хәрәкәт аппараты, йөрәк, нерв системасы, тире зарарлануы белән характерлы. Авыру кискен һәм озакка сузылган формада үтәргә мөмкин. Авыру талпан (урман бете) тешләгәндә, шулай ук кайнамаган кәҗә сөте кулланганда үтеп керә торган вирус аша тарала. Ел саен Россия дәвалау учреждениеләренә талпан кадалган 150 меңнән артык авыру мөрәҗәгать итә, әммә зыян күрүче ун кешенең берсе генә шифаханәгә баруны кирәк дип саный.

Урманга барып кайткан, урман янындагы бакчаларда эшләгән ке­ шеләрнең тәненә талпан кадалып, аларның хастаханәләргә ярдәм сорап бару очраклары булгалап тора. Язга чыккач шул сәбәп белән табибларга мөрәҗәгатьләрнең ешаеп китүе турында да ишетеп беләбез.

Талпаннар урманнарда, урманга якын бакчаларда, паркларда, кисен­ телекләрдә очрыйлар. Ял иткәндә, бакчаларда эшләгәндә, талпан тәннең ачык өлешенә кадалып кала. Алар кадалганны кеше сизми дә. Чөнки талпанның төкерегендә авыртуны басучы матдә бар һәм бу вакытта тире сизгерлеген югалта. Еш кына һөҗүм өчен талпан башның чәчле өлешен сайлый. Ләкин башка ачык урыннарга да кадалырга мөмкин. Көннәр җылына башлагач, талпаннар безнең як урманнарында май аеннан сентябрь-октябрь айларына кадәр очрыйлар. Ата талпан канны тиз суыра һәм төшеп китәргә мөмкин. Анасы исә 80-100 % ка кадәр зурайганчы тора.

Талпаннар нинди авыру китереп чыгарырга мөмкин соң? Кайбер төбәкләрдә урман бете дип аталучы бу бөҗәк талпан энцефалиты дип ; исемләнгән, үзәк нерв системасын зарарлаучы кискен йогышлы авыруны китереп чыгара. Моны икенче төрле «баш мие ялкынсынуы» дип тәзәйтергә була. Бу нейровируслы инфекция баш һәм арка миләренең соры ; матдәләренә зыян салу белән характерлана. Ул кайвакыт хроник форма ала. Талпан һәм кыргый хайваннар (күбесенчә кимерүчеләр) инфекциянең төп чыганагы һәм резервуары булып исәпләнә. Кешеләрнең авырып китүе вирус белән зарарланган талпан кадалганнан соң да, яисә талпан тешләп агуланган терлекләр — кәҗә яки сыер сөтен кайнатмый эчкәндә дә булырга мөмкин.

Вируслы талпан тешләгәндә, тире организмга инфекция керер өчен төп капка булып тора (ризык, сөт аша зарарланганда—аш кайнату трактының лайлалы тышчасы). Вируслар организмга кергәч, үрчеп, канга тарала. Алар кан белән бөтен эчке органнарга һәм үзәк нерв системасына үтеп керәләр һәм баш миен, терәк-хәрәкәт аппаратын зәгыйфьлиләр. Анда кергәч, арка миенең муен бүлегендәге нерв күзәнәкләренең алдагы мөгезләрендә зур үзгәрешләр барлыкка килә һәм диффузлы менингоэнцефалит авыруы үсеш ала. Авырган чорда кеше организмында иммунитет барлыкка килә, ә вируслар организмнан чыгарыла. Ләкин кайбер кешенең организмында вируслар бөтен гомер буе сакланырга мөмкин. Талпан кадалып тешләгәннән соң, 3 көннән 23 көнгә кадәр инкубация периоды була (еш кына 7 көннән 14 көнгә кадәр сузыла). Кешеләрнең ; авырып китүе кискен рәвештә башлана. Авыру туңып калтырый башлый, организмда интоксикация күзәтелә, тән температурасы 38-39 градуска кадәр күтәрелә. Авыруларны көчле баш авырту, хәлсезлек, косасы килү, йокысызлык интектерә, мускуллар авырту борчый. Авыруның бите, муены, күзләре кызарып чыга, кайнар булып тора. Бу хәл 3-5 көннән узарга мөмкин, андый авыруны бизгәк тоту дип тә атыйлар. Энцефалит алга таба дәвам иткәндә (3-5 нче көннәргә), үзәк нерв системасының зарарлану симптомнары сизелә башлый. Бу вакытта талпан энцефалиты менингоэнцефалит, полиомиелит, полирадикулоневрит формаларына әверелергә мөмкин. Баш мие ялкынсынуы булганда, авыру көчлерәк симптомнар белән бара. Сырхауның хәле начарлана, ул сүлпәнләнә, баш авырту, күңел болгану, косу кебек күренешләр тагын да көчәя. Сырхау саташа башлый, галлюцинацияләр күзәтелә (күзенә чит нәрсәләр күренә), аңын да югалтырга мөмкин. Кайбер авыруны көзән җыерып, эпилептик формадагы өянәк барлыкка килергә мөмкин. Талпан энцефалиты булганда, еш кына полиомиелит формасындагы үзгәрешләр килеп чыга. Андый очракта кулларда парез, паралич күзәтелә. 2-3 атна вакыт узганнан соң, зыян күргән мускулларда атрофия (мускулларның кечерәюе) күренешләре күзгә ташлана.

Авыру полирадикулоневрит формасында барганда, периферия нервлары зарарлана һәм тәннең сизгерлеге югала. * Диагноз куйганчы, бу тирәлектә талпан энцефалиты бармы-юкмы икәнлеген белешәләр. Елның нинди вакыты булуга игътибар итәргә кирәк. Авыруның урманда булганлыгын белеп, диагнозны лабораториядә серологик тикшерүләр уздырып ачыклыйлар. Аның өчен тәнгә кадалган бетне тартып алгач, банкага, савытка салалар. Үлмәсен өчен бераз гына су, дымлы мамык, үлән яки яфрак салып, банканың авызын тукыма яисә полиэтилен белән каплыйлар, һава керсен өчен, полиэтиленны тишкәләргә кирәк. Авыруны икенче тапкыр тикшерү 3-4 атнадан соң уздырыла.

Элекке вакытларда энцефалиттан үлүчеләр дә күп булган. Соңгы ел­ ларда авыруның бик авыр булмаган формалары өстенлек иткәнгә, андый очраклар безнең якларда сирәк күзәтелә. Авыру көчле формада барганда, сырхауны хастаханәгә салалар. Җиңел формадагы талпан эн- цефалиты авыруын 7-10 көн, уртача дәрәҗәдәгесен 2-3 атна, бик авыр булганнарын төп симптомнарның күпме саклануына бәйле рәвештә дә­ валыйлар. Энцефалит диагнозы куелганнарга тәүлек дәвамында баш мие ялкынсынуына каршы 3-6 мл гамма-глобулин кертәләр һәм барлык булган симптомнарны дәвалар өчен дарулар билгелиләр. Хастаханәдән чыккач, мондый кешеләр невропатологларда диспансер исәптә торырга тиеш.

Билгеле булганча, талпаннар кешегә май-июнь айларында, сентябрь- октябрь айларында аеруча күп һөҗүм итәргә мөмкин. Июль аенда эссе бул­ ганлыктан, бераз «тынып торалар». Шуңа күрә яз-көз чорында табигатькә чыкканда, урманга барганда, яка һәм манжетларның төймәләнгән, күлмәк­ нең —чалбарга, чалбар балагының итек эченә тыгылган булуы мөһим. Урман бетләрен куркыту өчен химик препаратлар куллану да зыян итми. Аларны өске киемгә сибәләр. Профилактика йөзеннән, урманда озак йөргәндә, тәнне җентекләп тикшереп чыгу зарур. Култык асты, колак яфрагы, тәннең җыерчыклы урыннарына аеруча игътибар бирү сорала. Урман бете кадалган булса, табибка күренергә кирәк. Шулай ук талпан энцефалиты очрагы теркәлгән урыннарда йөрүче сыер, кәҗә сөтен кайнатмыйча эчәргә ярамый.

Тәнгә кадалган талпанны бик саклык белән, асептика чараларын кулла­ нып кына чыгару яхшырак. Бөҗәк кадалган урынга көнбагыш, камфара мае, глицерин, вазелин сөртеп, 10-15 минут көтеп торырга кирәк. Сулый алмагач, талпан активлыгын югалта, хәлсезләнә, үзлегеннән чыга. Чыкмаса, аны сәгать теле уңаена саклык белән бора-бора тартып алалар. Кискен хәрәкәтләр ясарга ярамый. Чөнки талпан өзелеп, тиредә калуы ихтимал.

Анысын инде сытып чыгаралар. Җәрәхәтле урынны йод, спиртлы эремә бе­ лән яндыралар. Талпанны кул белән үтерү катгый тыела. Онытылып китеп, шул кул белән күз, авыз, борынга кагылырга мөмкинсез. Әгәр бөҗәк авыру булса, ул чагында вирус лайлалы тышчаны зарарлап канга эләгергә мөмкин.

Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан махсус боерык чыгарылды.

Бу боерыкта тәннән тартып алынган талпанны тикшерү өчен лабораториягә җибәрергә кирәклеге искәртелә. Талпан энцефалиты авыруы очрый торган урыннарда эшләгән кешеләргә вакцина кадау каралган.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]