Талха Гыйниятуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Талха Гыйниятуллин latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Талха Гыйниятуллин
Талха Гыйниятуллин.jpg
Талха Гыйниятуллин
Тугач бирелгән исеме: Талха Җомабай улы Гыйниятуллин
Псевдонимнар: Анатолий Генатулин
Туу датасы: 20 апрель 1925(1925-04-20)
Туу урыны: ССРБ, РСФСР, БАССР, Тамьян-Катай кантоны, Ураз авылы
Үлем датасы: 7 ноябрь 2019(2019-11-07) (94 яшь)
Үлем урыны: РФ, БР, Учалы
Ватандашлык: ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Русия байрагы РФ
Эшчәнлек төре: язучы
Иҗат итү еллары: 1950-2019
Юнәлеш: хәрби
Жанр: проза
Иҗат итү теле: урыс теле
Дебют: 1961
Премияләр: С. Аксаков премиясе (2008)
Бүләкләр: I дәрәҗә Ватан сугышы ордены (1985)
Order of Glory Ribbon Bar.png
Яшәү җире Знаменски урамы[d], Мәскәү[1]

Талха Гыйниятуллин, Талха Җомабай улы Гыйниятуллин (псевдонимы Анатолий Генатулин, баш. Талха Йомабай улы Ғиниәтуллин, рус. Анатолий Юмабаевич Генатулин, 1925 елның 20 апреле, ССРБ, РСФСР, БАССР, Тамьян-Катай кантоны, Ураз2019 елның 7 ноябре, РФ, БР, Учалы) — урыс телендә иҗат итүче язучы. БАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1990). БР халык язучысы (2010[2]. ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1973 елдан).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1925 елның 20 апрелендә БАССР Тамьян-Катай кантоны (хәзерге Учалы районы) Ураз авылында туган. Ятим үскән. Ташкәнт шәһәрендә ФЗӨдә укый.

Бөек Ватан сугышы елларында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1943 елга кадәр Уралда фрезерлаучы булып эшли. 3 ай снайперлар мәктәбендә укый. 1943 елдан фронтның алгы сызыгында. Ленинград янында, Карелия муентыгында сугышларда катнаша. Берничә кат яралана. Җиңүне Алмания җирендә каршылый. I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә.

Сугыш беткәч, Украинада хезмәт итә. Армиядән кайткач, Кызыл Ялан ГЭСы төзелешендә эшли. 1955 елдан Мәскәүдә яши[3], авылына кайтып йөри. Соңгы елларында Учалыда яши. 2019 елның 7 ноябрендә 95нче яшендә вафат була[4].

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Читтән торып Мәскәү әдәбият институтын (1966) тәмамлый. 1950-еллар башыннан Э. М. Ремарк, Л. Н. Толстой, А. П. Чехов хикәяләре тәэсирендә сугыш турында хикәяләр яза башлый, ләкин фаҗигане артык ачык тасвирлавы аркасында аларны бастырмыйлар. 1961 елда «Дружба народов» журналында беренче хикәясе басыла. 1969 елда беренче хикәяләр китабы нәшер ителә. Бары тик 1982 елда басылган «Һөҗүм» (рус. Атака) повесте белән генә үзен хәрби темага язучы итеп таныта[5].

Китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Т.Гыйниятуллин китабы
Т.Гыйниятуллин китабы
  • 1975 — Миләш тавы (рус. Рябиновая гора)
  • 1983 — Аю-таш
  • 1983 — Сугышта йөз адым (рус. Сто шагов на войне)
  • 1984 — Минем алтын бишегем (рус. Золотая моя колыбель)
  • 1988 — Менә сугыш бетәр (рус. Вот кончится война)
  • 1988 — Аз калып барабыз (рус. Нас остаётся мало)
  • 1989 — Курку (рус. Страх)
  • 1994 — Туган йорт тупсасында (рус. На пороге родного дома)
  • 1997 — Тау артында ниләр бар (рус. Что там за холмом')

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988.(башк.)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]