Эчтәлеккә күчү

Таләп (икътисад)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Таләп (икътисад) latin yazuında])
Таләп
Моның каршысы Тәкъдим (икътисад)
 Таләп Викиҗыентыкта
Таләп һәм тәкъдим законы

Сорау, таләп (ингл. demand) бу товар базарындагы сорау зурлыгының товарларның сатуга чыгарылачак бәяләреннән билгеле бер вакыт эчендә барлыкка килгән бәйлелеге.

Товар базарындагы сорау зурлыгының товарларның сатуга чыгарылачак бәяләреннән билгеле бер вакыт эчендә барлыкка килгән бәйлелеге.

Мөмкин булган сорау зурлыклары турындагы мәгълүматны кәкре сызык рәвешендә күзалларга була, аны сорау кәкресе (кәкре сызыгы) дип атыйлар. Ул аерым бер товар базарындагы сорауны тасвирлый, ягъни: товар бәясе һәм  төрле зурлыктагы бәядән мөмкин булган сатып алу күләме арасындагы бәйлелекне күрсәтә.

Сорау кәкре сызыгы түбәндәге ике сорауга җавап табарга мөмкинлек бирә:

1) төрле зурлыктагы бәяләр булганда, сорау зурлыгы нинди булачак?

2) бәяләр беркадәр үзгәргәндә, сорау зурлыгы ничек үзгәрәчәк?

Кәкредәге һәр нокта билгеле бер бәядән әлеге товарга булган сорау зурлыгын (мөмкин булган сатып алулар күләмен) күрсәтә. Copay кәкресе базарда аерым бер вакытта мөмкин булган барлык сорау зурлыгы вариантларын күрсәтә. Алар бихисап булырга мөмкин. Шуңа күрә аерым төр товар базарындагы гомуми ситуацияне тасвирлаганда, «сорау зурлыгы» терминыннан түгел, ә «сорау» терминыннан файдалану җиңелрәк булачак.

Сорау законы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

К. Р. Макконнелл һәм С. Л. Брю фикеренчә, бәяләр күтәрелу гадәттә сорау зурлыгы кимүгә, ә бәяләр төшү аның артуына китерә.[1]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Макконнелл К. Р., Брю С. Л. Экономикс: принципы, проблемы и политика : [рус.] = Economics: Principles, Problems, and Policies. — М. : Республика, 1992. — Т. 1. — С. 61—67. — 399 с. — ISBN 5-250-01486-0.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ёмкость рынка / Е. Е. Румянцева // Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. Ю. С. Осипов. — М. : Большая российская энциклопедия, 2004—2017.