Тамара Баһаветдинова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тамара Баһаветдинова latin yazuında])
Тамара Баһаветдинова
Туган 25 сентябрь 1948(1948-09-25) (75 яшь)
Татарстан АССР, Балык Бистәсе районы, Алан-Полян
Ватандашлыгы РФ

Тамара Баһаветдинова (19548 елның 25 сентябре, Татарстан АССР, Балык Бистәсе районы, Алан-Полян) — Түбән Кама шәһәре җәмәгать эшлеклесе, Түбән Кама керәшеннәре этнографик мәдәни – агарту җәмгыяте берләшмәсенә нигез салучы һәм җитәкчесе.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Баһаветдинова Тамара 1948 елның 25 сентябрендә Татарстан АССРның Балык Бистәсе районы Алан-Полян авылында туа. Алан-Поляна башлангыч мәктәбен тәмамлап, Шеморбаш урта мәктәбендә укуын дәвам итә.

Әлмәт Совет сәүдә техникумын (1974 - 1976 еллар), марксизм – ленинизм университетын (1978 – 1980 еллар), Мәскәү халык хуҗалыгы институтын (1981-1986 еллар), Халыкара реаль икътисад академиясен (2001 ел)тәмамлый.

Хезмәт эшчәнлеген 1963 елда башлый. Сәүдә системасында 50 елдан артык эшли. 1992 елның мартында зыянга эшләүче предприятиене – Түбән Кама шәһәренең «базар комплексы» ҖЧҖ итеп үзгәртелгән Колхоз базарын җитәкләп, аны шәһәрнең рентабельле предприятиеләренең берсенә әйләндерә. Бүгенге көндә шәһәр өчен әһәмиятле булган «базар комплексы» ҖЧҖ һәм «Аметист» ҖЧҖ предприятиеләрен берләштерде һәм җитәкли. Күпләп сату комплексы халыкка, эшмәкәрләргә, колхозларга һәм совхозларга халык кулланышы товарлары һәм авыл хуҗалыгы продукциясе сатуда хезмәт күрсәтә.

Эш сыйфатлары белән беррәттән Тамара Алексеевнага эчкерсез, ярдәмчел булуы да аерылып тора. Ул балалар йортларына, өлкән яшьтәге кешеләргә һәм инвалидларга хәйрия ярдәме күрсәтүне оештыра, мәдәният учреждениеләренә, иҗтимагый һәм дини оешмаларга иганә ярдәме күрсәтә.

Тамара Алексеевна Баһаветдинова керәшен этнографик мәдәни – агарту җәмгыяте берләшмәсенә нигез салучы һәм җитәкчесе. Җитәкчесенең актив тормыш позициясе нәтиҗәсендә, бүгенге көндә «керәшен» җәмгыяте шәһәрнең актив һәм нәтиҗәле этномәдәни берләшмәләре булып тора, мәдәни-агарту эшләре алып бара. 19 нчы мәктәп каршындагы җәмгыять әгъзалары көче белән этнографик музей булдырыла. Дүрт коллективы бар: «Сурэкә» халык фольклор ансамбле, «Балчыклы җиңүләр», «Кодачалар» фольклор ансамбле, Сухареваның «Асыл нэсел» балалар ансамбле. Тамара Алексеевна зур иҗтимагый эш алып бара, яшь буынны тәрбияләүдә, телне, мәдәниятне, этник тормыш рәвешен саклауда, дәүләт телләренең тигез хокуклы эшләвен тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы телләре турындагы законны гамәлгә ашыруда актив катнаша.

Православие бәйрәмнәренә багышланган «Пасха» һәм «Раштуа» бәйрәмнәре, район буенча фольклор ансамбльләр концертлары уздырыла. «Җырлыйк әле» республика телевизион конкурсында катнашучы һәм җиңүче.

Җәмгыять әгъзалары көче белән Балчыклы, Кашай, Келәтле авылларында ел саен изге апостоллар Петр һәм Павел көнендә «Питрау», «Пасха — Олы көн» халык күңел ачулары оештырыла. Җәмгыятьтә «Бәрәкәт» яшьләр канаты актив эшли.

2017 елда керәшеннәрнең тормышы, аларның мәдәнияте, этник тормыш рәвеше, "Союз" каналында күрсәтелгән "Божий народ – кряшены" (3 фильм) турында фильм төшерү буенча зур эш башкарыла.

Бүләк һәм премияләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Баһаветдинова Т. А. «Татарстан Республикасының Атказанган сәүдә хезмәткәре» исеменә лаек була (1999 ел). «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2005 ел), «Фидакарь хезмәт өчен» медале (2008 ел), Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән (2014 ел). «Алтын йөрәкле кеше» республика конкурсларында «аңлаудан – ярдәмгә» (1999 ел), Сәүдәгәр Гавриил Солодовников исемендәге Милли премия лауреаты - «иң яхшы сәүдә менеджеры» дипломы (2001 ел) иясе, «Россиянең сервис өлкәсе иң яхшы 1000 предприятиесе һәм оешмасы» Бөтенроссия конкурсында дипломанты. Милли премия лауреаты. Петр Бөек - «Россиянең иң яхшы менеджеры» дипломы (2002 ел), Меценатның Рухият һәм шәфкатьлелек идеалларын торгызуга керткән зур өлеше өчен (2005 ел) алтын Грамотасы белән бүләкләнгән. «Татарстан Республикасының иң яхшы базары» номинациясендә 1 урынга, «2006 ел Россия Федерациясенең Топ-менеджеры" исеменә лаек булды. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты, Татарстан митрополиясенең аерымлык билгесе, Татарстан Республикасы керәшеннәр иҗтимагый оешмасының Рәхмәт хаты, Татарстан халыклары ассамблеясенең Түбән Кама филиалы Рәхмәт хаты (2017 ел) һ. б. белән бүләкләнә.

Түбән Кама шәһәр Советының 2017 елның 15 декабрендәге 40нчы номерлы карары белән милләтара килешүне ныгытуга, «Керәшен» этнографик мәдәни-агарту җәмгыятенең актив эшчәнлеген оештыруга, актив җәмәгать эшчәнлеге һәм зур хәйрия эше өчен Баһаветдинова Тамара Алексеевнага «Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины» исеме бирелә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]