Тамара Габбе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тамара Габбе latin yazuında])
Тамара Габбе
Туган 16 март 1903(1903-03-16)[1][2][3][…] яки 3 (16) март 1903[4]
Санкт-Петербург, Россия империясе
Үлгән 2 март 1960(1960-03-02)[1][2][3][…] (56 яшь)
Мәскәү, СССР
Күмү урыны Новодевичье зираты[d]
Ватандашлыгы Россия империясе
 СССР
Һөнәре балалар язучысы, язучы, тәрҗемәче, фольклорчы, әдәби тәнкыйтьче, сценаричы

Тамара Габбе ( 1903 - 1960 ) - совет язучысы, тәрҗемәчесе, фольклорчы, драматург, редактор һәм әдәбият белгече. «Город мастеров, или Сказка о двух горбунах», «Авдотья-Рязаночка», «Хрустальный башмачок», «Оловянные кольца» («Волшебные кольца Альманзора») һ.б. балалар өчен популяр әкият-пьесалар авторы.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Габбе Тамара Григорьевна 1903 елның 3 (16) мартында Россия империясенең Петербург шәһәрендә Евгения Самойловна һәм хәрби табиб Григорий Михайлович Габбе гаиләсендә туган [5] [6] [7] Әтисе ягыннан бабасы Михаил Яковлевич Вильна губернасыннан, Санкт-Петербург акча сараеның танылган медаль иясе була.

Гаиләсе Финляндиягә әтисе  хезмәт иткән  урыннар буйлап күченеп йөри. Григорий Михайловичның соңгы хезмәт иткән  урыны - Выборг шәһәре, ул анда вафат була, Сорваль зиратында җирләнә.

Евгения Самойловна кабат теш табибы Соломон Маркович Гуревичка кияүгә чыга, ул Тамара өчен якын кеше була.

Тамара Выборг хатын-кызлар гимназиясендә белем ала, немец, швед һәм француз телләрен өйрәнә. 1917 елның декабрендә Финляндия аерылганнан соң, Гуревичлар гаиләсе Петроградка күченә.

1924 елда Тамара Ленинград сәнгать тарихы институтының әдәбият факультетына укырга керә, анда 1924–1925 елның кышында Лидия Чуковская, Александра Любарская һәм Зоя Задунайская белән таныша. Биредә башланган дуслыклары гомере буе дәвам итә.

1930 елда институтны тәмамлый. Берникадәр вакыт укытучы булып эшли, аннары Маршак җитәкчелегендәге Дәүләт нәшриятының балалар бүлегендә редактор булып эшли.

Инженер Иосиф Израилевич Гинзбургка кияүгә чыга. 1941 елның язында Гинзбург Молотов-Риббентроп килешүе турында тискәре сүзләр сөйләгән өчен, 5 ел төрмәгә хөкем ителә, һәм 1945 елда Караганда өлкәсендә лагерьда үлә [8] .

1930 елда аның «Воспоминания американского школьника» дигән беренче китабы, һәм 1931 елда башлангыч сыйныф укучылары өчен Зоя Задунайская белән берлектә Джонатан Свифтның «Путешествия Гулливера» нәшер ителә.

1937 елда Ленинград Балалар әдәбияты нәшрияты редакциясе тар-мар ителә һәм үз эшчәнлеген туктата. Кайбер хезмәткәрләр (шул исәптән Лидия Чуковская ) эштән алына, калганнары, шул исәптән Тамара Габбе, кулга алына. 1938 елда аны азат итәләр.

Бөек Ватан сугышы вакытында ул Ленинград камалышындакала. 1942 елда әнисе белән Ленинградтан Мәскәүгә күченә.

1943 елның язында энесе Михаил [9] үлә.

Җиде ел дәвамында Тамара урында яткан авыру әнисен карый.

Сугыштан соң Мәскәүдә яши. Соңгы елларда ул ашказаны һәм бавыр рагы белән авырый. 1960 елның 2 мартында вафат була.

Мәскәүдә Новодевичье зиратында (N 5 участок), әнисе һәм үги әтисе янында җирләнгән. (кабердәге һәйкәл авторы М. Р. Габбе).

Файл:Могила Т.Г. Габбе.jpg
Мәскәүнең Новодевичье зиратында Т. Г. Габбе кабере

Иҗат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Город мастеров» (1958, 2 нче басма 1961) 5 пьеса җыентыгы авторы буларак билгеле.

Ул фольклор белән шөгыльләнгән, бу өлкәдә иң күренекле әсәре - «Быль и небыль. Русские народные сказки, легенды, притчи». Ул 1966 елда Новосибирск шәһәрендә С. Маршак һәм В.Смирнованың эпилогы белән Тамара Габбе үлгәннән соң басыла. Аннан алда да, үлгәннән соң, «По дорогам сказки» җыентыгы дөнья күрә. ( А.Любарская белән автордашлыкта, М., 1962).

Тамара Григорьевна исән чакта да аның тәрҗемәсендә берничә тапкыр француз халык әкиятләре, Перро, Андерсен, абыйлы-энеле Гримм әкиятләре, шулай ук Дж. Свифтның «Гулливерның сәяхәтләре» басылып чыга.

Т.Габбе һәм Задунайская тәрҗемәсендә Америка мәктәп укучысы Томас Олдрих истәлекләре дөнья күрә.

Ул Юрий Трифоновның "Студентлар" романы редакторы, шуның өчен 3 нче дәрәҗә Сталин премиясенә лаек була.

Габбеның әкиятләрендә мәңгелек мотивлар: намус һәм тугрылык, кешелеклелек, тирән патриотик хисләр [10] .

Пьесалары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    • 1941 — «Хрустальный башмачок», драматическая сказка в четырёх действиях
    • 1943 — «Город Мастеров, или Сказка о двух горбунах», представление в четырёх действиях
    • 1946 — «Авдотья Рязаночка», драматическая сказка в четырёх действиях и шести картинах
    • 1946 — «Хрустальный башмачок» (вариант для художественной самодеятельности)
    • 1948 — «Дальнее следование», комедия в одном действии
    • 1950 — «Город мастеров, или Сказка о двух горбунах» (вариант для художественной самодеятельности)
    • 1953 — «Оловянные кольца» («Волшебные кольца Альманзора»), сказка-комедия в четырёх действиях.
    • 1953 — «Волынщик из Стракониц» (И.К. Тыл. Пьеса-сказка в трех действиях. Перевод с чешского и новый сценический вариант Т.Габбе, Ф.Даниэл, Б.Метальникова)
    • 1958 — «Сказка про солдата и змею», представление в четырёх действиях и одиннадцати картинах

Киносценарийлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1958 — «Исполнение желаний» (по мотивам сказки «Зербино-нелюдим» Э. Лабулэ)

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Э. Л.Шварцның «Телефонная книжка» эссесында бүлек, С.Я. Маршакның «Сколько лет сказке?» ("Театр", 1961. No. 12) мәкаләсе Т. Г. Габбеның образы һәм иҗатын чагылдыра.


2010 елда Культура телеканалы Сергей Дмитренконың "Балачак язучылары" циклында Тамара Габбе турында «Волшебница из Города мастеров» (режиссеры Андрей Судиловский) тапшыру чыкты.

Т. Г. Габбеның кабер ташында С.Маршакның түбәндәге шигырь юллары язылган [11] :

Когда, как темная вода,

Лихая, лютая беда

       Была тебе по грудь,

Ты, не склоняя головы,

Смотрела в прорезь синевы

       И продолжала путь.

Сценарийлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Экранизацияләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сценарийлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]