Тамара Ханым

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Тамара Ханым

Т.А. Петросян (1906-1991)
Төп мәгълүмат
Тугандагы исеме

Тамара Арменак кызы Петросян

Туу көне

29 март 1906(1906-03-29)

Туу урыны

Фәрганә Төркистан

Үлү көне

30 июнь 1991(1991-06-30) (85 яшь)

Үлү урыны

Ташкент

Эшчәнлек еллары

Дәүләт

Русия империясеFlag of Russia.svg Русия империясе
РСФСРFlag of the Russian Soviet Federative Socialist Republic.svg РСФСР
ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ

Һөнәрләр

биюче, җырчы, балетмейстер, хореограф, педагог

Коллективлар

Үзбәк дәүләт филармониясе

Хезмәттәшлек

А. Нәваи исемендәге театр
Әндиҗан театры

Бүләкләр

Ленин орденыХезмәт Кызыл Байрагы орденыХезмәт Кызыл Байрагы орденыХезмәт Кызыл Байрагы орденыХезмәт Кызыл Байрагы орденыХезмәт Кызыл Байрагы ордены«Хөрмәт Билгесе» ордены II дәрәҗә Ватан сугышы орденыБөек хезмәтләр өчен орден (Үзбәкстан) кавалерларыССРБ халык артисты— 1956Үзбәкстан ССР халык артисты— 1932Сталин премиясе — 1941

Милләт

әрмән

Тамара Ханым (сәхнә исеме, чын исеме Тамара Артём (Арменак) кызы Петросян, үзб. Tamaraxonim (1906 елның 29 марты, Төркистан, Фәрганә өлкәсе, Горчаков станциясе — 1991 елның 30 июне, Ташкент) — биюче, җырчы, хореограф, балетмейстер. Үзбәк ССР (1932) һәм ССРБ (1956) халык артисты. II дәрәҗә Сталин премиясе лауреаты (1941). Көнчыгыш халыклары (үзбәк, таҗик һ.б.) җырларын һәм биюләрен үзенчәлекле башкаручы. Кызыл гаскәр капитаны (1943).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тамара Ханым (картина)

1906 елның 29 мартында Төркистанның Фәрганә өлкәсе Яңа Маргилан (хәзерге Фәрганә) шәһәрендә туган. Милләте буенча әрмән. Әтисен 1905 елгы инкыйлабта катнашкан өчен Кавказдан Фирганә өлкәсенә сөргенгә җибәргән булалар [1].

  • 1919 елдан сәхнәдә: Хәмзә Хәкимзадә Ниязи җитәкчелегендәге агитбригадада чыгыш ясый башлый. Кызы йөзен ачып биегән өчен, фанатиклар әтисен үтерәләр[2].
  • 1921-1922 елларда Я. Свердлов исемендәге Ташкент рус опера һәм балет театры актрисасы.
  • 1922 елда Ташкент балет труппасына кабул ителә һәм ярымһөнәри концерт төркемнәрендә (җитәкчеләре Я. Бабаҗанов, Ә. Һидаятов, А. Ибраһимов (Ародобус) катнаша.
  • 1924 елда Мәскәүдә театр сәнгате үзәк техникумын (рус. ЦЕТЕТИС, 1922-1925 елларда һәм 1935 елдан ГИТИС) тәмамлый.
  • 1924-1928 елларда М. Карыйякупов концерт төркеме (1926 елдан концерт-этнография ансамбле, 1928 елдан музыкалы тәҗрибә ансамбле) солисткасы.
  • 1925-1929 елларда Сәмәрканд, Коканд, Әндиҗан музыкалы драма театрларында баш рольләрдә уйный: Ширин («Фәрхәд һәм Ширин», Хөршид), Гөлчәһрә («Аршин мал алан», Гозәер Хаҗибәков), Хәлимә («Хәлимә» Г. Зафари) һ.б.
  • 1929-1931 елларда Сәмәрканд музыкалы драма театрында (1931 елда театр Ташкентка күчерелә, исеме Үзбәк музыкалы драма театры итеп үзгәртелә) хезмәт итә.
  • 1931 елдан Ташкентта. Үзбәкстан ССР милли балетын булдыручыларның берсе. Үзбәк дәүләт опера һәм балет театрын (хәзерге Алишер Нәваи исемендәге театр) оештыруда башлап йөри, театр оешкач, бию труппасы җиәкчесе.
  • 1933 елда Үзбәк музыкалы драма театры каршында балет студиясен (соңрак Үзбәкстан ССРның республика балет мәктәбе, 1947 елдан Үзбәк хореография укуханәсе, хәзер Ташкент дәүләт милли бию һәм хореография югары мәктәбе).
  • 1934-1935 елларда Үргәнчтә Хорезм өлкә музыкалы драма театрын (хәзер Агахи исемендәге театр) оештыруда башлап йөри, шунда ук биюче, балетмейстер, педагог-репетитор булып хезмәт итә.
  • 1934 елда «Ференҗи» балетында (Б.К. Яновский) Индра ролен башкара.
  • 1936-1941 еллларда Үзбәк филармониясе һәм Үзбәк дәүләт опера һәм балет театры солисты һәм хореографы. Зур Фәрганә каналын, Братск ГЭСын төзүчеләр алдында чыгыш ясый.
  • 1941-1969 елларда Үзбәк филармониясенең музыка ансамблен оештыручы, сәнгать җитәкчесе, балетмейстеры һәм солисткасы.
  • Бөек Ватан сугышы чорында фронт бригадалары белән 1 мең концертта катнаша. Үзенә бирелгән Сталин премиясен (1941) саклану фондына тапшыра, хәрби очкыч һәм танк төзелешенә акча күчерә. Бронясына Тамара исеме язылган танк сугышта катнаша.
  • 1991 елның 30 июнендә Ташкентта вафат була. Чыгатай зиратында җирләнә.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дөнья халыклары биюләрен һәм җырларын өйрәнә, үзбәк хатын-кыз биюен үзгәртеп кора, җыр һәм бию катнашкан чыгышлар уйлап чыгара. «ССРБ халыклары җырлары һәм биюләре», «Дөнья халыклары җырлары һәм биюләре» программаларында 86 телдә 600 җырын, дөнья халыкларының күп санлы биюләрен башкара. Татар җырларын Усман Әлмиевтан өйрәнә: биеп җырлый торган «Әпипә», «Гөлнәзирә» һ.б. җырларны программасына ала[3].

Башкару осталыгына гаҗәеп мимика һәм кул уйнату белән ирешә, аның куллары турында «җырлаучы куллар» дип әйтәләр.

Беренче үзбәк балеты «Гөләндәм»нең (Е.Г. Брусиловский) либреттосын язуда катнаша. Биюләрне үзе куя.

Чит илләрдә гастрольләрдә була: Франция (1925), Англия (1935), Польша (1948), КХР (1953), Норвегия (1953), Индонезия (1957), Чехословакия (1959), Алмания, Иран, Италия, Төркия, Һиндстан, Монголия, Пакистан һ.б.

Бөтендөнья декоратив сәнгать күргәзмәсендә (Париж, 1925) үзбәк сәнгатен тәкъдим итә.

I Бөтендөнья халык биюләре фестивалендә (Лондон, 1935) катнаша. Бөекбритания королевасы Тамара Ханымга һәм дойрада уйнаучы оста Алим Камиловка алтын медаль тапшыра.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әтисе Арменак (Артём) Сергей улы Петросов, әнисе — Анна. Сеңелләре: Амалия, Тамара,

  • Гәүһәр Рәхимова (Гоар Петросян), драма актрисасы, Үзбәк ССР халык артисты.
  • Лиза Ханым (Елизавета Петросян), балетмейстер, каракалпак бию ансамблен булдыручы[4].
  • Виктория Петросян, биология фәннәре докторы.

I ире Мөхетдин Карыйякупов (Карый-Якупов) (1896-1957), җырчы (баритон), Үзбәк ССР халык артисты (1936).

  • кызы Ванцетта, театр рәссамы. Рәссам Таир Салаховта кияүдә.
  • оныгы Айдан Салахова, рәссам.

II ире Пулат Рәхимов, композитор.

  • кызы Лола
  • улы

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1994 Ташкентта Тамара Ханымның мемориаль музее ачылган[5].

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]