Тамбов губернасы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тамбов губернасы latin yazuında])
(Тамбу губернасы битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Тамбу губернасы
рус. Тамбовская губерния
Герб
Coat of Arms of Tambov gubernia (Russian empire).png
Ил

Русия империясе

Статус

губерна

Административ үзәк

Тамбу

Нигезләү датасы

1796

Юкка чыгару датасы

1928

Халык саны (1926)

2 726 914 кеше[1]

Мәйдан

46 742 км²

Тамбу губернасы харитада

{{#coordinates:}}: нельзя иметь более одной первичной метки на странице

Тамбов, Тамбу[2] губернасы (рус. Тамбовская губерния) — Русия империясенең, РСФСРның һәм ССРБның административ берәмлеге.

Җәгърафия[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тамбу губернасы төньякта Владимир һәм Нижгар губерналары белән, көнчыгышта Пенза һәм Сарытау губерналары белән, көньякта Воронеж губернасы белән, көнбатышта Воронеж, Орёл, Рәзән һәм Тула губерналары белән чиктәш булган.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

XVIII йөзнең башына кадәр бу җирләр Казан сарае приказы карамагында булганнар. 1708 елда беренче губерналарга бүлү нәтиҗәсендә Ялатма, Кадым һәм Төмән Казан губернасына каратылганнар, Тамбу, Шацк, Козлов, Добрый, Сокольск, Лебедянь, Романов, Демшинск, Усман һәм Борисоглебск исә Азак губернасына каратылганнар. 1719 да бөтен Тамбу төбәге Азак губернасы тәркибенә кертелә һәм ике вилаятькә (Тамбу һәм Шацк) бүленә. Тамбу вилаяте Тамбу, Козлов, Добрый һәм Борисоглебскны үз эченә алган, Шацк вилаятенә баш шәһәреннән тыш Төмән, Кадым һәм Ялатма кергән булганнар. Лебедянь Елец вилаяте тәркибендә, Усман һәм Демишинск — Воронеж вилаяте тәркибендә булган. 1779 елда 15 (Борисоглебск, Гвозды, Ялатма, Кадым, Кирсанов, Козлов, Лебедянь, Липецк, Моршанск, Новохопёрск, Спасск, Тамбу, Төмән, Усман, Шацк) өяздән гыйбарәт булган Тамбу калгайлыгы (наместниклыгы) оештырылган.[3]

Тамбу губернасы 1796 елда Тамбу калгайлыгын үзгәртеп кору юлы белән барлыкка килгән. 1803 дән 1923 елга кадәр губерна чикләре һәм эчке бүленеше үзгәрешсез булып кала биргән. 1923 елда Ялатма, Спасск һәм Шацк өязләре Рәзән губернасына күчкән, Төмән (Темников) өязе исә Нижгар, Пенза һәм Рәзән губерналары арасында бүленгән, Усман өязе һәм Борисоглебск өязенең 1 вулысы Воронеж губернасына күчерелгән; губернас тәркибенә Задонск өязенең 3 вулысы һәм Новохопёрск өязенең 9 вулысы кертелгән.

1920–1921 елларда биредә Ватандашлар сугышының бер өлеше булган көчле крестьян күтәрелеше булып үткән. Аны бастырыр өчен, Тухачевский җитәкчелегендәге ЭККГ чәстләре баш күтәрүчеләргә каршы хәтта химик корал (тончыктыргыч газ) да кулланган.[4][5]

1928 дә губерна бетерелгән, территориясе Үзәк кара туфраклы өлкәсе тәркибенә кертелгән.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1897 1926
2 562 677 2 726 914

Туган тел буенча тәркип, 1897: урыс теле — 95,48 %, мордва телләре — 3,34 %, татар теле — 0,63 %, украин теле — 0,22 %.[6]

Дини тәркип, 1897: православлар — 98,52 %, мөселманнар — 0,63 %, искейолачылар — 0,55 %.

Милли тәркип, 1926: урыслар — 99,13 %, украиннар — 0,47 %.[1]

Эчке бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өяз Өяз үзәге (халык саны) Мәйдан,
чакрым²
Халык саны
[7](1897), кеше
1 Борисоглебск өязе Борисоглебск (22309) 6515,7 306715
2 Ялатма өязе Ялатма (4578) 3570,8 141027
3 Кирсанов өязе Кирсанов (9331) 6033,6 263102
4 Козлов өязе Козлов (40297) 5888,6 337603
5 Лебедянь өязе Лебедянь (12774) 2939,0 144822
6 Липецк өязе Липецк (20524) 2940,1 164350
7 Моршанск өязе Моршанск (26458) 5910,8 270392
8 Спасск өязе Спасск (6439) 3573,0 121366
9 Тамбу өязе Тамбу (48015) 8511,4 422498
10 Төмән өязе Төмән (5399) 4701,0 138350
11 Усман өязе Усман (9986) 4125,8 209910
12 Шацк өязе Шацк (13840) 3800,7 163895

Губернада туган танылган татар шәхесләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]