Тамыр (балалар студиясе)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тамыр (балалар студиясе) latin yazuında])

"Тамыр" балалар студиясе — "Башкортстан дәүләт телерадиокомпаниясе"нең махсус студиясе.

Ул 1992 елның 2 мартында "Бишек" тапшыруы белән ачыла.

Әлеге вакытта телевидениедә 14, радиода 17 тапшыруы бар.

Аның тапшырулары Бөтенрусия һәм халыкара фестивальләрдә катнашып бик күп тапкыр лауреат булдылар. "Коралай" фильм-әкияте (авторы Г. Колсарина, режиссёры Р. Фәтхиев) "ТЭФИ 2005" төбәк-ара югары телевизион премиясенә лаек булды. "Камыр батыр" әкияте (сценариен Г. Колсарина язган, режиссеры А. Албаева) "Включайся" халыкара балалар телевидениесе фестиваленең "Нәфис фильм" номинациясендә җиңү яулаган. Аннары бик күп фестивальләрдә лауреат булды.

Яшь буынга милли гореф-гадәтләрне, туган телгә таянган тәрбияви эшләрне җиткерүне студия бик оешкан төстә алып бара.