Эчтәлеккә күчү

Танбур

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Танбур latin yazuında])
Танбур
Сурәт
Һорнбостель-Закс классификациясе 321.321
 Танбур Викиҗыентыкта

Танбур термины Месопотамиядә, Көньяк яки Урта Азиядан килеп чыгышлы төрле озын муенлы кыллы инструментларга кагыла ала. Яңа Гроув музыка һәм музыкантлар сүзлеге буенча, «терминология катлаулы хәлне күрсәтә. Хәзерге көндә танбур (яки тамбур) термины сәнгатьтә һәм халык йолаларында кулланылган төрле аерым һәм бәйле озын муенлы лютняларга кулланыла. Охшаш һәм бер үк инструментлар төрле терминнар белән дә билгеләнә». Бу инструментлар Иран, Ирак, Һиндстан, Әрмәнстан, Әфганстан, Азәрбайҗан (бигрәк тә авар җәмәгатчелеге), Пакъстан, Төркия, Таҗикстан, Казакъстан һәм Үзбәкстанның традицион музыкасында кулланыла. [1] [2] [3]

Танбурлар Месопотамия заманнарында, аккад эрасында, яки безнең эрага кадәр өченче меңъеллыкларында барлыкка килгән.

Сузада безнең эрага кадәр 1500 елга караган өч статуэтка табыла, һәм аларның берсенең кулында танбурга охшаган корал булган.[4] Шулай ук Мосул тирәдәге кыялардагы сүрәттә, якынча б.э. к. 1000 елга караган танбур уенчылары сурәтләнгән.[4]

Танбурда уйнау, ким дигәндә, соңгы Парфия һәм Сасанидлар дәверендә таралган булган [5] (парфян һәм урта фарсы телләрендә язылган Драт-И-Ачури, Бундан, Кар-Нама и Ардашир и Абага, шулай ук Хосров һәм Рида кебек әсәрләрдә телгә алына.[4]

Безнең эраның унынчы гасырында Әл-Фараби Фарсы илендә булган танбурларның ике төрен тасвирлый: Багдадтан көньякка һәм көнбатышка таба таралган багдад танбуры, һәм хорасан танбуры.[4]Бу бүленеш багдад табуыннан килеп чыккан гарәп кораллары белән хорасан табуыннан килеп чыккан Төньяк Ирак, Сүрия, Төркия, Синд, Ирандагылар хәзерге аермасының чыганагы була ала.[2]

Исеме киң таралып, Урта Азия музыкасында кулланылган озын муенлы кыллы кораллар, мәсәлән, думбыра һәм классик төрек тамбуры, шулай ук көрд танбуры атамаларына нигез була. Егерменче гасыр башына чаклы Иракның төньягындагы инструментларга чамбар һәм җамбуш исемнәре кулланыла. Һиндстанда бу исем өзлексез чыңлап торган танпура (тамбур)га карата кулланыла. Танбур Әл-Хира аша Гарәп ярымутравына кадәр бара һәм ислам чорының башлангыч дәверендә Аурупа илләренә килеп җитә. Тамбурны Әл-Хирада «тунбур» яки «тунбурк/тубура» дип, юнан телендә тамбурас дип, ары Албаниягә тампура дип атаганнар, Русиядә домра дип, Себердә һәм Монголиядә домбра дип һәм Византияле империясында пандура / бандура дип исемләгәннәр. Византия империясе аша корал Аурупаның башка илләренә дә сәяхәт итә һәм пандура, мандура, бандура дигән исемнәр урнаша[4]

КөрдТембуры
  1. ATLAS of Plucked Instruments – Middle East. ATLAS of Plucked Instruments. әлеге чыганактан January 16, 2013 архивланды. February 27, 2013 тикшерелгән.
  2. 2,0 2,1 ATLAS of Plucked Instruments – Central Asia. ATLAS of Plucked Instruments. әлеге чыганактан May 21, 2011 архивланды. February 27, 2013 тикшерелгән.
  3. "Tambur(iv) [tampur, tanbur, tanpur]." New Grove Dictionary of Musical Instruments. Second Edition. Oxford University Press. 
  4. 4,0 4,1 4,2 4,3 4,4 تنبور (یا تمبور/ طنبور). Encyclopaedia Islamica. әлеге чыганактан June 23, 2013 архивланды. March 3, 2013 тикшерелгән.
  5. Jean During, Spirit of Sounds : The Unique Art of Ostad Elahi (1895–1974), ASSOCIATED UNIVERSITY PRESS, ISBN 978-0-8453-4884-0, ISBN 0-8453-4884-1