Танзаниядә Арья Самадж

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Танзаниядә Арья Самадж latin yazuında])
AUM яки OM Арья Самадж тарафыннан Ходай өчен иң олы һәм иң тиешле исем дип таныла.

Танзаниядә Арья Самадж 1990-ынчы еллар башыннан булган һәм бәйсезлеккә кадәр бөтен Көнчыгыш Африкага бердәнбер Арья Самадж хезмәт иткән. Бәйсезлектән соң 1974 елның 19 июлендә Танзаниядә аерым Пратинидһи Сабһа формалаштырылган булган.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Арья Самадж башта Дар-эс-Саламда Карсандас Дварикадас тарафыннан нигезләнгән булган. Иганәчеләре биргәнгә Арья Самадж шәһәрдә бина төзегән. Кызлар өчен мәктәп нигезләнгән булган, биредә Инглиз телендә, Һинди телендә һәм Гөҗарати телендә өйрәтү алып барылган, хәзер ул Даянанд Англо Ведик Урта Мәктәп булып киткән. Африкага Һиндстаннан килгән Ведик дәгъвачылар шулай ук Дар-эс-Саламда туктаганнар. Башка Арья Самаджлар Таборада, Мванзада һәм Тангада нигезләнгән булган.

Тангада Арья Самадж[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тангада Арья Самадж рәсми рәвештә 1947 елның 2 февралендә нигезләнгән булган. Атна саен дога очрашулары уздырылган булган һәм Самадж исеменә бина корылган булган. Арья Самадж шулай ук Һинди телендә белемне тәкъдим иткән, моның өчен берничә кеше волонтёр булып эшләгән. Самадж Найробида "Даянаннд Йорты"н тәэмин иткән һәм лаеклы укучыларга стипендияләр биргән. Самаджта Инглиз телендә, Һинди телендә һәм Гөҗарати телендә китаплар белән китапханә тәэмин иткән. Тангада Арья Самадж төбәктә башка Һинду оешмалар белән якын хезмәттәшлектә эшләгән.

Занзибарда Арья Самадж[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Арья Самадж Занзибарда 1907 елда нигезләнгән булган. Самадж зур бина төзегән һәм илле ел буена Занзибарда Һиндуларның дини, мәдәни һәм белем бирү эшчәнлеге өчен җаваплы булган. Ул кызлар мәктәбе һәм китапханә төзегән. Регуляр дога очрашулар башкарылган булган һәм Һинду фестивальләре бәйрәм ителгән булган. 1960 елдан соң сәяси үзгәрешләр күп Һиндуларның утраулардан китүенә китергән һәм хәзерге вакытта бары тик берничә Һинду гаиләсе генә калган.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Vidyalankar, Nardev; Manohar Somera (1975). Arya Samaj and Indians abroad. New Delhi, India: Sarvadeshik Arya Pratinidhi Sabha. pp. 129–130.