Тансу Чилләр

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тансу Чилләр latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Тансу Чилләр
(Tansu Çiller) Rueda de prensa de Felipe González y la primera ministra de Turquía. Pool Moncloa. 16 de noviembre de 1995 (cropped) (cropped).jpeg
Туган телдә исем төр. Tansu Penbe Çiller
Туган 24 май 1946(1946-05-24)[1][2][3] (75 яшь)
Истанбул, Төркия[4]
Ватандашлыгы Flag of Turkey.svg Төркия
Әлма-матер Босфорский университет[d], Ель үнивирситите, Коннектикут университеты[d] һәм Роберт-колледж[d]
Һөнәре икътисадчы, дипломат, сәясәтче, университет профессоры
Эш бирүче Босфорский университет[d]
Сәяси фирка Демократическая партия[d]
Җефет Özer Uçuran Çiller[d]
Ата-ана
Signature of Tansu Ciller.svg

Commons-logo.svg Тансу Чилләр Викиҗыентыкта

Тансу Пенбе Чилләр (төр. Tansu Penbe Çiller, 24 май 1946 ел) — төрек иктисадчысы һәм сәясәтчесе. Әлегә Төркия премьер-министры вазифасын үтәгән бердәнбер хатын-кыз.

Вазифаларга килүе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Роберт Колледжның Кызлар икътисад мәктәбен тәмамлый (Истанбул). Коннектикут университетында доктор дәрәҗәсе ала, Йельс университетында посдоктор эзләнүләрен тәмамлый. 1978 елдан Босфор университетында укыта (Истанбул), 1983 елдан — профессор (шунда ук). Шулай ук Истанбул банкысында президент вазифасын башкара.

Сәяси карьерасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Берничә университетта профессор сыйфатында эшләгәннән соң, 1990 елның ноябрендә сәясәткә ныклы ылыгып китә, консерватив Дөрес юл фиркәсенә (Партии верногы пути) керә. 1991 елда Төркия парламентына Истанбулдан депутат итеп сайлана, С. Демирәлнең коалиция хөкүмәтендә икътисад министры вазифасын били.

1993 елның 13 июненнән — фирка лидеры, Дөрес юл фиркасе һәм Социал-демократик халык фиркасенең коалиция хөкүмәтендә Төркия премьер-министры була. Коалициянан социал-демократлар чыкканнан соң, 1995 елның октябрендә, азчылык хөкүмәте төзеп карый, әммә парламентның яклавына ирешә алмый. Шуннан соң Социал-демократик халык фиркасен «йоткан» Җөмһүрият халык фиркасе катнашлыгында яңа кабинет төзүгә ризалаша.

1996—1997 елларда Төркиянең чит ил эшләре министры һәм вице-премьер сыйфатында эшли. Күрд сепаратислары һәм Әрмәнстанны азат итү әрмән яшерен армиясына көрәшү максатында «Тирән дәүләт» дип аталган антидемократик җинаять төркемнәр белән эләмтәне көчәйтә. Бу аның Сусурлук җәнҗалыннан соң аның ультрамилләтче ультрационалист, "Соры бүреләр" нең уң оешмасы лидеры Абдулла Чатлы адресына мактау сүзләре белән чыгыш ясаганы мәгълүм була:

Бу ил, бу милләт, бу дәүләт хакына атканнарны яки яраланган кешеләрне без һәрвакыт хөрмәт белән искә алачакбыз[5][6].

1997 елда хәрби түңкәрелештән соң яңа бүлмә төзеп өлгермәстән вице-премьер вазифасыннан бушатыла.

Ул идарә иткәндә Төркия белән Евросоюз (ЕС) арасында таможня килешүе имзалана.

Иң зур казанышларының берсе — Төркия гаскәрен заманча коралланган армиягә әйләндерү. Ул АКШ-ты Күрд эшчеләр фиркасен террор оешма исемлегенә киндерүгә күндерә, соңрак ЕС-ты да шушындый карар кабул иттерүгә ирешә.

Коррупцияда гаепләнүе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чилләр хөкүмәт башлыгы булганда Төрек парламенты аны коррупция белән шөгелләнүдә гаепләп, җитди тикшерүләр үткәрә. Чилләр һәм элекке премьер Месут Йылмаз соңрак процедураларга һәм аларның иммунитеты белән бәйле рәвештә, эзәрлекләүдән коткарыла. 1998 елда парламент комиссиясе гаепләүләр эшен яба[7].

2002 елның ноябрендә сайлауда җиңелгәннән соң сәясәттән китә.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ире — Эзер Учуран Чилләр (Özer Uçuran Çiller). Ике баласы бар.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. FemBio: Банк інформації про видатних жінок, Frauendatenbank, Банк данных о выдающихся женщинах
  2. Брокгауз энциклопедиясе
  3. Munzinger Personen
  4. 4,0 4,1 Алмания дәүләт китапханәсе, Берлин дәүләт китапханәсе, Бавария дәүләт китапханәсе һ.б. Record #11919256X // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
  5. Lucy Komisar, Turkey’s terrorists: a CIA legacy lives on, The Progressive, April 1997
  6. 1998 Report 2008 елның 3 октябрь көнендә архивланган. from the Human Rights Foundation of Turkey, chapter II, «SUSURLUK SCANDAL: Counter-guerilla Affairs», p.39-86 (see note p.39)
  7. 1998 Report 2008 елның 3 октябрь көнендә архивланган. from the Human Rights Foundation of Turkey, p.11

Фотографияләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Prime Minister Tansu Çiller 2009 елның 5 ноябрь көнендә архивланган.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]