Эчтәлеккә күчү

Тапирлар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тапирлар latin yazuında])
Тапирлар
Сурәт
Халыкара фәнни исем Tapirus Матюрен-Жак Бриссон, 1762[1][2]
Таксономик ранг ыру[1][2]
Югарырак таксон Тапировые[d][1][2]
Таксонның халык атамасы Тапир, Tapir, Tapir, tapir, Tapiro, tapir, バク属, ผสมเสร็จ, สมเสร็จ, Tapir, Тапіри, 貘属, тапир һәм tapir
Таксон синонимы Tapir[d][3]
Башлану вакыты 55000 тысячелетие до н. э.[4]
 Тапирлар Викиҗыентыкта

Тапирлар (лат. Tapirus) — парсыз тояклылар отрядыннан (Tapiroidea өссемьялыгы) булган үлән ашаучы хайваннар, тышкы кыяфәте белән дуңгызга охшаган, ләкин аннан аермалы буларак, кыска, тоту өчен җайлаштырылган хортумлы.

Тапирларның зурлыгы төрлечә була, ләкин гадәттә якынча 2 м (6,6 фут) озынлыкта, койрыгы 7-13 см (3,7-5,5 дюйм), җилкә биеклеге якынча 1 м (3,3 фут) һәм авырлыгы 110—300 кг (250—666 фунт) тәшкил итә. Аларның кыргый табигатьтә яшәү вакыты якынча 30 ел. Һәрчак бер генә бала туа, һәм йөклелек якынча 13 ай дәвам итә. Яңа туган тапирларның саклагыч төсе таплар һәм сызыклардан тора (кыргый дуңгыз балаларыныкына охшаш). Бу төс бертөрле күренсә дә, төрләр арасында кайбер аермалар бар. Тапирларның алгы аяклары дүрт бармаклы һәм арткы аяклары өч бармаклы, һәрберсенең кечкенә тоягы бар, бу пычрак, йомшак җирдә йөрергә ярдәм итә.

Тапирның өске ирене, озынча борыны белән бергә, кечкенә, ләкин бик хәрәкәтчән хортум барлыкка китерә, ул кыска, сизгер төкләр белән уратып алынган борын белән тәмамлана.

Эволюцион тарихлары

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Тапирның баш сөяге иллюстрациясе (хортумның төбе маңгай үсентесенә беркетелгән)
Бразилия тапирының баш сөяге фотосурәте, Оклахома

Тапирлар чагыштырмача борынгы имезүчеләр: иң борынгы тапир казылмалары иртә Олигоцен чорына карый, ә 55 миллион ел элек яшәгән эоцен казылмалары арасында күпсанлы тапирсыман хайваннарны очратырга мөмкин. Тапирларның иң якын туганнары — башка парсыз тояклы хайваннар: атлар һәм мөгезборыннар.

Элек тапирлар бик киң таралган булса да, бүген алар нибары биш төрдән гыйбарәт: Көньяк Американың үзәк һәм җылы районнарында дүртесе (тау тапиры, тигез җир тапиры, Урта Америка тапиры, Tapirus kabomani) һәм Көньяк-Көнчыгыш Азиядә бер төр (Чапрак тапиры).

Тигез җир тапиры Бразилия, Венесуэла, Колумбия, Аргентина, Перу, Эквадор, Гвиананың дымлы урманнарында, куе куаклы саванналарында һәм чүлләрендә яши. Аның өчен якында сулык булу - мөһим шарт. Яңгырлы чорда су каплаган урыннарны йөзеп, ерак араларга җитә ала.

Үзәк Америка тапиры Мексика, Үзәк Америка һәм Көньяк Американың кайбер төньяк өлкәләрендә очрый. Тропик урманнарны хуп күрә, ләкин елгалар яки күлләр булган очракта коры өлкәләрдә дә яши ала.

Тау тапиры нигездә Анд тауларында яши. Куе йон катламы аны суыктан саклый, кыска борыны тау һавасын суларга ярдәм итә.

Горный тапир в основном обитает в Андах. Густая шерсть защищает от холода, а укороченные носовые ходы помогают дышать разреженным горным воздухом.

Чапрак тапиры Суматра утравы, Малайзия, Мьянма, Тайландта яши. Азиядә яшәүче бердәнбер төр.

Үз-үзләрен тотышлары

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Тигез җир тапиры (Tapirus terrestris)

Тапирлар — суны яратучы урман хайваннары, барысы да - оста йөзүчеләр. Аларның күбесе коры урманнарда яшәсәләр дә, елгалар һәм күлләр янында яшәүче тапирлар күп вакытларын суда һәм су астында үткәрәләр, йомшак су үсемлекләре белән тукланалар, ерткычлардан качып, йөзәләр. Бразилия тапирлары еш кына елга төбенә төшеп, елга төбе буйлап хәрәкәт итә алалар, ә сулыш алу өчен хортумнарын су өстендә калдыралар. Урманнарда тапирлар җимешләр, яфраклар һәм җиләкләр белән туеналар.

Тапир йөрәге

Тигезлекләрдә очрый торган өч тапир төре, гадәттә, төнлә яки эңгер-меңгердә йөри. Анд тауларында очрый торган кечерәк тау тапиры, нигездә, көндезге яшәү рәвеше алып бара. Ләкин аулана торган урыннарда биш төр дә аучылыкка җавап итеп, яшеренрәк яшәү урыннарына күченә һәм төнге яшәү рәвешен үзләштерә.

Тапир аягы төзелеше (Тимирязев музее экспонаты)

Тапирларны ягуарлар, аюлар, крокодиллар һәм анакондалар ауласа да, аларның төп ерткычы — кешеләр. Тапирларны ит һәм тире өчен аулау аларның санын сизелерлек киметә, һәм хәзер биш тапир төренең дүртесе юкка чыгу куркынычы астында дип санала[5] .

Үзәк Америка тапиры (Tapirus bairdi)

Тапирлар ыругына әлеге төрләр карый:

Helicotapirus асыругы

Мегатапирус асыругы

Тапиралум асыругы