Тапшырылмаган хатлар (фильм)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тапшырылмаган хатлар (фильм) latin yazuında])
Тапшырылмаган хатлар
Тапшырылмаган хатлар
Г.Минакова.jpg
Фильмның постеры
Режиссёр Рөстәм Рәшитов
Продюсер Илшат Әминов
Фәрит Галиев
Миләүшә Айтуганова
Сценаричы Дан Дамаскин
Баш ролләрдә Гүзәл Сибгатуллина
Ришат Әхмәдуллин
Айдар Сөләйманов
Фирая Әкбәрова
Фәнис Җиһаншин
Люция Хәмитова
Ләйсән Фәйзуллина
Оператор Денис Гусев
Фәрит Галиев
Көйязар Эльмир Низамов
Нәрсәгә
нигезләнгән
Тапшырылмаган хатлар (Гадел Кутуй)
Озынлык 130 мин
Бюджет 3,1 млн сум
Ил РусияFlag of Russia.svg Русия
ТатарстанFlag of Tatarstan.svg Татарстан
Тел татарча
Дөнья күрү 2017[1],

«Тапшырылмаган хатлар» — Гадел Кутуйның 1935 елда язылган популяр «Тапшырылмаган хатлар» повесте буенча 2016 елда төшерелгән татарча тулы метражлы нәфис фильм. «2014—2020 елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасының башка телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы кысаларында төшерелгән[2] (программаның координаторы — ТР мәгариф һәм фән министрлыгы). Кинопроектны тормышка ашыручы — «Татмедиа» республика нәшрият һәм гаммәви элемтәләр агентлыгы.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фильмнан кадр

Башта фильм, 4 сериядән торучы мини-сериал итеп, ТЯГ каналы өчен төшерелгән.

Нәфис фильмның премьерасы 2017 елның 30 мартында Казанның «Мир» кинотеатрында була.

Үзенчәлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гадел Кутуй «Тапшырылмаган хатлар»ны 1935 елда иҗат иткән. Әсәрдә 1920 еллардагы вакыйгалар сурәтләнә. Фильмны исә бүгенге көнгә яраклаштырып төшергәннәр[3].

Галиянең балачак кадрлары Арча районының Наласа, Биектау районындагы Олы Кавал авылларында, кайбер җәй күренешләре Кама Тамагы районында Идел буенда, шәһәр эпизодлары Казанда төшерелгән.

  • Режиссёры — Рөстәм Рәшитов
  • Сценарий авторы — Дан Дамаскин
  • Операторлар — Денис Гусев, Фәрит Галиев
  • Рәссамнар — Анна Невзорова, Гөлнара Үтәкәева
  • Композитор — Эльмир Низамов
  • Тавыш режиссеры — Илсөяр Дамаскин
  • Продюсерлар — Илшат Әминов, И. И. Сафиуллин, Фәрит Галиев, Миләүшә Айтуганова
  • Фильмның озынлыгы — 130 минут
  • Фильмны төшерү бәясе (бюджеты) — 3,1 млн сум

Актёрлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Актерларны (барысы 50) туплау өчен барлыгы 12 кастинг оештырылган. Анда 700 ләп кеше катнашкан.

Актёр Роле
Гүзәл Сибгатуллина (Минакова) Галия Галия район участок табибы
Ришат Әхмәдуллин Искәндәр Искәндәр артист, Галиянең беренче ире
Айдар Сөләйманов Вәли Вәли табиб-нейрохирург, Галиянең икенче ире
Фирая Әкбәрова шәфкать туташы
Фәнис Җиһаншин Галиянең туганы
Илсөяр Дамаскин хат ташучы
Рәмзия Закирҗанова күрше хатыны
Люция Хәмитова
Илтөзәр Мөхәммәтгалиев
Ләйсән Фәйзуллина
Йосыф Бикчәнтәев


Бәяләмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фильмга карата әйтелгән бәяләмәләр төрле.

  • Рәшит Әхмәтов: «Фильмдагы Эльмир Низамовның музыкасын «Кинотавр» премиясенә, Гүзәл Сибгатуллинаның Галиясен «Тукай бүләге»нә тәкъдим итәргә кирәк».
  • Миләүшә Хәбетдинова: «Мексика “сабын” фильмнарының очсызлы варианты».

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Рәшит Әхмәтов. «Тапшырылмаган хатлар». «Звезда Поволжья», 2017 ел, 6-12 апрель, № 13 (836).(рус.)
  2. Миләүшә Хәбетдинова. «Югалган матурлык» турында. «Звезда Поволжья», 2017 ел, 6-12 апрель, № 13 (836).(рус.)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]