Тарих, тел һәм әдәбият институты (Уфа)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тарих, тел һәм әдәбият институты (Уфа) latin yazuında])
Тарих, тел һәм әдәбият институты
РФ ФА Уфа фәнни үзәге
Юридик адрес:

Уфа, Октябрь просп., 71

Җитәкчеләр
директор в.в.б.

Айбулат Псәнчин

Нигезләү

1932

http://rihll.ru

РФ ФА Уфа фәнни үзәгенең Тарих, тел һәм әдәбият институтыБашкортстанның иң өлкән фәнни оешмасы. 1932 елның 5 мартында оештырыла. 1982 елда институт Хөрмәт Билгесе ордены белән бүләкләнә.

Тикшеренү эшчәнлеге алып барылган бөтен чор эчендә институт тарафыннан 600-ләп фәнни хезмәт бастырылган. Тарих, тел һәм әдәбият институты каршында «Башкорт энциклопедиясе» төркеме оеша, аннары ул мөстәкыйль бүлек булып аерылып чыга.

Тарих, тел һәм әдәбият институтының «Археология», «Этнография», «Ватан тарихы», «Россия халыклары әдәбияты», «Фольклористика», «Төрки телләр», «Сәнгать гыйлеме» белгечлекләре буенча үз аспирантурасы бар, аларда 26 аспирант һәм 37 нәмзәт укый.

Ун фәнни хезмәткәрнең хезмәте — Башкортстан Республикасының Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе, өчесенеке — В. П. Бирюков исемендәге Урал премиясе, берсенеке Г. Сәлам исемендәге бүләк белән билгеләнгән, Институтның ике дистәгә якын галиме Россия Федерациясенең һәм Башкортстан Республикасының мактаулы исемнәрен йөртә.

Бүлекләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тарих, тел һәм әдәбият институты 7 бүлектән тора:

  • археологик эзләнү бүлеге;
  • этнология бүлеге;
  • Башкортстан тарихы бүлеге;
  • Башкортстанның яңа тарихы бүлеге;
  • тел белеме бүлеге (лингвистика һәм мәгълүмат технологияләре лабораториясе белән);
  • фольклористика бүлеге;
  • әдәбият гыйлеме бүлеге.

Аларда 70 тикшеренүче, шул исәптән 1 Башкортстан Республикасы Фәннәр Академиясе академигы, 9 фән докторы, 38 фән кандидаты, эшли.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1922 елда Башкорт АССР Мәгариф халык комиссариаты каршында Академик үзәк ачыла, ә аның карамагында «Башкортстанны өйрәнү җәмгыяте» оештырыла. Аның максаты башкортларның көнкүрешен, тарихын, мәдәниятен өйрәнү була. Элек анда 10 кеше эшли.

1930 елда Башкорт АССР Халык Комиссарлары Шурасы каршында Башкортстан комплекслы фәнни-тикшеренү институты ачыла. Озакламый Институт үзгәртеп оештырыла.

1931 елда Комплекслы институт базасында Милли мәдәният институты ачыла. 1932 елның 4 мартында Институт буенча беренче фәрман чыгарыла. Бу көн Тарих, тел һәм әдәбият институты эшчәнлегенең башы булып тора.

«Беренче марттан Башкортстан милли мәдәният фәнни-тикшеренү институты директоры вазифасын үти башлады.

Директор М. Солуянов

Башкортстан тарихын өйрәнүгә зур өлеш керткән галимнәр: К. З. Әхмәров, И. Г. Галәветдинов, В. А. Иванов, Э. Ф. Ишбирзин, Р. Г. Кузеев, Н. Х. Мәксүтова, С. Ф. Миржанова, Г. Җ. Рамазанов, К. В. Сальников, Ә. М. Сөләймәнов, З. Г. Ураксин, Х. Ф. Усманов, Ә. И. Харисов, Г. Б. Хөсәенов һ.б.

Институтның атамалары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Россия Фәннәр академиясе Уфа фәнни үзәге Тарих, тел һәм әдәбият институты 1932 елда Башкортстан комплекслы фәнни-тикшеренү институты (1930) базасында Башкортстан милли мәдәният фәнни-тикшеренү институты сыйфатында оештырыла. 1936 елда Башкортстан тел һәм әдәбият фәнни-тикшеренү институты итеп үзгәртелә. 1943 елда М. Гафури исемендәге Башкортстан тарих, тел һәм әдәбият фәнни-тикшеренү институтына әверелә. Хәзерге атамасында — 1951 елдан, шул ук вакытта институт ССРБ Фәннәр академиясе Башкортстан филиалы составына кертелә.

Җитәкчеләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Түбәндәгеләр төрле чорда институтның җитәкчеләре була:

  • Солуянов Михаил Арефьевич (1932, март — сентябрь)
  • Әмир Чанышев (1932, сентябрь — 1933, апрель), язучы, шагыйрь, филология фәннәре кандидаты;
  • Габдулла Амантай (1933, май — 1936, апрель), (1937, апрель — окт.), язучы, шагыйрь;
  • Афзал Таһиров (1936, октябрь — 1937, апрель), дәүләт эшмәкәре һәм язучы, БАССР Үзәк Башкарма Комитеты рәисе (1931-1937);
  • Әбүбәкер Усманов (1937, декабрь — 1939, сентябрь), (1943, июнь — 1951, март), тарих фәннәре кандидаты, ВКП(б) өлкә комитеты секретаре (1941-1943);
  • Хамматов Хәлил Хәйрулла улы (1939, сентябрь — 1941, июнь);
  • Байков Шаһисолтан Шаһимәрдән улы (1941, июнь — 1942, февраль);
  • Кудашев Афзал Галләм улы (1942, февраль — 1943, июнь), әдәбиятчы, библиограф, филология фәннәре кандидаты;
  • Янгиров Мәрвән Янгир улы (1951, март — 1952, июль), фирка эшлеклесе, тарих фәннәре кандидаты, ВКП(б) өлкә комитетының икенче секретаре (1945-1947);
  • Типеев Шәмсүн Ислам улы (1952, июль — 1954, апрель), тарих фәннәре кандидаты, СССР Фәннәр Академиясе БФ Президиумы рәисе урынбасары (1951-1952);
  • Әхнәф Харисов (1954, декабрь — 1963, декабрь), әдәбиятчы, телче, филология фәннәре докторы;
  • Сайранов Хәйдәр Сайран улы (1963, декабрь — 1980, февраль), тарих фәннәре кандидаты, фирка эшлеклесе, КПСС өлкә комитеты секретаре (1954-1963);
  • Усманов Хәмзә Фатих улы (1980, февраль — 1988, май), тарих фәннәре докторы, профессор, Башкортстан Республикасы Фәннәр Академиясенең мактаулы академигы;
  • Зиннур Ураксин (1988, май — 2002, февраль), филология фәннәре докторы, профессор, Башкортстан Республикасы Фәннәр Академиясе академигы;
  • Илдус Илешев (2002, февраль — 2005, февраль), сәясәт фәннәре докторы, Башкортстан Республикасы Хөкүмәте рәисе урынбасары, Башкортстан Республикасы мәдәният һәм милли сәясәт министры (2005-2010 ее.);
  • Фирдәвес Хисамитдинова (2005-2015), филология фәннәре докторы, профессор.
  • Айбулат Псәнчин (2016 елдан вазифа башкаручы), география фәннәре докторы.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]