Тарихи Башкортстан

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тарихи Башкортстан latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Тарихи Башкортстан
Урын Ауразия

Тарихи Башкортстанбашкорт халкының тарихи биләгән җире.

«Тарихи Башкортстан» термины хәзерге вакытта башкорт этносының, мәдәниятенең, теленең таралу өлкәсен билгеләү өчен, лингвистик, этнографик, мәдәният, тарихи эзләнүләр өчен кирәк. Ул шулай ук бүгенге Башкортстан Республикасыннан читтә яшәгән башкорт халкының мәдәни бәйләнешләрен ныгыту өчен төбәк сәясәтендә, шулай ук күрше регионнар халкы белән тарихи берлектә күрсәтү өчен кулланыла.

Терминның синонимнары — бу җирнең элек барлыкка килгән исемнәре: «Башгурт», «Башгирд», «Башгирд», «Баскардиа», «Башгирд», «Фиаи Башкырт/Башкырт далалары», «Башкортлар иле», «Басклар иле», «Башкырт», «Башларны», «Башкортстан», «Pascatir», «Bashirdi». Төбәкне «Башгурт» дип исемләгән тәүге хәбәр (VIII б.) Фазлуллаһ Рәшид әд-Диннең «Угызнамә» хезмәтендә очрый.

Кайбер галимнәрнең фикеренчә «Тарихи Башкортстан» төшенчәсе «Бөек Венгрия» (Major Hungaria, Magna Hungaria — венгрларның ата-бабалары торган җире дип фаразлана) төшенчәсе белән уртак. XIII б. Франциск монахы Джиованни да Плано Карпини сәяхәтеннән соң язган эшендә телгә алына. Хәзерге галимнәр моны дәлилләгән нигезләрнең булмавы турында раслыйлар.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Кузеев Р. Г. Происхождение башкирского народа: Этнический состав, история расселения — М.: Наука, 1974. — Б. 261—265. — 572 б.