Тархан имәнлекләре

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тархан имәнлекләре latin yazuında])

Тархан имәнлекләре - Идел елгасының уң ярындагы Тәтеш тауларының бер өлешен каплаган, 1972 елның 19 маенда ТАССР Министрлар Советы карары белән расланылган Татарстанның беренче 14 табигать һәйкәле исәбенә керүче урман массивы. Татарстан Республикасының төбәк әһәмиятендәге табигать һәйкәле.
Мәйданы: 1105 га.
Тәтеш урман хуҗалыгының Тархан урманчылыгына керә, Бессоново авылыннан 0,5 км һәм Югары Тархан авылыннан 1 км ераклыкта урнашкан.

Тасвирламасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Имән, корычагач, өрәңгеле-юкәле имәнлекләр ареалының көнчыгыш чиге. Болардан тыш монда сирәк очрый торган яфрыклылардан карама, элмә агачларын, ә урыны белән чикләвек, кыргый алмагач, тёрн кебек тәбәнәк агачларны да күреп була.
Тархан имәнлекләре урман яңарту һәм токымнар алышыну барышын күзәтү объекты да. Фәнни әһәмияткә ия. Бу урында үсемлекләрнең (тау кишере, озын андыз, киң яфраклы йод үләне), хайваннарның (исле чибәр коңгыз, болан коңгыз, бакыр кәлтә, кара елан, елга каракошы, яшел тукран, зур йоклач) сирәк очрый торган төрләре сакланып калган. Узган гасырның 50 нче елларында Тархан имәнлекләре чокырларында бер-ике аю яшәгәне билгеле.
Яр буендагы мезозой чоры катламының ачылган урыннарында белемнит һәм амммонитларның табылуы да фәнни кызыксыну уята.
Тархан имәнлекләре 1979 елның салкыннары выкытында шактый зыян күргән. Имәнлекләрне торгызу эшләре алып барыла.
Сакчылык чаралары: тояклылар санын җайга салу, урман кискәндә имән һәм корычагач үсентеләрен саклау.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар энциклопедия сүзлеге. - Казан, 2002. - 597 б.
Воробьев Н.И. . Очерки по географии Татарстана. - Казань, 1957.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

http://komanda-k.ru/Татарстан/тархановские-дубравы/