Татарларда сәүдә эшләре

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татарларда сәүдә эшләре latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Йөзьеллык башыннан крайда сәүдә әйләнеше ике тапкыр арта һәм 1837 нче елга 25 миллион сумга җитә. Базарда ашлыкка, күн, сабын, терлек мае, поташ, бал, балавыз, комач, кытай полотносы, мех һәм агач материаллары­на сорау зур була. 40-60 нчы елларда Казан губернасы илнең үзәк районнарына һәм чит илләргә 15 миллион пот чамасы ашлык җибәрә. Күпләгән товар Мәскәүгә, Петербург, Әстерхан, Оренбург, Саратов, Рыбинск, Ростов-Дон, Ярославль, Түбән Новгород, Вятка, Уфа, Эрбет, Петропавловскига китә. Кытай белән Россия арасындагы сәүдә үзәге булып саналган Кяхтада Казан күне сатыла. Губернаның төп сәүдә үзәге элеккечә үк Казан була. Па­роходлар хәрәкәте ачылу һәм үсә бару аның әре транзит сәүдә үзәге буларак әһәмиятен арттыра. Казан пристане янында ел саен меңгә якын судно туктый. Сәүдә операцияләренең күп өлеше даими диярлек эшләүче утыз ярминкәдә һәм базарда алып барыла. Киҗе-мамык, йон, ефәк һәм җитен тукымалар, күн, мехлар, балчык һәм агач савыт-сабалар, башка күпләгән әйберләр белән сәүдә итәләр. Сәүдәгәрләр үз товарларын күрше губерналар шәһәрләрендә оештырылган ярминкәләргә дә алып бара. Булган предприятиеләрне эреләндерү, яңаларын төзү, бе­ренче фабрика һәм заводлар барлыкка килү мөһим социаль- икътисади нәтиҗәләргә китерә. Крайда сәнәгать продукциясе җитештерү кискен арта. Ялланып эшләүчеләр саны 100 мең кешегә җитә. Җир белән бәйле шәһәр кешеләре саны кими бара. Эшмәкәрләр, сәүдәгәр-фабрикантлар, мануфактурачылар катлавы киңәя. Аларны авыл һөнәрчелеге әйберләре, товарлар белән сату-алуда эш йөртеп акча туплаган, шул исәпкә мануфактуралар, остаханәләр алган яисә үз эшләрен башлап җибәргән крестьяннар тулыландыра. Капиталлары арту белән бергә эшмәкәрләрнең җәмгыятькә йогынтылары да көчәя. Татар эшмәкәрлеге. 50 еллар ахырында крайдагы сәнәгать предприятиеләренең өчтән бере чамасы татар эшмәкәрләре кулында була. Казанда алар кытай тукымасы җитештерүче биш фабрика, алты тире эшкәртү һәм сабын кайнату, унбер зур булмаган шәм кою предприятиесе тоталар. М. М. Апанаев, Юнысовлар, И. М. Апаков, М. М. Әҗемов эре эшмәкәрләрдән саналалар. Сәүдәгәрләр Абдуллин һәм Фәйзуллинның ике заводы читекләр җитештерә. Татарларның сәүдә һәм сәнәгать капиталы көчәю күп яктан татар бистәләренең Казан шәһәр ратушасы эшчәнлеге белән бәйле була. Өч тапкыр Ратушаның башлыгы булып коммерция эшләре буенча киңәшче, нәселдән шәрәфле гражданин, 1 гильдия сәүдәгәр И. Г. Юнысов тора. Ратуша 1855 елда эшләвеннән туктый. Казанда яшәүче татарлар иҗтимагый һәм хуҗалык итү мәсьәләләре буенча – Шәһәр думасына, ә суд эшләре буенча Шәһәр магистратына буйсыналар. Думада урыннарның өчтән бере татарларга беркетелә, магистратта өч хезмәт урынын татар сәүдәгәрләре вәкилләре алырга тиеш була. Татар эшмәкәрләре үз эшләрен крайдан читтә дә оешты­ралар. Мәсәлән, Вятка губернасындагы Уржум өязендә С. Мәмәтова белән Д. Мәмәтовның язу кәгазе җитештерүче ике фабрикасы, Сембер губернасының Сызрань һәм Корсун өязләрендә Т. К. Акчуринның ике постау фабрикасы эшли. 40 еллар ахырында Сембер губернасының Бобылевка һәм Ляховка авылларында бертуган Вәлиевләрнең ике сукно фабрикасы була. Шул ук губернаның Иске Тимошкино авылында С. А. Акчурин ике сукно фабрикасы тота. Саратов губернасының Верхозима, Пенделе авылларында Дибердиевларның сукно фабрикалары эре предприятиеләрдән санала. Сәнәгать: техник модернизация башлану. Төбәкнең сәнәгате XIX йөзьеллыкка күпләгән промыселлары, остаханәләр, посессион (беркетеп эшләтү), казна, вотчина һәм капиталистик мануфактуралары белән керә. Социаль модернизациянең мөһим билгесе булып яллы хезмәтне куллану өлкәсенең киңәюе һәм аның күләменең артуы тора. Ялланып эшләүчеләрнең хезмәте вак һәм эре остаханәләрдә кулланыла. 1853 елда Казанда гына да шундый 120 производство була. Алар арасында сәүдәгәр һәм эшмәкәр Л. Ф. Крупениковның күн заводлары, йомышлы татар Алафузовларның җитен эрләү һәм туку фабрикасы. Эре предприятиеләр үсә. Алар арасында иң зурлары булып бертуган Крестовниковлар заводы һәм Алафузов фабрикалары исәпләнә. Крестовниковлар заводы пар машиналары, башка заманча техника белән җиһазлана, аның лабораторияләрендә Казан университетының танылган химиклары эшли. Берничә тапкыр предприятиегә фәнни консультант сыйфатында университет профессоры химик-органик А. М. Зайцевны чакыралар. Пред­приятиедә 1,5 мең эшче даими эшли. Завод тулаем Россиядә җитештерелгән шәмнәр, олеин кислотасы һәм глицеринның өчтән бере чамасын эшләп чыгара. 1871 елда фирма «Бертуган Крестовниковларның пайлардагы фабрика-сәүдә ширкате» итеп акционерлаштырыла. Алафузовларның предприятиеләре дә тиз үсә. XIX гасыр ахырына алар инде үзенә бер төрле комбинатка әверелә. Аңа җитен эрләү һәм туку фабрикалары, ике күн һәм йомшак күн, аяк киеме күне, җилем кайнату һәм газ заводлары, берничә остаханә, тимерчелек һәм пекарня керә. Эшләүчеләрнең гомуми саны 3 мең кешегә җитә. 1894 елда император Александр III указы белән акционерлык җәмгыяте – «Алафузов фабрикалары һәм заводларының сәүдә-сәнәгать җәмгыяте» барлыкка килә. Аның төп капиталы 4 миллион сум тәшкил итә. Җәмгыять предприятиеләрендә тире, эрләү җебе, киндер, җитен, брезент тукымалар, ат дирбиясе, аяк киеме, армия өчен кием-салым һәм кирәк-ярак, капчык, палаткалар җитештерәләр. Крестовниковлар заводы, Алафузов предприятиеләре һәм дәүләт Дары заводы Казан губернасындагы барлык сәнәгать продукциясенең яртысын эшләп чыгаралар. Ал арда төбәктәге барлык эшчеләрнең яртысы диярлек эшли. Вятка губернасының Алабуга өязе кешесе П. К. Ушков әтисенең эшен киңәйтә. Алабугадан ерак түгел ул икенче заводка нигез сала, завод 90 нчы елларда җитештерүнең төрлелеге, күләме, эшне оештыру буенча Россия химия пред­приятиеләре арасында алдынгы урыннарның берсен ала. П. К. Ушковны Россия химия сәнәгатенең күренекле пионеры дип атыйлар. 1893 елда Ушковлар Казанның Елга аръягындагы химия заводына нигез салалар. Ул төтенсез дары җитештерү өчен мөһим компонентлар эшләп чыгара. Дүрт механика заводының иң зурысы А. Н. Свешников­ныкы була. Бу заводларда барлыгы 600 ләп кеше эшли. Ләкин металл эшләнмәләрне губернага илнең башка төбәк­ләреннән китерергә туры килгән. 1867 елда «Бертуган Комаровларның киез һәм бурка аяк киемнәре фабрикасының сәүдә йорты» фабрикасы салына. Предприятие тарау һәм йолку машиналары, дизель һәм пар двигательләре белән җиһазлана. Фабриканың сәүдә әйләнеше елына 1,5 миллион сумга җитә. Кукмара киез итекләре, күн табанлы, киез эчле итекләр Россиядә һәм чит илләрдә киң танылалар, Парижда һәм Лейпцигта халыкара күргәзмәләрдә бүләкләр алалар. Азык сәнәгате предприятиеләре арасында сәүдәгәр М.И. Оконишников тегермәне аерылып тора; Печищи авы­лындагы әлеге тегермән тәүлегенә 10 мең пот он тарта. Татар эшмәкәрләренең дә берничә зур предприятиесе була. 1890 елда Казан сәүдәгәре Ә. Я. Сәйдәшев Царевококшай өязендә пыяла заводы сатып ала. Озакламый ул Идел буенда зур предприятие буларак таныла. Шуннан ике ел элек Казанда эшмәкәр М.И. Үтәмишевнең киҗе-мамык фабрикасы эшли.