Татарлар (гәҗит)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татарлар (гәҗит) latin yazuında])
«Татарлар»

«Татарлар» газетасы логотибы
Tөр

иҗтимагый-сәяси

Формат

А 3


Гамәлгә куючы

БТК башкарма комитеты

Нәшер итүче

«Татмедиа» АҖ

Баш мөхәрир

Г. Ф. Шәйхи

Нигезләнгән

2010

Тел

татар

Төп офис

420111 ТР, Казан, К. Маркс ур., 38/5

Тиражы

3 000 (2010)
1 000 (2017)


Веб-сайт: [1]

«Татарлар»Казанда 2019 елның июленнән татар телендә нәшер ителүче гәҗит. 20102019 елларда «Халкым минем» исеме белән чыкты[1]. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты чыгара. Айга ике мәртәбә 16 битле, төсле булып чыга. РФ төбәкләрендә абунә аша таратыла.
Баш мөхәррире — Гөлназ Фирдинат кызы Шәйхи.
Язылу индексы Татарстан буенча — П2359, РФ буенча – П 7075.
Адресы: 420111, Татарстан, Казан, К. Маркс ур., 38/5.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бөтендөнья татар конгрессы 2 елга якын «Татарские новости» гәҗитенә кушымта итеп, «Миллият» дигән 4 битлек басма чыгарып тора. Кризис башлану сәбәпле, кушымта әлеге гәҗит белән бергә чыгудан туктый[2]. Бөтендөнья татар конгрессының үз газетасын булдыру хакында БТК IV съездында (2007) сүз кузгатыла. 3 елга якын вакыт узгач, Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов басманы чыгару мәсьәләсен хәл итә. 2010 елның 27 августыннан БТК башкарма комитеты Казанда «Халкым минем» исемендә 3 мең тираж белән гәҗит чыгара башлый[3][4]. Гәҗит, «Татмедиа» матбугат һәм гаммәви бәйләнешләр буенча республика агентлыгы тарафыннан татар һәм рус телләрендә айга бер саны нәшер ителеп, «Татарстан» журналының кушымтасы итеп уйланыла [5]. Беренче чорда республика басмасы була, 2012 елның сентябреннән федераль басма статусын ала [6].

Басманың төп максаты — милләтне рухи берләштерүгә омтылу, халыкның милли үзаңын ныгыту өстендә эшләү.

Эчтәлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гәҗит РФ төбәкләре, якын һәм ерак чит илләрдә яшәүче татарлар тормышын яктырта. Күренекле татар шәхесләре (сәясәтчеләр, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, спорт осталары), үзенчәлекле татар авыллары белән таныштыра, төрле язмышлар турында бәян итә, хәзерге заман татар халкының тормышын күрсәтә, татар халкы тарихыннан билгесез сәхифәләрне ача, онытыла башлаган татар гореф-гадәтләре белән таныштыра. Басмада көнүзәк мәсьәләләр белән бергә, татар дөньясындагы мөһим вакыйгалар яктыртылып килә. Язмалар аша татар авылларының торышы, милли мәгариф һәм фән, мәдәният, сәнгать, дин, тарих, фестивальләр һәм бәйгеләр, танылган милләттәшләребезнең тормышы һәм эшчәнлеге белән танышырга мөмкин[7].

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2015 — «Многоликая Россия» республика бәйгесе — 1нче урын (Махсуслашкан басма ММЧда милләтара мөнәсәбәтләрне җайга салу темасына багышланган эшләр сериясе)[8].
  • 2022 — Баш мөхәррир Гөлназ Шәйхи ― «Бәллүр каләм ― 2022» бәйгесенең «Һөнәрендә иң яхшысы» номинациясе җиңүчесе (Татар-информ журналисты Гөлнар Гарифуллина, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясеннән Михаил Любимов белән берлектә)[9].

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. «Халкым минем» газетасы киләсе яртыеллыктан яңа исем белән чыга башлый 2019 елның 4 июль көнендә архивланган.. Татар-информ МА, 24.04.2019
  2. Татар конгрессы «Халкым минем» дип исемләнгән газета чыгара башлады. «Татар Ислам» МА, 21.09.2010
  3. В Татарстане начала издаваться новая газета «Халкым минем». ИА «Татар-информ», 27 августа 2010
  4. «Халкым минем» газетасының яңа санында нинди кызыклы хәбәрләр белеп була? БТК сайты, 29.05.2019
  5. «Татмедиа» потратит 2,4 млн рублей на выпуск газеты «Халкым минем» 2019 елның 4 июль көнендә архивланган.. «Реальное время», 2.01.2017(рус.)
  6. Халкым минем - федеральная газета о татарах всего мира. Пресс-служба Полпредства РТ в РФ, 2.10.2017(рус.)
  7. «Татар-информ» МА, 24.04.2019, archived from the original on 2019-07-04, retrieved 2019-07-04 
  8. Победители республиканского конкурса «Многоликая Россия» 2019 елның 15 июль көнендә архивланган.. многоликаяроссия.рф
  9. Гөлүзә Ибраһимова. «Татар-информ» журналисты Гөлнар Гарифуллина «Бәллүр каләм» иясе булды. Татар-информ, 5.08.2022