Татарстанның филармония джаз-оркестры

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татарстанның филармония джаз-оркестры latin yazuında])
Татарстанның филармония джаз-оркестры
логотип
Төп мәгълүмат
Жанр

джаз

Барлыкка килгән

2011

Илләр

Русия Русия
(Татарстан Татарстан)

Шәһәр

Казан

Бүтән исем

Казан биг-бэнды

Состав

20 башкаручы

Элекке
катнашучылар

Олег Лундстрем,
Виктор Деринг

Татарстанның филармония джаз-оркестры (Казан биг-бэнды) (рус. Филармонический джаз-оркестр Республики Татарстан, Казанский биг-бэнд) — Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе составында эшләүче сәнгать коллективы, Россия күләмендә джаз музыкасы өлкәсендә әйдәүче[1] һөнәри иҗат төркеме.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2011 елның 1 гыйнварыннан Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе составында Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор, танылган дирижер, тәҗрибәле джаз белгече Анатолий Василевский (1940―2022 [2]) җитәкчелегендә оештырыла. 1950 еллар ахырында Казанда төпләнгән Олег Лундстрем оркестры башкаручыларыннан ТАССР дәүләт кинематография оркестры төзелә. Тиздән оркестр Казанда укыган башкаручылар белән тулыландырыла. 40 ел рәттән оркестр белән Олег Лунстремның Шанхай буенча иптәше, тенор-саксофончы Виктор Деринг җитәкчелек итә. 2011 елның 1 гыйнварында филармониянең 2 коллективы — Виктор Деринг җитәкләгән ТР дәүләт кинематография оркестры һәм ТР дәүләт эстрада-симфоник оркестры нигезендә Татарстанның филармония джаз-оркестры оештырыла.

Максаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Джаз-оркестр 1950 елларда Казанда Олег Лундстрем нигез салган классик джаз традицияләрен саклап, аларны дәвам итәргә омтыла.

Беренче концерты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Джаз-оркестрның беренче концерты III халыкара «Филармониада» музыка сәнгате фестивалендә (Казан) була. Анда джаз-оркестр белән Россиянең халык артисты, дөньякүләм танылган музыкант Игорь Бутман (саксофон) чыгыш ясый.

Хезмәттәшлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Джаз-оркестр атаклы джаз музыкантлары белән хезмәттәшлек итә: Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә джаз-оркестр белән берлектә танылган джаз башкаручылары Давид Голощекин, Владимир Пономарев, Деннис Ролланд, Анатолий Кролл, Дебора Дэвис, Алвон Джонсон, Ники Харис, Рэй Гаскинс, Джейми Дэвис[3], Мэнди Гейнс, Хосе Гонзалес, Джоан Майнор, Полетт МакУильямс, Марк Уитфилд, Виталий Головнев һәм башкалар чыгыш ясый.

Репертуар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Оркестр репертуарында — традицион һәм заманча джаз музыкасы, оркестр өчен эшкәртелгән танылган көйләр һәм махсус язылган әсәрләр, джаз импровизацияләре, диксиленд, уен коралында уйнау сәнгате шедеврлары, бию ритмнары, популяр җырлар.

  • «One o`clock jump» (Төн уртасы узгач биюләр) инструменталь темасы, классик свинг
  • «Sweet Georgia Brown» (Ягымлы Джорджия Браун) композицясе
  • «Lil Darlin» — акрын темптагы свинг
  • «Basie» — тиз темптагы композиция
  • «April in Paris» (Парижда апрель)
  • «Secrets» (Серләр, Секреты)
  • «Wind machine» (Җил тегермәне) — тиз темптагы композиция
  • «Besame mucho»

Чыгышлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Kremlin LIVE» халыкара заманча мәдәният фестивале
  • «Розовая пантера» халыкара джаз фестивале
  • «Акваджаз. Sochi Jazz Festival» халыкара джаз фестивале
  • «Вейсэ Jazz-2013» халыкара джаз фестивале

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кызыклы факт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Оркестрдагы 20 башкаручы арасында бер генә хатын-кыз музыкант- Мария Аксенова.

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]