Татарстан Республикасының Халык рәссамы
Күренеш
(Татарстанның халык рәссамы битеннән юнәлтелде)
| Татарстан Республикасының Халык рәссамы | |
|---|---|
| Нигезләнү датасы | 7 декабрь 1948[1] |
| Нигезләүче | ТАССР Югары Шурасы[1] |
| Дәүләт |
|
| Административ-территориаль берәмлек | Татарстан |
| Бүләкләүче | Татарстан Республикасы Рәисе |
| Вакыт мизгеле | 26 февраль 2004 һәм 24 март 2004 |
| Бүләк ияләре өчен төркем | Төркем:Татарстанның халык рәссамнары |
Татарстан Республикасының Халык рәссамы (рус. народный художник Республики Татарстан, ингл. People's Painter of the Republic of Tatarstan) —
Татарстан Республикасы дәүләт бүләге, мактаулы исемнәренең берсе.
1948 елның 7 декабрь көнендә ТАССР ЮШ Президумы Указы нигезендә гамәлгә кертелә. 1991 елдан бирле Татарстан Рәисе тарафыннан тапшырыла.
Бүләкләнүчеләр саны — 29 кеше (1998)[2], 66 кеше (1.01.2019).
Бүләкләнү нигезе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Рәсем сәнгате, сынлы сәнгать, графика, монументаль, декоратив-гамәли, театр, кино һәм телевидение сәнгатендә иң күренекле әсәрләр иҗат иткән, республиканың сәнгати мәдәниятенә аерым өлеш керткән һәм җәмәгатьчелектә киң танылган күренекле рәссамнарга бирелә.[3]
Ияләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Шулай ук карагыз: Калып:Татарстан Республикасының Халык рәссамнары һәм Төркем:Татарстанның халык рәссамнары.