Татарстанны гыйльми өйрәнү җәмгыяте

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татарстанны гыйльми өйрәнү җәмгыяте latin yazuında])
Татарстанны гыйльми өйрәнү җәмгыяте
Нигезләнү датасы 12 сентябрь 1928
Нигезләүче ССРБ Халык Комиссарлары Шурасы
Дәүләт  СССР
Урын Казан
Бу һөнәрнең өлкәсе Татарстан тарихы

Татарстанны гыйльми өйрәнү җәмгыяте1928 елның июль аенда оештырылган җәмгыят. ТАССРнын тарихын, мәдәниятнен һәм халыкның көнкүрешен өйрәнү оешмасы. Татар автономияле совет социалистик республикасының (СНК ТАССР) халык комиссарлары Советының 1928 елның 12 сентябрендәге какары нигезендә Академия үзәгенең крайны өйрәнү бюросы бетерелә.

Татарстанны өйрәнү җәмгыяте республикада туган якны өйрәнү хәрәкәтенең төп координацияләү органына әйләнде. Җәмгыять оешуга III Бөтенроссия туган якны өйрәнү конференциясе (1927 ел) карарлары ярдәм итте. И.Ш.Рәхмәтуллин (Мәгариф халык комиссариатыннан), аның урынбасары – Н.-Б.З.Векслин (Дәүләт план комитетыннан), гыйльми секретарь – Р.Ш.Таһиров (Шәрекъ педагогика институтыннан) әзерлек эшләрен башкарды. Башта Татарстанны өйрәнү җәмгыяте Татар мәдәнияте йорты карамагында, 1930 елдан – Татар фәнни-тикшеренү икътисад институты карамагында булды.[1]

Эшчәнлек чорында җәмгыят 11 шәһәрдә, шулай ук республика волостьларының кайберләрендә (Минзәлә, Чаллы, Зөя, Бөгелмә шәһәрләрендә, Лаеш, Кукмара, Тәмте, Әлки авылларында һәм башкаларда) җирле бүлекчәләр челтәр булдырды.

Җәмгыять белемнең төрле өлкәләрендәге эре белгечләр-галимнәр ярдәме белән җирле туган якны өйрәнүчеләр кадрларын әзерләү бурычын башкарды.[2]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Общество изучения Татарстана. Татарский энциклопедический словарь. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999. — 703 с., илл. ISBN 0-9530650-3-0