Татарстан Республикасының Атказанган икътисадчысы
Татарстан Республикасының Атказанган икътисадчысы | |
Нигезләнү датасы | 21 март 1983[1] |
---|---|
Нигезләүче | ТАССР Югары Шурасы |
Дәүләт | Россия |
Административ-территориаль берәмлек | Татарстан |
Бүләкләүче | Татарстан Республикасы Рәисе |
Бүләк ияләре өчен төркем | Төркем:Татарстанның атказанган икътисадчылары |
Татарстан Республикасының Атказанган икътисадчысы (рус. заслуженный экономист Республики Татарстан, ингл. Merited Economist of the Republic of Tatarstan) — Татарстан Республикасы дәүләт бүләге, мактаулы исемнәренең берсе. 1983 елның 21 мартында булдырылган.[2]
Татарстан Рәисе (1991 елга кадәр — ТАССР ЮШ Президумы) тарафыннан бирелә.
Бүләкләнүчеләр саны — 626 кеше (1997),[3] 1822 кеше (1.01.2015).[2]
Бүләкләнү нигезе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]белгечлекләре буенча кимендә 10 ел эшләүче югары квалификацияле икътисадчыларга, бухгалтерларга, икътисад һәм финанс эшчәнлеге өлкәсендәге башка белгечләргә предприятиенең, учреждениенең, оешманың югары икътисадый күрсәткечләргә ирешүенә, республиканың һәм аның аерым территорияләренең икътисадый үсешенә ярдәм итә торган икътисад һәм финанс эшләрен, исәпкә алуны һәм контрольдә тотуны яхшыртудагы һәм камилләштерүдәге, икътисад фәнен үстерүдәге, кадрлар әзерләүдәге зур казанышлары өчен[4]
Ияләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Шулай ук карагыз: Төркем:Татарстанның атказанган икътисадчылары.
Түбәндәге төзмә кешеләр һәм роботлар аңларлык күп телле халыкара Викимәгълүмат белем базасында теркәлгән мәгълүматка нигезләнә һәм тулы түгел. Бәйле шәхес турында белем блокларын тутыру һәм соңыннан уң яктагы яңартка басу белән аны баетуда ярдәм итә аласыз. |
Ел | сурәт | Исем | туу датасы | үлем датасы |
---|---|---|---|---|
Александр Груничев | 1975-12-10 | |||
Тәлгать Габдуллин | 1951-08-22 | |||
Филзә Хәмидуллин | 1936-01-03 | 2022-01-05 | ||
1985 | Вячеслав Данилов | 1937-10-30 | ||
Гүзәл Хәбетдинова | 1969-11-14 |
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты Tatarica энциклопедиясе
- ↑ 2,0 2,1 Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты. Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы. «Tatarica» онлайн-энциклопедиясе. 2024 елның 22 июль тикшерелгән.
- ↑ Татар энциклопедия сүзлеге
- ↑ Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре турында(үле сылтама)