Татарстан Республикасының Атказанган халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәре

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татарстан Республикасының Атказанган халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәре latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Татарстан Республикасының Атказанган халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәре
I дәрәҗә
None.svg
Ил Татарстан байрагы
Төр мактаулы исем
Кем бирә Татарстан Президенты
статистика
Булдыру датасы 1978
Бүләкләүләр саны 189 кеше (1997)
Юкка чыгару датасы 1978

Татарстан Республикасының Атказанган халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәре — ТР мактаулы исемнәренең берсе. 1978 елда булдырылган. Бүләкләнүчеләр саны — 189 кеше (1997).[1]

Татарстан Президенты (1991 елга кадәр — ТАССР ЮШ Президумы) тарафыннан халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсендә кимендә 10 ел эшләүче, дәүләти, кооператив, хосусый сәүдәнең, җәмәгать туклануының һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтүнең, әлеге юнәлештәге уку йортларының югары квалификацияле хезмәткәрләренә халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсен үстерүдәге, эш оештыру рәвешләрен һәм ысулларын камилләштерүдәге, предприятиеләрнең һәм оешмаларның матди-техник базасын киңәйтүдәге һәм ныгытудагы, халыкка хезмәт күрсәтүнең югары культуралылыгын тәэмин итүдәге, кадрлар әзерләү дәрәҗәсен күтәрүдәге казанышлары өчен бирелә.[2]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]