Татарстан Республикасының РТРС радиотелеүзәге

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татарстан Республикасының РТРС радиотелеүзәге latin yazuında])
Татарстан Республикасы радиотелевизион тапшыру үзәге
Тип

Федераль дәүләт унитар предприятие (ФДУП)

Нигезләү елы

1929

Урнашыу

Русия Русия: Казан
Троицкий урманы, 29

Отрасль

Телевидение, телекоммуникацияләр

Материнская компания

Россия телевидение һәм радиотапшыру челтәре

Сайт

https://tatariya.rtrs.ru/


Татарстан Республикасы радиотелевизион тапшыру үзәге («Татарстан Республикасы РТПЦ» РТРС филиалы) — Россия телевидение һәм радиотапшырулар челтәре бүлекчәсе (РТРС), Татарстан Республикасының цифрлы һәм аналоглы телевизион һәм радиотапшыру эфирларының төп операторы.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1929 — 1991[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Радиотелеүзәкнең туган көне булып 1929 елның 5 октябре санала. Шул көнне Казанда 10 кВт куәтле киң телетапшырулар радиостанциясен төзү эшләре башлана. 1929 елда Казан радио үзәге һәм Халык почта һәм телеграфлар комиссариаты вәкиленең Радиосоветы оештырыла.

1932 елның гыйнварында Казанда РВ-17 серияле җитештерү буенча 10 киловаттлы радиостанция файдалануга тапшырыла[1].

Бөек Ватан сугышы башыннан Республиканың барлык радиотапшыру һәм радиоэлемтә объектлары, радиостанцияләр, аппарат, радиобюро һәм кабул итү станцияләре бердәм предприятиегә — Казан кабул итү-тапшыру радиоүзәгенә берләштерелә. Радиокомитет хезмәткәрләренең яртысыннан артыгы мобилизацияләнгән. Музыкаль һәм күңел ачу программаларының күләме кискен кимегән. Эфирның зур өлешен Совинформбюро хәбәрләре алган[2].

Халык комиссариатынның 1941 елның 13 сентябрендәге боерыгы белән Казанда кабул итү-тапшыру радио үзәге төзелә. 1942 елның гыйнварына передатчик монтажлана, энергияне тукландыру системасы, антенна хуҗалыгы җайга салына. РВ-84 радиотапшыручысы 1942 елның февралендә эфирга чыга.

Казандагы радиоүзәк составына 1932 елда файдалануга тапшырылган РВ-17 киң тапшырулар тапшыручысы, кабул итү радиостанциясе, Одессадан эвакуацияләнгән ДРК-15 хөкүмәт элемтә станциясе һәм махсус билгеләнештәге кыска дулкынлы тапшыргычлар керә. Радиоүзәкнең тапшырулары озын дулкыннарда 400 километрга кадәр һәм урта дулкын диапазонда бөтен Ауропага кабул ителә[3].

1955 елда Казан кабул итү-тапшыру радио үзәге Татар радиоүзәге дип үзгәртелә (1967 елның февраленнән ул яңадан Казан радиоүзәге дип атала башлый). 1955 елның 27 февралендә Казанда Казан һәвәскәрләр телеүзәгенең беренче тапшырулары башлана. Беренче телевизион тапшыру вакытында эфирга Иоганн Штраус музыкасы яңгыраган «Большой вальс» кинофильмы тапшырыла[4].

«Правда» газетасы корреспонденты 1955 елның 2 апрелендә Казанда кече телевидение үзәге эшли башлавын һәм аның сынау тапшыруларында сурәтнең һәм тавышның канәгатьләнерлек сыйфатта булуын хәбәр итә[5].

Беренче вакытта кече телеүзәк кинофильмнар һәм киножурналлар гына тапшырган. Соңрак студия тапшырулары башлана.

1959 елның 1 августында РСФСР элемтә министрлыгының Казан телеүзәге оештырыла. 1959 елның 12 октябрендә 60—70 км тарату радиусы белән Казан телеүзәгенең тәҗрибә телетапшырулары трансляциясе башлана. Беренче «сынау» тапшырулары Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының бер бинасыннан эфирга чыга. 1959 елның 3 ноябрендә тапшырулар Шамил Усманов урамы, 9 йорт адресы буенча урнашкан яңа телестудиядән чыга башлый[6].

1962 елда Казан телеүзәге Үзәк телевидениенең беренче программасын ретрансляцияләү һәм үз программалары белән Үзәк телевидениега чыгу мөмкинлеген ала. 1968 елның 1 гыйнварыннан Казанда бер үк вакытта ике программаның: Үзәк телевидениенең беренче программасының һәм җирле Казан студиясенең программаларының даими телетапшырулары башлана. 1969 елда Республика радиотелевизион тапшыру станциясе оештырыла (РРТПС).

Хәзерге заман тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1992 елның июленнән 2007 елның февраленә кадәр Татарстан Республикасының радиотелевизион тапшыру үзәге Татарстан Республикасының элемтә тармагының әйдәүче предприятиеләренең берсе буларак Татарстан Республикасы элемтә министрлыгы структурасына керә.

2000—2004 елларда радиотелеүзәк «Татарстан — Яңа Гасыр» региональ телеканалының эфир трансляциясе өчен 114 телевизион станциядән торган челтәрне булдыра.

2009 елның маенда радиотелеүзәк «Татарстан Республикасы РТПЦ» РТРС филиалы була. 2011 елда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РТРС генераль директоры Андрей Романченко белән радиотелеүзәк җитәкчелеге катнашында узган очрашуда күп фатирлы торак йортларда телевидениенең коллектив кабул итү системасын (ТККС) торгызу турында карар кабул ителә[7]. Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, РТРСның Татарстандагы филиалы белән берлектә, Республика Министрлар Кабинетының иске күпфатирлы йортларда ТККС торгызу һәм яңа йортларда ТККС булдыру турындагы күрсәтмәсе проектын әзерли. Әлеге күрсәтмә нигезендә ТККС республиканың барлык шәһәрләрендә реконструкцияләнә[8].

2012 елның 1 мартында РТРС филиалы Казанда DVB-T2 стандартындагы цифрлы телевизион трансляцияне башлый. Татарстан мондый стандарттагы тапшыруларны башланган Россиянең беренче төбәге була[9][10][11]. Универсиада башына РТРС филиалы республиканың башка эре шәһәрләрендә — Яр Чаллы, Түбән Кама, Лениногорск, Шәмәрдән, Чистай һәм Баулыда цифрлы эфир телевидениесен башлый[12].

2017 елда Татарстан Республикасында региональ цифрлы тапшыруларга старт бирелә[13]. 2018 елда РТРС филиалы беренче мультиплекс телеканалларының трансляциясен 16:9 форматына күчерүне тәмамлый[14]. 2018 елның 25 декабрендә «Татарстан Республикасы РТПЦ» РТРС филиалы икенче мультиплексны тапшыру өчен 87 пунктны файдалануга тапшыра[15]. 20 эфир телеканаллары республика халкының 99,37 проценты өчен ачык була.

Тапшырулар оештыру[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тартарстан Республикасында РТРС күрсәтә:

  • цифрлы форматтагы 20 телеканал һәм 3 радиоканал;
  • аналог форматтагы тугыз телеканал һәм тугыз радиоканал.

Татарстан Республикасында РТРС филиалы эфир телерадиотапшырулар инфраструктурасын үз эченә ала:

  • республика радиотелеүзәге;
  • җиде җитештерү бүлекчәсе;
  • мультиплекслар формалаштыру үзәге;
  • 333 тапшыру станциясе;
  • 103 антенна-мачта корылмасы;
  • 317 кабул итү җир спутник станцияләре[16].

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2011, 2014 һәм 2018 еллардагы эш нәтиҗәләре буенча «Татарстан Республикасы РТПЦ» РТРС филиалы ел саен үткәрелә торган корпоратив конкурста җиңүче дип таныла[17][18].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. История | Российская телевизионная и радиовещательная сеть. tatariya.rtrs.ru. әлеге чыганактан 2019-02-27 архивланды. 2019-03-19 тикшерелгән.
  2. История | «Радио Татарстана». әлеге чыганактан 2019-03-04 архивланды. 2019-03-19 тикшерелгән.
  3. История связи. zvezdapovolzhya.ru. 2019-04-09 тикшерелгән.
  4. С чего начиналось телевещание в Казани. kazved.ru. 2019-04-09 тикшерелгән.
  5. Иван Шпаков. Первым делом самолеты, а потом – телевизоры
  6. История | Государственная телерадиокомпания «Татарстан». 2019-03-19 тикшерелгән.
  7. Рустам Минниханов: «Эфирное цифровое телевидение должно стать конкурентом кабельному». prav.tatarstan.ru. 2019-03-19 тикшерелгән.(үле сылтама)
  8. Роспечать - официальный сайт: Казань завершает реконструкцию СКПТ в многоквартирных домах. fapmc.ru. 2019-03-19 тикшерелгән.(үле сылтама)
  9. Строительство сети цифрового ТВ | РТРС | Российская телевизионная и радиовещательная сеть. tatariya.rtrs.ru. 2019-03-19 тикшерелгән.(үле сылтама)
  10. В восьми регионах России начнется цифровое вещание в новом стандарте DVB-T2. Рамблер/новости. 2019-03-19 тикшерелгән.
  11. Владимир ЯКИМОВ: «Казань тестирует новый цифровой стандарт телевидения». www.tatar-inform.ru. 2019-03-19 тикшерелгән.
  12. Владимир Якимов: «Татарстан включит цифровое телевидение к Универсиаде». www.tatar-inform.ru. 2019-03-19 тикшерелгән.
  13. В Республике Татарстан дан старт региональному цифровому вещанию. tatariya.rtrs.ru. әлеге чыганактан 2019-01-06 архивланды. 2019-03-19 тикшерелгән.
  14. РТРС завершил перевод трансляции телеканалов первого мультиплекса на формат 16:9. tatariya.rtrs.ru. әлеге чыганактан 2019-01-06 архивланды. 2019-03-19 тикшерелгән.
  15. Владимир Якимов, РТРС: Переход Татарстана на цифровое ТВ занял 3,5 года, жители получат 20 бесплатных телеканалов. sntat.ru. әлеге чыганактан 2019-06-04 архивланды. 2019-03-19 тикшерелгән.
  16. Организация вещания | Российская телевизионная и радиовещательная сеть. tatariya.rtrs.ru. әлеге чыганактан 2019-02-26 архивланды. 2019-03-19 тикшерелгән.
  17. Владимир Якимов: «Какие условия создашь, такой результат и получишь». tatariya.rtrs.ru. әлеге чыганактан 2021-01-28 архивланды. 2019-03-19 тикшерелгән.
  18. Владмир Якимов: «Они все стали родными, вот и всё». әлеге чыганактан 2019-07-22 архивланды. 2021-01-16 тикшерелгән.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]