Татарстан Республикасы Алексеевск районы флагы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татарстан Республикасы Алексеевск районы флагы latin yazuında])
Татарстан Республикасы Алексеевск районы флагы
Нигезләнү датасы 2006
Сурәт
Дәүләт  Россия
Юрисдикциягә карый Алексеевск районы

Алексеевск районы флагыТатарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының рәсми символы.

Флаг 2006 елның 10 маенда расланган һәм 2314 номеры белән Россия Федерациясе Дәүләт геральдика регистрына кертелгән.

Флаг Алексеевск муниципаль районы гербы геральдиканың кагыйдәләре һәм тиешле традицияләре нигезендә төзелгән һәм тарихи, мәдәни, социаль-икътисади, милли һәм башка җирле традицияләрне чагылдыра.

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Киңлеге озынлыгына 2:3 нисбәттәге, аскы чиге тукыма киңлегенең 1/5 өлеше киңлегендәге яшел буйга тоташкан ак тукыма; тукыма уртасында район гербы фигуралары сурәтләнгән: сары детальләре булган шәмәхә поши сыны, поши астында — сынган сары чыршы сурәте; поши һәм чыршы сурәтләре яшел буй чиген кисеп чыга».[1]

Символиканы нигезләү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Флаг район гербын исәпкә алып эшләнгән, аның нигезендә 1747 елның 8 (19) апрелендә расланган Биләр ландмилиция полкының (3) гербы кулланылган, тасвирламасы түбәндәгечә: «Ак басуда, яшел җирдә чабып баручы поши һәм сындырылган чыршы»[2] Район территориясендә Идел Болгариясенең иң борынгы шәһәрләренең берсе, Болгар шәһәреннән соң илнең хәрби-сәяси үзәге — Биляр урнашкан. Биләр XII гасырның елъязмаларында «Бөек шәһәр» аталган. Моның билгесе итеп флагта куе кызыл төсле поши сурәте төшерелгән. Кызыл төс — хакимият, игелек, бөеклек, дан символы. Поши — азатлык, бәйсезлек һәм абруй символы.

Сындырылган чыршы булып гербка XVII гасырда хәзерге район территориясендә, 1654 елда кирмән буларак нигезләнгән Биләр авылы кергән.

Сары төс (алтын) — уңыш, байлык, тотрыклылык һәм хөрмәт символы.

Ак төс (көмеш) — чисталык, камиллек, тынычлык һәм иминлек символы.

Яшел төс — табигать, сәламәтлек, экология, тормыш үсеше символы.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарстан Республикасы Алексеевск районы гербы

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]