Татарстан Республикасы Дәүләт һимны
Татарстанның дәүләт һимны Чын исеме: Татарстан Җөмһүрияте Дәүләт һимны | |
---|---|
![]() | |
Сүзләрнең авторы | Рамазан Байтимеров |
Композиторы | Рөстәм Яхин |
Дәүләт | ![]() |
Билгеләнү вакыты | 1992 ел |
Һимнның инструменталь башкарылышы |
Татарстан Җөмһүрияте Дәүләт һимны (tat.lat. Tatarstan Cömhüriäte Däwlät himnı) — 1992 елда кабул ителгән. Җөмһүриятнең Дәүләт һимны авторы — бөек татар композиторы Рөстәм Яхин. Дәүләт һимнын куллану кагыйдәләре «Татарстан Җөмһүрият дәүләт символлары» канунында күрсәтелгән.
1998 елда аранжировка ясаучы һәм симфоник оркестр өчен әзерләүче (транскрипция ясаучы) — Муса Мирзәев (1933—2016), азәрбайҗан композиторы.
Сүзләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
2013 елның 21 февралендә Татарстан парламенты депутатлары җөмһүриятнең сүзле һимнын кабул итте. Татарстан һимны ике телдә язылган.
Татар телендәгесе 33, урыс телендәгесе 39 сүздән тора. Һимн сүзләренең һәр ике телдәгесе дә 8-әр юлга сыйдырылган. Һимн башта татар телендә, аннан соң урыс телендә башкарыла. Һимнның ике телдәгесендә дә соңгы ике юл ике тапкыр кабатлана.
Татарстан һимнының сүзләрен Рамазан Байтимеров шигыре нигезендә татарча Гәрәй Рәхим язган һәм бу текст Филипп Пираев тарафыннан урыс теленә тәрҗемә ителгән.
Татарстан һимнының тексты:
Татарча сүзләре:
|
Урысча сүзләре:
|
|
Тавыш бирүдә 89 депутат катнашты, бөтенесе бу һимн сүзләрен хуплады.
Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Һимнның сүзләренә нигез итеп Рамазан Байтимеров тарафыннан 70-нче елларда язылган «Туган ягым» шигыренең тексты алынды. Заманында нәкъ менә әлеге сүзләр Рөстәм Яхинны нәтиҗәдә җөмһүрият һимнына әверелгән музыканы язуга илһамландырган булган. Урыс телендәге һимн исә Филипп Пираев тәрҗемәсендә яңгырый.
Рамазан Байтимеров оригиналь текст чыганагы:
|
|
|
2010 елның 27 май көнне Казанда ТАССР-ның 90 еллыгына багышланган тантаналы утырышта дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үзенең чыгышында якын арада Татарстан һимнына сүзләр язу бәйгесе игълан ителәчәген әйтте[1]. Бу бәйге 2012 елда игълан ителде. Бәйгедә 182 автор катнашты, ләкин комиссия объектив рәвештә эшли алмады[2]. Моның сәбәбе Рамазан Байтимеровның кызы Кушелкова Гөлшат авторлык хокуклары бозыла дип каршы төшүе булды. 2013 елның 21 февралендә Татарстан парламенты депутатлары кабул иткән текст Рамазан Байтимеровның оригиналь текст чыганагыннан аерыла һәм аны Рамазан Байтимеровныкы дип раслап булмый.
2013 елда яңа кабул ителгән текстта «Барс» вариантында булган идеялар һәм сүзләр күп булуы ачыктан-ачык күренеп тора.