Татарстан Республикасы Китап палатасы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татарстан Республикасы Китап палатасы latin yazuında])
Татарстан Республикасы Китап палатасы
Мәгълүмат
Барлыкка килгән 1921
Буйсына Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты
Урнашу урыны 420061 Татарстан, Казан, Академик Губкин ур., 2
Җаваплы затлар
Сайт arhiv.tatarstan.ru

Татарстан Республикасы Китап палатасы (рус. Книжная палата Республики Татарстан, 2007 елның мартыннан — Татарстан Республикасы дәүләт матбугат архивы) — Татарстанда нәшер ителгән китапларның тулы биографиясен булдыру, аларны исәпкә алу, теркәп бару, мәгълүмат тарату эшен алып бара торган фәнни үзәк. 2007 елның гыйнварыннан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе (2016 елдан Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты) карамагында[1].
Татарстан китап палатасының беренче директоры — җәмәгать-сәясәт эшлеклесе, педагог һәм дипломат Гакыйль Билал улы Ашмасов (1884—1942)[2].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Октябрь инкыйлабыннан соң, китап палаталары Мәскәүдән читтәге милли төбәкләрдә дә оештырыла башлый. Аларны ачуда төп максат — милли республикада басылган матбугатны җыю, документлаштыру, саклау, хисапка алу, милли телдә башка төбәкләрдә чыккан китапларны барлау һәм аларның библиографик регистрациясен, статистикасынн алып бару. Татарстан китап палатасын оештыру милли төбәкләрдә беренче булып башлана. Бу өлкәдә беренче адымнар 1921 елда ук ясала. Ел башында РСФСР дәүләт нәшриятының Татарстан бүлеге — «Татгосиздат» каршында «Китап палатасы һәм библиография бүлеге» ачыла. Бүлекне оештыручы — Казан университетының юридик факультетын тәмамлаган (1912), совет китап белеме һәм библиографиясе өлкәсендә зур галим Е. И. Шамурин(рус.). Ул оештырган китап палатасының бурычы — Татарстан АССРда чыгучы барлык, РСФСРда басыла торган татар телендәге басмаларны барлау, җыю, тасвирлау, аларның «Китап елъязмасы»н төзү, матбугат статистикасын оештыру, китап пропагандалау өлкәсендә төрле эшләр алып бару[3]. Е. Шамурин оештырган китап палатасы 1917 елдан Казанда һәм губернада чыккан барлык китапларны туплау, аларның библиографиясен төзү эшенә керешә. ТАССРның матди хәле авыр булганлыктан, китап палатасына ярдәм булмый һәм ул эшләүдән туктый.

Китап палатасын торгызу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1926 елда Казанда республика китап палатасын торгызу эше башлана. 1926 елның 21 декабрендә Татарстан АССР ХКШ «ТАССРның Китап палатасы турындагы нигезләмә»не раслый. Әлеге нигезләмәгә (положение) таянып, Татарстан АССР дәүләт китап палатасы оештырыла[4]. Татарстан АССРда барлык телләрдә һәм татар телендә илдә (СССР) чыга торган барлык басмаларны туплап бару, аларның регистрацион библиографиясен төзү, китап статистикасын оештыру белән беррәттән, китап палатасына Октябрь революциясенә кадәр (татар телендә) басылган барлык китапларны җыю, туплау, аларның җыелма библиографиясен чыгару бурычы да йөкләтелә. Шулай ук Татарстан, татарлар турында башка телләрдә, чит илләрдә чыккан материалларны барлау, «Tatarica» (Татарика) библиографиясен алып бару бурычы да йөкләнә. 1926 елдан Татарстан АССРда нәшер ителгән барлык басма әсәрләрнең дәүләт теркәве узуына һәм татар телендә библиографик күрсәткечләр чыга башлауга нигез салына. 1929 елдан Татарстан үзәк китап палатасы исеме алган әлеге палатаның башлангыч китап фондын Үзәк мөселман китапханәсе фонды тәшкил итә. Үзәк мөселман китапханәсе Казан шәһәр китапханәсенең «Мөселман бүлеге» нигезендә барлыкка килгән. «Мөселман бүлеге» китапханәсе 1905 елгы революция нәтиҗәсендә казна хисабына Казан шәһәр китапханәсе каршында ачылган булган. Октябрь революциясеннән соң, Казан шәһәр китапханәсе янындагы «Мөселман бүлеге»н аерып алып, Мулланур Вахитов исемендәге шәрекъ китапханәсе ясыйлар, аннан ул Үзәк мөселман китапханәсе итеп үзгәртелә.

ТАССР ХКШ 1927 елның 11 гыйнвары карары нигезендә Татар мәдәнияте йорты ачылгач, аны Татарстан фәнни китапханәсе (Татар академия китапханәсе) дип тә атыйлар. Китап палатасына тапшырылган вакытта әлеге Үзәк мөселман китапханәсе фондында 20 меңнән артык татар китабы тупланган була. Аларның абсолют күпчелеге Октябрь революциясенә кадәр нәшер ителгән басмалар. Фондта шулай ук бераз рус телендә шәрекъне, татарларны өйрәнүгә багышланган басмалар да булган. Революциягә хәтле бу китапханәдә туплаган китапларның исемлеге дә басылып чыккан булган: «Әсами көтеп» (Ш.-Г. Б. Биккулов. Әсами көтеп. Казан шәһәр китапханәсенең мөселманнар өчен ачылган шөгъбәсендәге китаплар фиһресте. Казан: «Өмед», 1913 ел, 80 бит). Татар мәдәнияте йорты янында мөстәкыйль яшәгән Татарстан китап палатасы 1929 елда татар басма китабын регистрацияләү буенча беренче хезмәтен бастырып чыгара: Суфия Шакирҗан кызы Таһирова (1888—1970) төзегән, Татарстан китап палатасының беренче директоры Г. Б. Ашмасовның кереш сүзе белән чыккан «Гыйльми библиография»дә 1925 елда бөтен ил (СССР) күләмендә татар телендә басылган 414 китап һәм 36 исемдәге газета һәм журнал исәпкә алынган. 1930 һәм 1931 елларда китап палатасы «Матбугат елъязмасы» исеме белән 3 кисәктән торган яңа регистрацион библиография чыгара. Анда 1930 елның өч кварталында чыккан татар китаплары исемлеге теркәлгән.

Мөстәкыйль оешма[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төрле ведомстволарга буйсынган китапханә һәм библиографик оешмаларны берләштерү шаукымы башлану сәбәпле, китап палатасы мөстәкыйльлеген югалта. Үз атамасын саклаган хәлдә, 1929 елдаАкадемүзәк каршында төзелгән Татреспублика фәнни китапханәсе бүлеге, 1932 елданКазан университеты китапханәсе бүлеге була. Нәтиҗәдә, татар басмаларын, җирле матбугатны барлау, теркәү, статистикасын алып бару туктап кала. Бу хәл 1938 елга хәтле дәвам итә. Җәмәгатьчелек соравы буенча, ТАССР хөкүмәте 1938 елның 22 февралендә яңадан китап палатасын торгызу турында карар кабул итә[5]. 1938 елдан мөстәкыйль оешма буларак эшли башлый. Татарстан китап палатасының Казан университетында эшләгән ике кешеесе яңа оештырылган китап палатасына кире кайтарыла. Университет китапханәсенә күчкән Татарстан китап палатасы китаплары да, аңа бирелгән Үзәк мөселман (Татар академия) китапханәсе китаплары да университет китапханәсе фондында кала.

ТАССР ХКШ карары нигезендә, 1927 елның 27 сентябреннән республиканың барлык басмаханәләре дә үз продукциясенең мәҗбүри экземплярын Китап палатасына тапшырырга тиеш була. Китап палатасы мәҗбүри данәне 1928 елдан ала башлый. Китап палатасын Казан униврситетына кушкач та, җирле мәҗбүри данә аңа килеп торган. Шулай итеп, КДУ китапханәсе 1931—1938 елларда Татарстан АССРда чыккан басмаларны икешәр данәдә алып торган. 1938 елда китап палатасы яңадан торгызылгач, җирле мәҗбүри данә китап палатасына күчә, ә КДУ китапханәсе РСФСРда чыга торган мәҗбүри данәне алып тора. Әлеге мәҗбүри данә алу юлы белән КДУ китапханәсенә Татарстан АССРда гына түгел, РСФСРның башка шәһәрләрендә чыккан татар телендәге басмалар да килеп тора. Ә Татарстан китап палатасына мәҗбүри данә белән Татарста АССРдан тыш чыккан китаплар җибәрелми, палата әлеге басмаларны үзе эзләп, сатып алу яки китап алмашу юлы белән тупларга тиеш була. Татарстан китап палатасында 1938 елдан Татарстанда басылган барлык басмалар тулы тупланган. Шул ук вакытта палата элек басылган китапларны да җыряга тырыша. 1985 елда китап палатасында 930 мең данә саклау берәмлеге булган булса, 2011 елда 1 796 000 данә саклау берәмлеге, хәзерге вакытта ТР дәүләт матбугат архивында барлык төр басмаларның 2,5 млн данәсе саклана. Алар арасында XX гасыр башы, өлешчә XIX гасырда чыккан китаплар очрый. 1979 елда китап палатасы 1917—1929 елларда чыккан татар китапларының библиографиясен әзерләп чыгара. Анда 4 меңнән артык татар китабы теркәлү үткән (шуларның яртысыннан артыграгы китап палатасында тупланмаган, шәхси кулларда)[6].

Китап палатасының төп бурычы — агымдагы, ретроспектив (билгеле бер чорга караган) һәм укырга тәкъдим ителүче әдәбият библиографик күрсәткечләре төзү юлы белән китапханәләргә һәм халыкка дөнья күргән басмалар турындагы мәгълүмат җиткерү.

Китап палатасы тарафыннан өч айга бер тапкыр «Татарстан Республикасының матбугат елъязмасы» нәшер ителә[7]. Ул басма продукция турындагы агымдагы мәгълүмат күрсәткече булып тора. Татар һәм рус телләрендә чыгарылган китаплар турында 1917–1980 елларга (рус телендәге китаплар турында 1918–1980 еллар) караган мәгълүматлар тупланган «Татарстан китаплары» библиографик җыентыгы нәшер ителгән. 2010 елда җыентыкның 6 томы басыла. VI томга 1981–2015 елларда татар телендә басылган китаплар исемлеге кертелгән. Хәзерге көнгә Татарстан Республикасы Китап палатасы дәүләт матбугат архивын оештыру һәм эшчәнлеген тәэмин итү, ТРда нәшер ителгән басмаларның тулы җыелмасын туплау, милли библиографик репертуар төзү, мәгълүматларны эшкәртүдә автоматлаштырылган компьютер системасын кертү кебек вазифалар башкара. 2007 елдан китап палатасының исеме үзгәртелә — ТР Дәүләт матбугат архивы. 2007 елның гыйнварыннан ТР МК каршындагы Баш архив идарәсе (2016 елдан Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты) карамагында. 2017 елда палата директоры — С. Н. Горохов.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ашмасов Г. Выставка произведений печати Книжной палаты за 1928 г. К., 1929.
  • 50 лет Государственной книжной палате Татарской АССР. К., 1976.
  • Культурное строительство в Татарии (1941–1970). К., 1976.
  • Печать, радиовещание и телевидение Татарии: 1917–1980: Сб. док. и материалов. К., 1981.
  • Әбрар Кәримуллин. Татар китаплары кайда саклана? Казан утлары, 1985 ел, 7нче сан.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарстан Республикасы Китап палатасы. Tatarica. Татар энциклопедиясе
  2. Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. Казан: ТР ФА Татар энциклопедиясе институты, 1997 ел, 20нче бит.
  3. Шамурин Е. Организация библиотечного дела в РСФСР (1917—1927 гг.). Китапта: Библиография в СССР и книжные палаты. Харьков, 1928, 26нчы бит
  4. Харис Ашрафзянов. О нашем прошлом и настоящем. 2021 елның 8 гыйнвар көнендә архивланган. Республика Татарстан, 20.12.2011(рус.)
  5. Сорок лет советской государственной библиографии: 1920—1960. М.-Л., 1960, 255 б.
  6. Кәримуллин Ә. Г. Татар китаплары кайда саклана? Китапта: Ә. Кәримуллин. Язмыш, язмыш. Казан: ТНК, 1996, 269-285нче бит. ISBN 5-298-00601-9
  7. Летопись печати РТ / ТР матбугат елъязмасы. 2017, № 1. (PDF), archived from the original (PDF) on 2021-01-08, retrieved 2021-01-05