Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Барлыкка килгән 1991
Буйсына Татарстан Республикасы Президенты

Татарстан Республикасы Министрлар КабинетыТатарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма һәм күрсәтмә бирү органы. Татарстан Республикасы Президенты алдында җаваплы. Аның статусы һәм эшчәнлек тәртибе ТР Конституциясенең 3 нче бүлегендә һәм «РФ субъектлары дәүләт хакимиятенең кануннар чыгару (вәкиллекле) һәм башкарма органнарын оештыруның гомуми принциплары турында» федераль кануны нигезләмәләрендә тасвирланган. 1991 елның июлендә оештырылган. Әгъзалар саны — 27 кеше (1991), 33 кеше (1996), 36 кеше (1998), 23 кеше (2001), 22 кеше (2005), 30 кеше (2017).