Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы latin yazuında])
Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы
Министерство информатизации и связи Республики Татарстан
Мәгълүмат
Барлыкка килгән 2005 (1993)
Алдан килүчеоешма
  • Татарстан Республикасы Элемтә министрлыгы
Буйсына Министрлар Кабинеты
Урнашу урыны 420111, Казан шәһәре, Кремль урамы, 8
Җаваплы зат
  • Айрат Хәйруллин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры
  • , Беренче урынбасар
Югарыдагы оешма Министрлар Кабинеты
Төп документлар
  • Нигезләмә [1]
Сайт mic.tatarstan.ru/tat/

Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы (рус. Министерство информатизации и связи Республики Татарстан) - Татарстан Республикасында мәгълүматлаштыру һәм элемтә тармагында дәүләт сәясәтен алып баручы башкарма хакимият органы.

Министрлык структурасына югары технологияләр өлкәсендәге “ИТ-парк” технопаркы, "Татарстан Республикасының мәгълүмати технологияләр үзәге" дәүләт оешмасы, “Комплекс-52” дәүләт оешмасы керә.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Элемтә министрлыгы 1993 елның 4 мартында Татарстан Югары Шурасы карары нигезендә оештырыла. 2005 елда исә Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы итеп үзгәртелә. Шул ук елны министрлыкның нигезләмәсе кабул ителә.

Исем үзгәртү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

VI чакырылыш ТР Дәүләт шурасының 2019 елның 25 сентябрендә узган 3нче утырышында министрлыкның исеме ТР Президенты Р. Н. Миңнеханов тәкъдиме белән «Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы» итеп үзгәртелде[1].

Бурычлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татарстан Республикасы халкының, дәүләт органнарының һәм оешмаларның элемтәгә, мәгълүмат ресурсларына һәм мәгълүмати узара багланышлар урнаштыру ихтыяҗын кәнәгатьләндерү;
  • “Электрон хөкүмәт” системасын үстерү һәм тотрыклы тоту;
  • перспективалы инфокоммуникацион технологияләр һәм стандартлар кертүгә булышлык итү;
  • конкурентлыкны үстерү өчен барлык мәгълүматлаштыру һәм элемтә операторларына уңайлы шартлар тудыру.

Функцияләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • мәгълүматлаштыру сораулары буенча координацияләү;
  • өр-яңа технологияләрне кертү, мәгълүмати хезмәт күрсәтү интерактив системалар булдыру, мәгълүмати технологияләр өлкәсендә яңа хезмәтләр кертү эшләрен оештыру һәм координацияләү;
  • мәгълүмати технологияләр үсеше өлкәсендә техник сәясәтнең тотрыклылыгын тәэмин итү һәм Татарстан Республикасының мәгълүмати иминлекне булдыру;
  • мәгълүмати технологияләр өлкәсендә кадрларны әзерләү сәясәтен гамәлгә ашыру;
  • мәгълүмати технологияләрне куллану һәм үсеш тенденциясе, статистик мәгълүматлар халәте мониторингын һәм анализын ясау;
  • мәгълүматлаштыру үсешенең киләчәккә якынча күрсәткечләрен билгеләү;
  • мәгълүмати технологияләр үсешендә республика һәм тармак программаларын урнаштырылган тәртип буенча гамәлгә ашыру;
  • мәгълүмати системаларның мәгълүмати иминлеген оештыру эшләрен алып бару, шулай ук дәүләт яисә башка хокук белән якланучы серне саклау эшчәнлеген координацияләү;
  • мәгълүмати технологияләр һәм дәүләт һәм тармак статистик отчет өлкәсендә норматив хокук базасын камилләштерү буенча тәкъдимнәр кертүдә эш алып бару;
  • Татарстан Республикасы территориясендә мәгълүмати-коммуникацион инфраструктурасының ышанычлылыгын, тотрыклылыгын һәм иминлеген тәэмин итә;
  • Татарстан Республикасы территориясендә почта хезмәтләре бүлекләре үсешендә катнаша;
  • Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда Россия Федерациясенең бердәм электрэлемтә сетьләрен торгызу чараларын координацияли;
  • Татарстан Республикасы территориясендә универсаль хезмәтләр кертүдә катнаша;
  • Татарстан Республикасы территориясендә элемтә операторларына бирелгән ресурсның нумерациясен алып бара; Федераль элемтә агентствосына аны куллану буенча тәкъдимнәр кертә.

Җитәкчелек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Министр

Структура[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Элемтә һәм телерадио хезмәтләре үсеше бүлеге;
  • мәгълүмати җәмгыять төзү һәм үстерү бүлеге;
  • максатчан программаларын гамәлгә ашыру секторы;
  • бухгалтерлык учеты һәм отчетлык бүлеге;
  • оештыру эше бүлеге;
  • кадрлар бүлеге;
  • дәүләт заказы бүлеге;
  • икътисадый үсеш һәм индикатив идарә бүлеге;
  • мәгълүмати куркынычсызлык секторы;
  • мәгълүмати технологияләр үсеше секторы;
  • эш башкару секторы;
  • хокукый тәэмин итү секторы;
  • гражданлык оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм махсус эшләр буенча сектор;
  • режимлы эш, махсус элемтә һәм мәгълүмат яклау секторы;
  • геомәгълүмати системалар һәм космик технологияләр үсеше секторы;
  • программа тәэминаты һәм техник ярдәм секторы.

Министрлыкка буйсынучы оешмалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Уку йортлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башка оешмалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • югары технологияләр өлкәсендәге “ИТ-парк” технопаркы,
  • "Татарстан Республикасының мәгълүмати технологияләр үзәге" дәүләт оешмасы,
  • “Комплекс-52” дәүләт оешмасы

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]