Эчтәлеккә күчү

Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге latin yazuında])
Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге
Тип

төбәк иҗат оешмасы

Нигезләү елы

1935 ел

Урнашуы

420015
Россия байрагы РФ / Татарстан байрагы Татарстан
Казан, Вахитов районы, Зур Кызыл ур., 62

Төп фигуралар

Альберт Шиһабиев,
2020 елдан берлек рәисе

Веб-сайт

[art-union-rt.ru/ art-union-rt.ru]

Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге (рус. Союз художников Республики Татарстан, СХ РТ) ― Татарстан рәссамнарының төбәк иҗади иҗтимагый оешмасы, бөтен Татарстан рәссамнарын берләштерә. ТР рәссамнар берлеге мәдәни, иҗади һәм күргәзмә эшчәнлеген оештыра һәм гамәлгә ашыра. Дәүләт һәм иҗтимагый оешмалар белән беррәттән, рухи, патриотизм һәм гуманизм традицияләрендә Россия халкын сәнгати һәм эстетик тәрбияләүдә катнаша. Сынлы сәнгать өлкәсендә тышкы икътисадый эшчәнлекне дә кертеп, халыкара иҗади берлекләрдә катнаша, чит ил оешмалары һәм сынлы сәнгать эшлеклеләре белән уртак иҗади эш башкара.[1]

Рәссамнар берлеге урнашкан бина. Зур Кызыл ур., 62

1935 елның 3 августында ВКП(б) Татарстан өлкә комитеты бюросы Татарстан рәссамнар берлеген оештыру турында карар кабул итә. Берлекнең 1935 елда башланган оештыру чоры берничә ел дәвам итә. 1936 елда ВКП(б) Татарстан өлкә комитетының пропаганда бүлеге тарафыннан әзерләнгән "1935 елның 3 августындагы карарны үтәү турында материаллар"да Рәссамнар берлегенең әлегә кадәр формаль характерда гына булуы билгеләп үтелә. 1936 елның декабрендә ТАССР Үзәк Башкарма Комитеты Президиумының «ТАССР совет рәссамнары җәмгыяте уставын раслау турында» карары кабул ителә. 1936 елда узган конференциядә Татарстан АССР Рәссамнар берлегенең беренче идарәсе сайлана.

1957 елда, СССР Рәссамнар берлегенең I оештыру съезды узганнан һәм съездда СССР Рәссамнар берлеге уставы кабул ителгәннән соң, Татарстан АССР Рәссамнар берлеге СССР Рәссамнар берлегенең Татарстан бүлеге итеп үзгәртелә. Бу исемне ул өч ел (1957―1960) йөрткән.

1960 елда Татарстан АССР рәссамнары делегациясе актив катнашкан РСФСР рәссамнарының I оештыру съездында РСФСР Рәссамнар берлеге төзелә, аның идарәсе сайлана, идарә составына Татарстан АССР вәкилләре Харис Якупов һәм Лотфулла Фәттахов кертелә. РСФСР Рәссамнар берлеге уставына ярашлы рәвештә, РСФСР автономияле республикаларында, край һәм өлкәләрендә, шул исәптән Татарстан АССРда, РСФСР Рәссамнар берлегенең төбәк бүлекчәләре оештырыла. РСФСР Рәссамнар берлегенең Татарстан бүлекчәсе эшчәнлеге сигез ел дәвам итә (1960―1968).

1968 елда рәссамнарның III Бөтенсоюз съездында СССР Рәссамнар Берлеге Уставына кайбер үзгәрешләр кертелә, аерым алганда, алар автономияле республикаларның иҗат коллективлары хокукларын киңәйтү белән бәйле була.

1968 ел ахырында РСФСР рәссамнар берлегенең Татарстан бүлекчәсе Татарстан АССР Рәссамнар берлеге итеп үзгәртелә.

1971 елның 29 сентябрендә Татарстан АССР рәссамнарының (алар арасында СССР Рәссамнар берлегенең 50 әгъзасы) I съезды була. Әлеге съездда 9 кешедән Татарстан АССР Рәссамнар берлеге идарәсе сайлана, идарә рәисе итеп Х. А. Якупов сайлана. Ул чирек гасыр идарә рәисе вазифасын башкара. Ул рәис булганда Казанда Рәссамнар йорты (Зур Кызыл урам, 62), ТАССР Рәссамнар берлегенең Күргәзмәләр залы (Карл Маркс урамы, 57; хәзер Татарстан Сынлы сәнгать музееның Заманча сәнга галереясы, рус. Галерея современного искусства ГМИИ РТ[2]), рәссамнар өчен остаханәләр сафка баса. ТАССР Дәүләт музее каршындагы картиналар галереясы урынына Татарстанның Сынлы сәнгать музее булдырыла, моның өчен Казан генерал-губернаторы Сандецкий утары бинасы бирелә.[3]

1990 елга кадәр Татарстан АССР Рәссамнар берлегенә алу гаризалары, Татарстан АССР Рәссамнар берлеге идарәсе тәкъдиме буенча, СССР Рәссамнар берлеге секретариатында карала һәм раслана, кабул ителүчеләргә СССР Рәссамнар берлеге әгъзасы билеты бирелә.

Өч иҗади берлеккә бүленү

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

СССР таркалганнан соң, 1991 елның 2 апрелендә Россия Федерациясе рәссамнарының Бөтенроссия конференциясе була, анда Татарстан рәссамнары делегациясе дә катнаша. Конференциядә Россия Рәссамнар Берлеге уставына үзгәрешләр кертелә. Устав нигезендә, «Россия Рәссамнар берлеге» Россия Федерациясенең бөтен территориясендә эшли һәм аның структур бүлекчәләре ― Рәссамнар Берлегенең бердәм уставы нигезендә эш алып баручы бүлекчәләре бар. Татарстан АССР Рәссамнар берлеге «Россия Рәссамнар берлеге» бөтенроссия иҗади иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасындагы бүлекчәсе итеп үзгәртелә.[4]

1991 елның декабрендә аның составыннан рәссамнарның мөстәкыйль оешмасы (Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге, рус. СХ РТ) аерылып чыккан.

1991 елдан 2013 елга кадәр Татарстан рәссамнарының ике берлеге: «Россия Рәссамнар берлеге» бөтенроссия иҗади иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасындагы бүлекчәсе һәм Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге бер гомуми рәис кул астында үзара хезмәттәшлек иткән, уртак максатлар һәм проектлар белән бердәм сәнгать берләшмәсе тәшкил иткән.

2014 елда «Россия Рәссамнар берлеге» бөтенроссия иҗади иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасындагы бүлекчәсе каршында яшь рәссамнарның иҗади берләшмәсе (рус. ТОМХ) төзелә.

2017 елның 11 апрелендә «Россия Рәссамнар берлеге» бөтенроссия иҗади иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасындагы бүлекчәсенең хисап-сайлау җыелышында оешма Татарстан Рәссамнар берлеге «Россия Рәссамнар берлеге» бөтенроссия иҗади иҗтимагый оешмасы төбәк бүлекчәсе итеп үзгәртелә. 1935—1936 елларда төзелгән Татарстан АССР совет рәссамнары берлегенең дәвамчысы буларак, берлек 190 рәсем сәнгате, скульптура, графика, декоратив-гамәли һәм халык сәнгате осталарын, Россия Рәссамнар берлеге әгъзаларын берләштерә.

2015 елларда Татарстан территориясендә рәссамнарның берьюлы өч иҗади берлеге гамәлдә була[5] — Россия рәссамнары берлеге (В. Аршинов), Татарстан рәссамнары берлеге (рәисе З. Гыймаев), Татарстан Республикасында Россия рәссамнары иҗади берлеге (2012 елның октябреннән рәисе — Самакаев Илгизәр Майбер улы (1954 елгы).[6][7]

Сәнгать югары уку йортларын тәмамлаган яшь рәссамнарның иҗади берләшмәсенең (ТОМХ) 40 әгъзасы Россия Рәссамнар берлегенә кабул ителгән. Бу һөнәри осталык турында гына түгел, яшь рәссамнарның зур иҗади потенциалы булуы турында да сөйли.

Татарстан АССРның 100 еллыгына, Татарстан Рәссамнар берлегенең 85 еллык юбилеена иҗади проектлар эшләнгән, аларда рәсем сәнгате үсешенең төп этаплары тәкъдим ителгән, заманча осталарның, шул исәптән яшь рәссамнарның иҗади казанышлары күрсәтелгән. [8]

Берлек импульсив иҗади тормыш белән яши. Бер ел эчендә Рәссамнар берлеге 40 төрле тематик күргәзмә оештыра. Алар арасында ― еллык юбилей республика күргәзмәләре. Берлекнең Республика көненә һәм Шәһәр көненә ― 30нчы августка багышланган еллык күргәзмәләре уңышлы уза. Казанның 1000 еллыгына, М. Җәлилнең 100 еллыгына, Г.Тукайның 120 еллыгына багышланган күргәзмәләр уздырылган. Халыкара программалар кысаларында берничә халыкара этнофутуристик проект эшли.

Хәзерге вакытта, элеккеге кебек үк, Берлек рәссамнары эшләре белән ТР дәүләт сынлы сәнгать музее, Болгар дәүләт тарих-архитектура тыюлыгы, Г. Тукай музее, Ш. Камал музейлары һәм Кырлайдагы шагыйрьнең мемориаль комплексы, М. Җәлилнең музей-фатирлары бүлекләре комплектлана. Рәссамнар берлеге ― хәзерге авторларның иң яхшы әсәрләре белән музейлар фондын иң югары тәэмин итүче генә түгел, ә күргәзмәләрдә фикер алышуда катнашучы, сәнгать белеме фәне стимуляторы, ТР Фәннәр академиясе кысаларында профессиональ тарихчыларны формалаштыруга ярдәм итүче.

Хәзерге вакытта Рәссамнар берлегендә түбәндәге секцияләр эшли: «Сынлы сәнгать», «Графика», «Скульптура», «Декоратив-гамәли сәнгать», «Сәнгать белеме», «Халыкара хезмәттәшлек». Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге хаклы рәвештә зур иҗтимагый әһәмияткә ия, ул дистә еллар дәвамында Россия сәнгатендә һәм мәдәниятендә иң үзенчәлекле һәм перспективалы күренешләрнең берсе буларак татар рәсем сәнгатенең гомумтанылган статусы белән раслана.

Күп кенә рәссамнар укытучы булып эшли, театрлар һәм нәшриятлар белән хезмәттәшлек итә, шулай ук шәһәр йөзен булдыруда катнаша. ТР рәссамнар берлеге хәйрия акцияләрендә актив катнаша.[9]