Эчтәлеккә күчү

Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы latin yazuında])
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы
Нигезләнү датасы 27 май 1920
Сурәт
Эшчәнлек өлкәсе финансовый менеджмент[d]
Җитәкче Радик Гайзатуллин[1]
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Идел буе федераль округы һәм Татарстан
Урам Пушкин урамы
Идарә итүче орган Татарстан Республикасы Рәисе
Ана ширкәт Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Штаб-фатирының урнашуы Вахитов районы, Казан, Россия
Адрес 420015, Россия Федерациясе, Татарстан республикасы, Казан шәһәре, Пушкин урамы, 37 йорт
Рәсми веб-сайт minfin.tatarstan.ru/tat/(тат.)
Карта
 Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы Викиҗыентыкта

Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы (рус. Министерство финансов Республики Татарстан) – Татарстан Республикасында бердәм финанс, бюджет, салым сәясәтененең үтәлешен тәэмин итүче һәм Татарстан Республикасының башкарма хакимиятендәге башка органнарның бу өлкәдә эшчәнлеген күзәтүче һәм юнәлтүче башкарма хакимият органы (министрлык).

Татарстанда финанс системасы 1920 елда, Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы оешу белән барлыкка килә. Төзелгән 10 халык комиссариаты арасында Финанс эшләре буенча халык комиссарлыгы да була. 1920 елның 27 мае - Татарстан Финанс министрлыгының туган көне.

1946 елда комиссариат министрлык итеп үзгәртелә. Татарстан Республикасы дигән атама кабул ителгәч, 1992 елдан министрлык Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы дип йөртелә башлый.

2005 елда министрлык хакында нигезләмә төзелә.

  • Татарстан Республикасында бердәм финанс, бюджет, салым һәм валюта сәясәтененең үтәлешен тәэмин итү;
  • Татарстан Республикасында финанс базарлары үсеше сферасында бердәм сәясәт үтәлешен тәэмин итү;
  • Татарстан Республикасының социаль-иктисадый үсеше өстенлекле юнәлешләрендә финанс ресурсларын концентрацияләү;
  • Татарстан Республикасы бюджет проектын төзү һәм билгеләнгән тәртиптә Татарстан Республикасы бюджетының үтәлешен тәэмин итү;
  • Татарстан Республикасы бюджеты һәм Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджеты үтәлеше турында хисап тоту;
  • дәүләт алынмалары программасын эшләү һәм билгеләнгән тәртиптә программаны гамәлгә ашыру.
  • Татарстан Республикасы бюджет системасын һәм бюджетара мөнәсәбәтләрне камилләштерү өчен тәкъдимнәрен әзерли, чаралар гамәлгә ашыра;
  • Билгеләнгән тәртиптә озак, уртача һәм кыска сроклы перспективада Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше фаразын эшләүдә катнаша;
  • икътисадны финанс савыктыру һәм структурасын үзгәртеп кору, үз илебездә җитештерелгән товар, эш башкару һәм хезмәт күрсәтүгә ярдәм итү һәм аларның интересларын саклау буенча чараларны эшләүдә һәм тормышка ашыруда катнаша;
  • Татарстан Републикасының кредит бирү һәм акча сәясәтенең төп юнәлешләре, икътисадтагы исәпләү һәм түләү хәлен камилләштерү буенча тәкъдимнәр хәзерләүдә катнаша;
  • зур салым түләүченең түләүләренә мониторинг үткәрә;
  • Республиканың максатчан программаларын эшләүдә катнаша һәм аларны билгеләнгән тәртиптә Татарстан Республикасының бюджет средстволары исәбенә финанслауны тәэмин итә;
  • Татарстан Республикасында инвестиция сәясәтнең гамәлгә ашырылуын тәэмин итүгә юнәлдерелгән чаралар булдыра, республика инвестиция программаларын булдыруда һәм финанслаштыруда катнаша;
  • Билгеләнгән тәртиптә Татарстан Республикасы закон проектларын һәм Татарстан Республикасының башка норматив актларын булдыруда катнаша һәм башкалар.
  • Бюджет бүлеге;
  • Төбәк бюджетлары белән үзара мөнәсәбәтләр бүлеге;
  • Бюджет даирәсе тармакларында бюджет сәясәте бүлеге;
  • Бюджет сәясәте бүлеге;
  • Икътисад бүлеге;
  • Икътисад анализы бүлеге;
  • Икътисад тармакларын финанслау бүлеге;
  • Социаль-мәдәни даирәдә бюджет сәясәте бүлеге;
  • Идарә аппаратын финанслау бүлеге;
  • Кадрлар бүлеге;
  • Исәп һәм хисаплылык бүлеге;
  • Юридик бүлек;
  • Гомуми бүлек;
  • Мобилизацион эш буенча киңәшчеләр;
  • Административ-хуҗалык бүлеге;
  • Мәгълүмати тәэмин итү.

Аерым танылган хезмәткәрләре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Урынбасарлар

  • Марат Фәйзерахманов, Татарстан Республикасы финанс министрының беренче урынбасары, Татарстан Республикасы финанс министрлыгының казначейлык Департаменты директоры;
  • Сәяр Бәшәров, урынбасар;
  • Алла Анфимова, урынбасар;
  • Юлия Абдреева, урынбасар;
  • Алексей Шишкин, урынбасар;
  • Данил Волков, урынбасар.


Шулай ук карагыз

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]