Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы latin yazuında])
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы
Нигезләнү датасы 30 август 1990
Логотип
Сурәт
Рәсми исем Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы
Җитәкче Артем Хохорин
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Татарстан
Идарә итүче орган Русия президенты
Ана ширкәт Русия Федерациясенең эчке эшләр министрлыгы
Штаб-фатирының урнашуы Казан, Россия
Дзержински урамы
Адрес 420111 ТР, Казан, Дзержинский ур., 19
Рәсми веб-сайт 16.mvd.ru(рус.)
Карта
 Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы Викиҗыентыкта

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы, ТР буенча ЭЭМ — Татарстан Республикасы территориясендә (бирелгән вәкаләтләр кысаларында) Россия Федерациясе эчке эшләр органнары бурычларын һәм функцияләрен гамәлгә ашыручы башкарма хакимият органы. ТР буенча ЭЭМ РФ эчке эшләр органнары системасына керә һәм РФ Эчке эшләр министрлыгына буйсына.

Җитәкче[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Эшчәнлекне гамәлгә ашыру[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

ТР буенча ЭЭМ үз эшчәнлеген турыдан-туры һәм (яисә) районнар (муниципаль районнар), шәһәрләр (шәһәр округлары) һ. б. муниципаль берәмлекләр, шул исәптән берничә муниципаль берәмлек буенча буйсынган эчке эшләр бүлекләре (идарәләре), шулай ук РФ кануннарында һәм РФ ЭЭМ норматив хокукый актларында билгеләнгән тәртиптә эчке эшләр органнары алдында торган бурычларны гамәлгә ашыру өчен төзелгән башка бүлекчәләр һәм оешмалар аша гамәлгә ашыра.

Бурычлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының (үз вәкаләтләре чикләрендә ТР территориясендә) төп бурычлары:

  • кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен тәэмин итү
  • җинаятьләрне кисәтүне, ачыклауны, туктатуны, ачуны һәм тикшерүне, шулай ук административ хокук бозуларны кисәтүне оештыру
  • җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итү
  • юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү
  • үзенә буйсынган эчке эшләр органнары, бүлекчәләре һәм оешмалары белән идарә итү, аларның эшчәнлеген оештыру

ТР буенча ЭЭМ үз эшчәнлегендә РФ Конституциясенә, халыкара хокукның гомумтанылган принципларына һәм нормаларына, РФ халыкара шартнамәләренә, федераль кануннарга, РФ Президенты указларына һәм күрсәтмәләренә, РФ Хөкүмәте карарларына һәм күрсәтмәләренә, РФ ЭЭМ норматив хокукый актларына, ТР буенча ЭЭМ турында нигезләмәгә, шулай ук ТР Конституциясенә, ТР кануннарына һ. б. норматив хокукый актларына таяна.

ТР буенча ЭЭМ РФ кануннары белән билгеләнгән тәртиптә төзелә, үзгәртеп корыла һәм бетерелә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]