Татарстан Республикасы композиторларының музыка антологиясе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татарстан Республикасы композиторларының музыка антологиясе latin yazuında])
Татарстан Республикасы композиторларының музыка антологиясе

Татарстан Республикасы композиторларының музыка антологиясе (рус. Антология музыки композиторов Республики Татарстан, ингл. Anthology of music by composers of the Republic of Tatarstan) — 2013 елда Александр Сладковский тарафыннан төзелгән татар композиторларының һәм татар мәдәниятенә кайсыдыр ягы белән караган башка композиторлар әсәрләре җыентыгы, өч дисктан гыйбарәт. Мәшһүр татар музыка белгече Йолдыз Исәнбәт тарафыннан диск җыентыгының әһәмияте тирәнтен дәгъвалана. Дискның тасвирламасы татар, рус һәм инглиз телләрендә бирелә.

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өч диск симфоник әсәрләрдән генә тора. Беренче һәм өченче ир-ат композиторлар әсәрләрен тәшкил итә. Беренче дискка Фасил Әхмәтов, Алмаз Монасыйпов, Фәрит Яруллин, Нәҗип Җиһанов, Александр Миргородский, Салих Сәйдәшев әсәрләре язылган. Өченче дискны Анатолий Луппов, Ренат Еникиев, Шамил Тимербулатов, Рәшит Кәлимуллин, Александр Чайковский әсәрләреннән гыйбарәт. Икенче дискта хатын-кыз композиторлар, ягъни Мәсгудә Шәмсетдинова, Резеда Әхиярова, Зөлфия Рәүфова, Елена Анисимова әсәрләре чагылыш таба.

Аудиоязмалар Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры төркеме тарафыннан башкарыла. Бу чара дәвамында оркестр "Интермеццо" (Мәскәү), "2013 елда Казанда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Башкарма дирекциясе", "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы, LUCIANO оешмалары белән тыгыз хезмәттәшлек итә[1].

Проектка якынлыча 5 млн сум акча сарыф ителә[2] һәм югары дәрәҗәдәге профессиональ аудиоязмалар булдырыла[1].

Эчтәлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарстан Республикасы композиторларының музыка антологиясе
Дисклар Композиторлар Әсәрләр
CD 1 Фасил Әхмәтов Симфония фа-минор, беренче кисәк
Алмаз Монасыйпов "Муса Җәлил" симфоник поэмасы
Фәрит Яруллин "Шүрәле" балетыннан ике өзек:
  • "Утлы убыр белән Шайтан биюе"
  • "Туй биюе"
Нәҗип Җиһанов Симфония 2: өч кисәктә (тулысынча)
Александр Миргородский Салих Сәйдәшев җырларына симфоник оркестр һәм орган өчен увертюра-фантазия
Салих Сәйдәшев Кызыл Армия маршы
CD 2 Мәсгудә Шәмсетдинова "Чыңгыз хан" симфониясе: өч кисәктә (тылысынча)
Резеда Әхиярова "Моңлы сазым" симфоник поэмасы
Зөлфия Рәүфова "Алтын гыйбадәтханә" симфоник картинасы
Елена Анисимова "Шудон Гур" симфоник фантазиясе
CD 3 Анатолий Луппов Татар каприччиосы
Ренат Еникиев Зур симфоник оркестр өчен "Рапсодия"
Шамил Тимербулатов "Җиңүнең хатын-кыз йөзе" симфониясе
Рәшит Кәлимуллин Симфоник фрескалар
Александр Чайковский "Аксак Тимер станы" ("Шәһре Елец, Мәрьям Ана һәм Аксак Тимер турында риваять" операсыннан өзек)

Тәнкыйть[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

« Сладковский чынлыкта бернинди "Татарстан Республикасы композиторлары музыкасы антологиясе"н бастырмады; татар профессиональ музыкасы тарихы һәм практикасы белән яки Татарстан Республикасы, аның территориясенә кертелгән Казан һәм башка күрше губернияләрнең төрле милләт композиторларының иҗаты белән элементар таныш булмау сәбәпле проектны тормышка ашыра алмады. <...>
Эчтәлеге буенча бу проект дәгъва иткән исеменә бер дә туры килми. Сладковскийның хәтта антологиягә кертеләчәк әсәрләрнең исемлеген төзүгә генә дә көче җитмәс иде. Мондый эшне композиторлардан, башкаручылардан һәм музыка белгечләреннән торган төркем генә башкара ала.[2]
»

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Сладковский, Александр Татарстан Республикасы композиторының музыка антологиясе. — 2013.
  2. 2,0 2,1 Исәнбәт, Йолдыз. О Тукаевской премии и Александре Сладковском (ru). июнь 12, 2020 тикшерелгән.