Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестры

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестры latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестры
рәсем
Төп мәгълүмат
Жанр

классика

Барлыкка килгән

1993

Ил

{{Байрак/РусияFlag of Russia.svg Русия
ТатарстанFlag of Tatarstan.svg Татарстан}} [[РусияFlag of Russia.svg Русия
ТатарстанFlag of Tatarstan.svg Татарстан]]

Шәһәр

Казан

Состав

60 артист

Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестры (рус. Государственный оркестр народных инструментов РТ) – Татарстанның музыка сәнгате өлкәсендә әйдәүче һөнәри коллектив.

  • Сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижерыпрофессор Анатолий Шутиков, Русиянең халык артисты, Тукай премиясе лауреаты (2001). РСФСР һәм ТАССР атказанган сәнгать эшлеклесе.
  • Оркестр директоры – Юрий Жуков.
  • Концерт программаларын куючы-режиссер - Нина Короева, РФ атказанган сәнгать эшлеклесе.
  • Концертларны алып баручы – лектор, музыка белгече Лилия Апакова, ТР атказанган артисты[1].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Оркестр җитәкчесе - профессор Анатолий Шутиков

1973 елда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе каршында «Родник» студентлар оркестры булып эшли башлый. Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестры буларак 1993 елдан алып, филармония составында эшләп килә. Оркестрны абруйлы дирижер, Русиянең халык артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе (2001) лауреаты, Петр фән һәм сәнгать академиясе академигы, профессор Анатолий Шутиков җитәкли. Сәнгать җитәкчесенең таланты, үз эшенә чиксез бирелгәнлеге, таләпчәнлеге, артистлык темпераменты нәтиҗәсендә, филармониянең «Родник» студентлар оркестры кыска вакыт эчендә югары осталыкка ия, перспективалы һөнәри иҗат төркеменә әверелә[2].

Солистлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Оркестрда 60 кеше. Барысы да югары һөнәри музыка белеме алган.
  • Резеда Галимова (вокал), Ольга Вайсбеккер (вокал), Альберт Җәлилов (вокал).
  • Айдар Вәлиев (баян), Любовь Александрова (думбыра), Артур Дәүләтшин (балалайка), Ольга Ратушная (саксофон), Ринат Михайлов (саксофон), Ринат Бәдретдинов (ксилофон), Ленар Галиев (ксилофон), Рөстәм Мөхәммәтҗаанов (тальян), Ринат Михайлов (курай), Вениамин Булыгин (баян), Әнвәр Марин (баян), Илдар Тимофеев (баян), Юрий Цыганов (баян) һ. б.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Оркестрның иң әһәмиятле сыйфатлары, башкару ысулының үзенчәлеге һәм башкалардан аерылып торуының сәбәпләре итеп оркестрның югары яңгыраш культурасына ирешкәнлеген, тавыш мохитендәге образлылык, уен кораллары төркемнәренең ныклы, тотрыклы булуын, башкарган әсәрләренең стилен нечкә тоемлавын иң беренче планга куярга була.
Җөмһүриятнең атаклы сәнгать осталары Илһам Шакиров, Зилә Сөнгатуллина, Венера Ганиева, Рөстәм Маликов, Георгий Ибушев, Айдар Фәйзрәхмановлар оркестр белән тыгыз элемтәдә эшли. Татарстанның халык артисткасы Резеда Галимова оркестрның солисткасы буларак уңышлы эшләп килә.
Оркестрның һәм баш дирижерның иҗат нәтиҗәсе Русиянең мәшһүр җырчыларында зур кызыксыну уятты. Оркестр белән чыгыш ясаучылар[3] арасында: Иосиф Кобзон, Любовь Казарновская, Зураб Соткилава, Анатолий Соловьяненко, Алибәк Днишев, Артур Эйзен, Леонид Сметанников, Людмила Рюмина, Александра Стрельченко, Сергей Захаров, Ренат Ибраһимов, Александр Цыганков, Валерий Ковтун, Надежда Крыгина, Олег Кулько, Нурҗамал Усенбаева һәм башкалар.
Идел буе шәһәрләрендә, Аурупаның күп кенә илләрендә (Алмания, Австрия, Һолландия, Италия, Португалия, Болгария), Көньяк Кореядә гастрольләре үтә[4].

Репертуар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Репертуарның күптөрлелеге бу коллективның иҗади йөзен билгели. урыс һәм чит ил классикасының иң популяр әсәрләре, композиторлар В. Городовская, Нәҗип Җиһанов, Резеда Ахиярова, Салих Сәйдәшев, Исаак Дунаевский, В. Гридин, Дмитрий Шостакович, А. Цфасман, Иоһанн Штраус, З. Кротил, В. Лямкин, Е. Бызов, А.Цыганков, А. Алябьев, Л. Ардита, Имре Кальман, Арам Хачатурян, В. Дитель, Л. Андерсон, В. Андреев, урыс һәм татар халык көйләре, халык җырлары, оркестр өчен махсус язылган әсәрләр, төрле халыкларның үзенчәлекле рәвештә эшкәртелгән көйләре.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]