Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе latin yazuında])
(Татарстан Фәннәр академиясе битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе
Tatarstan Acad Sci.jpg
Нигезләнү датасы 30 сентябрь 1991
Нигезләүче Минтимер Шәймиев
Җитәкче Мәгъсүм Сәләхов
Штаб-фатирының урнашуы Казан
Рәсми веб-сайт antat.ru
Commons-logo.svg Republic of Tatarstan Academy of Sciences Викиҗыентыкта

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе (кыскартмасы ТР ФА) — Татарстан Республикасының югары дәүләт фәнни оешмасы, Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев 1991 елның 30 сентябрь көнне имзалаган № УП-138 санлы указы нигезендә барлыкка китерелә. ТР ФА 2015 елга кадәр фәнни-инновацион эшчәнлекне үстерү стратегиясе нигезендә фундаменталь тикшеренүләр алып бара.

ТР ФА беренче президенты буларак Мансур Хәсәнов хезмәт итте, 2006 елдан бу вазыйфаны Әхмәт Мазһаров башкарды. 2014 елның 16 июнь көненнән бирле оешмага элекке Казан дәүләт университеты ректоры Мәгъсүм Сәләхов җитәкчелек итә.[1][2]

Академия ел саен 11 шәхси премия тапшыра:

Структура[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фәннәр Академиясе структурасын 6 фәнни-тикшеренү университетны, 7 фәнни үзәк һәм лаборатория, һәм Галимнәр йорты (ru) керә.

Фән өлкәләре буенча һәм Сембер региональ бүлекләре:

  • Гуманитар фәннәр бүлеге
    • Җәмгыяви-икътисаи фәннәр бүлеге:
      • Киләчәккә юнәлгән икътисади тикшеренүләр үзәге
      • "Гамәли семиотика" фәнни-тикшеренү институты
      • Гаилә һәм демографик мәсьәләләре буенча фәнни-тикшеренү үзәге
  • Медицина һәм биология фәннәре бүлеге
  • Авыл хуҗалыгы фәннәре бүлеге
  • Механика, математика һәм техника бүлеге
  • Физика, энергетика һәм Җир турындагы фәннәр бүлеге
  • Химия һәм химик технология бүлеге
  • Сембер региональ бүлеге

Шулай ук академия үз өченә түбәндәге институт һәм үзәкләрне ала:

ТР ФА фәнни-методик җитәкчелеге астында үз эшчәнлеген шулай ук күп башка фәнни-тикшеренү оешмалар алып бара.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]