Татарстан гарәпләре

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татарстан гарәпләре latin yazuında])
Татарстан гарәпләре
Үз аталышы

гарәп. عرب‎ (ʿarab)

гомуми сан

271

яшәү җире

Татарстан

Теле

гарәп теле

Дине

ислам

Бүтән халыкка керүе

гарәпләр

 Татарстан гарәпләре Викиҗыентыкта
IV—VI гасыр гарәп милли киеме
IV—VI гасыр гарәп милли киеме

Татарстан гарәпләре (гарәп. عرب‎ (ʿarab)) — гарәп халкының бүгенге Татарстан Республикасы территориясендә яши торган территориаль төркеме.

Таралышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2010 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча Татарстан Республикасы территориясендә үзләрен гарәп дип атаучыларның саны 271 кеше тәшкил иткән.[1][2] 2002 елда Татарстан территориясендә 206 гарәп кешесе яшәгән.[3] Татарстан гарәпләренең күбесе, Татарстанның башкаласы булган Казанда яши.[4]

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарстан гарәпләренең күбесе Казан университетларында укучы студентлар булып торалар. «Гарәп студентлары берлеге» төбәк иҗтимагый оешмасы 2007 елның 20 гыйнварында оеша һәм шул ук вакытта Татарстан халыклары Ассамблеясы составына керә. Союзга, нигездә, Россия Федерациясе гражданнары булмаган чит ил студентлары керә. Оештыру зарурлыгы чит ил студентларының укуга, көнкүрешенә, ялына, интеллектуаль һәм мәдәни дәрәҗәне күтәрүгә, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүгә, медицина хезмәте күрсәтүгә, хокукый һәм социаль яклауга бәйле проблемаларны хәл итү өчен берләшергә омтылуы белән бәйле була.[4]

Татарстан Республикасы гарәп студентлары берлеге ел саен Ураза, Корбан бәйрәме, Әниләр көне кебек чаралар уздыра. «Татарстан Республикасы гарәп студентлары берлеге» региональ иҗтимагый оешмасы эшчәнлегендә Кувейт Ислам Фәннәр Академиясе җитәкчесе һәм Кувейт икътисад министрлыгы вәкиле катнаша. ТР гарәп студентлары берлеге Казан шәһәренең чит ил студентлары һәм аспирантлары ассоциациясе белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Оешма әгъзалары Халыклар дуслыгы йорты һәм Татарстан халыклары Ассамблеясе чараларында катнаша, шул исәптән федераль миграция хезмәте идарәсе һәм эчке эшләр министрлыгы вәкилләре белән түгәрәк өстәлләрдә катнашуга аерым игътибар бирәләр.[4]

1999 елда РАО һәм Татарстан академиясе академигы Мәхмүтов Мирза Исмәгыйль улы тәкъдиме буенча, шулай ук Казан шәһәрендә ТАРИ Гыйльми советы ярдәме белән «Әл-Хадара» гарәп мәдәнияте үзәге оештырыла. Башкарма директоры булып педагогика фәннәре докторы, профессор Әл-Аммари Мөхәммәд Салех торган.[5]

«Әл-Хадара» гарәп мәдәнияте үзәге гарәп мәдәнияте, гарәп илләре һәм гарәп теле белән кызыксынуны формалаштыру максатыннан оештырылган. Бүгенге көндә ул Татарстан Республикасында иң эре һәм бердәнбер арабистика үзәге булып тора.[5]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]