Татарстан гербы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татарстан гербы latin yazuında])
Татарстан Республикасы Дәүләт гербы

Татарстан Җөмһүрияте Дәүләт гербы – Татарстан дәүләти символы. 1992 елның 7 февралендә Татарстан Дәүләт Шурасы тарафыннан расланды. Дәүләт гербын куллану кагыйдәләре "Татарстан Республикасының дәүләт символлары" канунында күрсәтелгән.

Татарстан Җөмһүрияте Дәүләт гербының авторлары – филология фәннәре докторы Назыйм Ханзафаров (идеясе) һәм рәссам-монументалист, Татарстан Рәссамнәр берлеге әгъзасы Риф Фәхретдинов (башкаручы).

Герб тасвирлавы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарстан Җөмһүриятенең Дәүләт гербы кояш җирлегендә алгы уң аягын бераз күтәргән, янтавында түгәрәк калкан булган канатлы барс сүрәтеннән гыйбарәт. Кояш түгәрәге татар милли бизәге төшерелгән, аскы өлешенә "Татарстан" дип язылган кайма белән уратып алынган.

Канатлар җиде каурыйдан, калкандагы розетка сигез таҗ яфракчысыннан тора.

Татарстан Җөмһүриятенең гербы Татарстан флагының төсләре белән ясалган, һәм ул түгәрәк шәкелле.

Гербның үзәк образы – канатлы барс – элекеге заманда уңыш, балаларны саклаучы тәңре булган. Татарстан Җөмһүрияте гербындагы Ак барс – җөмһүриятенең һәм анда яшәүче халыкның саклаучысы.

Ак барс кызыл кояш җирлегендә урнашкан. Кояш – элекеге заманда күп халыкларның баш тәңреләре булган. Татарстан гербындагы кызыл кояш хәерле күренеш, уңыш, бәхет, яшәешне аңлата.

Ак барсның сул ягындагы түгәрәк калкан Татарстан Җөмһүрияте гражданнарының икътисади, хокуки яктан саклану астында булганнарының билгесе.

Татарстан Җөмһүриятенең дәүләт гербы төсле итеп бизәлгән: кояш – кызыл, Ак барс, аның канатлары, калкандагы розетка – ак, янтавындагы түгәрәк – яшел, калкан, бизәк һәм "Татарстан" язуы – алтын төс белән ясалган.

Кашкарый җөп санлы таҗлары белән мәңгелек яшәү чишмәсен, гомернең озынлыгын һәм озын гомер теләвен аңлата.

Барсның күтәрелгән алгы уң аягы – югары хакимиятнең бөеклегенә ассызымлаган традицион һеральдик ишарә. Ул шулай ук эшнең уң аяктан башланганын , Татарстанның яңарыш юлындагы баруының хәерлесен аңлата.

Барсның очлы тешләре һәм тырнаклары аның үз-үзен һәм химая иткәннәрен дә яклый алуын белдерә.

Барсның җиде каурые тирә-якка тәэсир итү көче җирдә дә, күктәдә булуын аңлата.

Барсның коерыгының торышы яхшы кәефне, дуслыкны белдерә.

Татарларда популяр булган яшелчә орнаменты һәм ләлә чәчәге Татарстанның тууын, язгы табигатьнең уянуыны символлаштыра.

Өч алтын түгәрәк гербны өч дәрәҗәдә чолгый. Алар бердәмлек, чиксезлек һәм иң югары камиллек идеясен чагылдыра. Төсләрнең символик билгеләре:

алтын төс – нәфислек, матурлык, Татарстан җирләренең байлыгы;

яшел төс – язның яшеллеге, Татарстанның яңадан тууы;

ак төс – Татарстан кешеләренең чиста уйлары;

кызыл төс – Татарстанның өлгергәнлеге, энергиясе, көче, яшәеше, яши алганлыгы;

Татарстан Җөмһүриятенең гербы әхләк байлыгы, гаделлек, халык арасындагы тынычлык, прогресс шикелле гомум кешелек сыйфатларны раслый.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]