Татарстан грузиннары

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татарстан грузиннары latin yazuında])
Татарстан грузиннары
Үз аталышы

гөрҗ. ქართველებიкартвелеби

яшәү җире

Татарстан

Теле

грузин теле, рус теле

Дине

христианлык

Бүтән халыкка керүе

грузиннар

«СССР халыклары» сериясе (грузиннар), 1933 елгы СССР почта маркасы

Татарстан грузиннары (гөрҗ. ქართველებიкартвелеби) — грузин халкының бүгенге Татарстан Республикасы территориясендә яши торган территориаль төркеме.

Таралышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2010 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча Татарстан Республикасы территориясендә грузиннар саны 1 478 кеше тәшкил иткән.[1][2] Республикада күпме легаль булмаган грузин халкы вәкиле яшәвен төгәл әйтүе кыен.[3]

Татарстан грузиннарының 800 кешедән артыгы Казанда яши, аннан кала Яр Чаллы,[4] Түбән Кама, Алабуга шәһәрләрендә, Татарстан районнарында яшиләр.[5] 2002 елда Татарстан территориясендә 1753 грузин кешесе яшәве билгеле.[6] Татарстанда грузиннарның саны кимү грузин милләте вәкилләренең ешрак Грузияга күченүләре белән бәйле. Нигездә, Россия гражданлыгы алмаган кешеләр китә. Грузиядән килгән мигрантлар бик аз.[5]

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарстанда грузиннарның миграцияләре республикада эре сәнәгать төзелеше вакытында, совет чорында барлыкка килә. Грузин диаспорасы, нигездә, индустриаль миграцион агымнарның йогынтысы нәтиҗәсендә формалашкан. Шулай ук студент грузиннар да республикада яши бирә. Совет чорыннан Казан университеты дәрәҗәле вуз дип саналган. Монда, нигездә, студентлар килгән. Укуны тәмамлаганнан соң, грузин студентларының бер өлеше Татарстанда калаган. СССР таркалганнан соң хәл үзгәрә, Грузия бәйсез дәүләткә әверелә, күп кенә грузиннар туган ягына кайтырга тырышканнар.[3]

Мәдәният[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарстанда иң күп грузиннар Казанда һәм бераз Яр Чаллыда яши. Автошәһәрдә үз милли-мәдәни автономиясе булган Яр Чаллының грузин җәмгыяте бар.[4]

Казанда күпмилләтле якшәмбе мәктәбендә грузин бүлеге бар, анда грузин балалары һәм катнаш никахтан килгән балалар йөри. Анда алар үзләренең туган телен өйрәнү мөмкинлегенә ия. Якшәмбе көнне алар өстәмә белем бирү сыйфатында грузин теле, әдәбият һәм хореография белән шөгыльләнәләр.Бирелә балалар гына түгел, өлкәннәр дә шөгыльләнә – грузин телен өйрәнергә теләгән кешеләр, Грузиягә еш йөрүчеләр. Алар арасында грузин телен өйрәткән биш кеше бар.[4]

Ике балалар бию коллективы бар, анда грузиннар балалары гына түгел, 14 милләт балалары йөри. Бер коллектив якшәмбе мәктәбе каршында, икенчесе – Республика халыклар дуслыгы йорты каршында эшли.[4]

Грузин җәмгыяте активистлары 1999 елның июнендә Казан шәһәренең "Иверия" милли-мәдәни автономиясен оештырган һәм теркәгән. 1998 елда Урицкий исемендәге мәдәният сараенда бию коллективы оештырыла, аның составына керүче балалар тәкъдиме буенча "Оцнеба" романтик исеме бирелә, бу исә татар теленә тәрҗемә иткәндә "Хыял" дигән сүз. Грузизинҗәмгыяте Казанның мәдәни тормышында актив катнаша. 2005 елда Казанның «Сиони» грузин милли-мәдәни автономиясен оештыру конференциясе булып уза.[7]

Күренекле Татарстан грузиннары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Официальный сайт Всероссийской переписи населения 2010 года. Информационные материалы об окончательных итогах Всероссийской переписи населения 2010 года, archived from the original on 2012-03-01, retrieved 2021-01-25 
  2. Всероссийская перепись населения 2010 года. Официальные итоги с расширенными перечнями по национальному составу населения и по регионам. 2020 елның 13 май көнендә архивланган.: см. 2012 елның 18 октябрь көнендә архивланган.
  3. 3,0 3,1 Как живут грузины в Татарстане..Маринэ Хухунашвили Председатель НКА грузин в Казани — о себе, о жизни и соотечественниках.
  4. 4,0 4,1 4,2 4,3 4,4 4,5 Майя Хухунашвили: «Русские любят нас за нашу «грузинскость».
  5. 5,0 5,1 5,2 5,3 5,4 5,5 5,6 5,7 Даже когда в Грузии шла война, в Татарстане в нашу сторону не было выпадов., archived from the original on 2021-01-30, retrieved 2021-01-25 
  6. Всероссийская перепись населения 2002 года 2013 елның 21 апрель көнендә архивланган.: Население по национальности и владению русским языком по субъектам РФ 2006 елның 4 ноябрь көнендә архивланган.
  7. НАЦИОНАЛЬНО-КУЛЬТУРНАЯ АВТОНОМИЯ ГРУЗИН КАЗАНИ «СИОНИ»

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Густерин П. В. Грузины в Москве в XVII—XIX вв. // История. — 2012. — № 8.
  • Грузины // Народы России. Атлас культур и религий. — М.: Дизайн. Информация. Картография, 2010. — 320 с. — ISBN 978-5-287-00718-8.
  • Народы России: живописный альбом, Санкт-Петербург, типография Товарищества «Общественная Польза», 3 декабря 1877, ст. 387