Татарстан дәүләт камера хоры

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татарстан дәүләт камера хоры latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
ТР дәүләт камера хоры
рәсем
Төп мәгълүмат
Жанр

классика

Барлыкка килгән

2007

Ил

{{Байрак/РусияFlag of Russia.svg Русия, ТатарстанFlag of Tatarstan.svg Татарстан}} [[РусияFlag of Russia.svg Русия, ТатарстанFlag of Tatarstan.svg Татарстан]]

Шәһәр

Казан

Тел

татар теле, урыс теле, чит телләрдә

Хор коллективы

Татарстан дәүләт камера хоры (рус. Государственный камерный хор РТ) — Татарстанның дәүләт карамагындагы сәнгать оешмасы, классик һәм татар хор сәнгатен алга этәрү (пропагандалау) буенча махсуслашкан.

Сәнгать җитәкчесе — Миләүшә Таминдарова, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе (2007).

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2007 елда Татарстан министрлар кабинеты карары белән оештырылган. Коллектив, нигездә, Казан дәүләт консерваториясенең 1997 елдан М.Ә. Таминдарова җитәкләгән опера студиясе әгъзаларыннан тора.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Зур иҗади көчкә ия булган музыка оешмасы. Җөмһүрият күләмендә уздырылган мөһим чараларның барысында да катнаша. Аның чыгышлары Казанның музыка тормышында бер вакыйга буларак кабул ителә. Зур күләмле проектларны тормышка ашыра. Симфоник, камера һәм тынлы оркестрлар (шул исәптән, Татарстанның дәүләт Милли оркестры, Татар дәүләт филармониясе оркестры, Ульяновск филармониясе оркестры) белән, композитор Софья Гобәйдуллина, дирижёрлар Михаил Плетнёв, Александр Сладковский, Владимир Гергиев, В. Алексеев, Владимир Васильев белән хезмәттәшлек итә. Татар хор сәнгатен үстерүгә зур өлеш кертә. Татарстан шәһәрләрендә, Мәскәү, Сембер һәм Идел буе шәһәрләрендә гастрольләрдә чыгыш ясый.

Зур проектлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Изге Татиана — язмышларны язучы» (Святая Татиана — «устроительница» судеб…).
  • «Эльбада очрашу» (Встреча на Эльбе).
  • Юбилей кичәсе «Минем көмеш ярты гасырым» (Мой серебряный полувек).
  • «Оҗмах мәхәббәт өчен ачылды» (И рай открылся для любви).
  • «Камера хоры белән Татиана көне» (Татьянин День с Камерным хором).
  • «Камера хоры Шутиков белән шаярта» (Камерный хор шутит… с Шутиковым).
  • «Казанның изге җырлары» (Священные песни Казани).
  • «Сөюем сиңа, Италиям» (CON AMORE, моя Италия).
  • «Безнекеләрне бел!» (Знай наших!).
  • I халыкара дини музыка фестивале.

Катнашкан фестивальләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Нева хор ассамблеясе» (Невские хоровые ассамблеи, Питырбур).
  • X, XI Пасха фестивальләре (Мәскәү).
  • «Дөньяның яратылышы» (Сотворение мира, Казан).
  • Кремлин-Life (Казан).
  • Ф.И. Шаляпин исемендәге халыкара опера фестивале (Казан).
  • Казан халыкара мөселман киносы фестивале.
  • Халыкара рухани «Музыка веры» фестивале.
  • VII халыкара орган музыкасы фестивале (Пирем).

Репертуар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Репертуары киң кырлы: классик-романтик стильдән (опера, кантата, реквием, оратория, а сареllа әсәрләре) башлап, халык (татар, кубань казаклары, нагайбәк, негр) җырларын һәм джазны кертеп. Шамил Шәрифуллин әсәрләрен яздыра («Авыл көе» хор концерты, татар туй җырлары). «Jive prodaction», Радик Сәлимов һәм DJ ART белән уртак проектларында өр-яңа микслар өйрәнә.

Классика[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • В. А. Моцарт «Реквием».
  • С. Рахманинов «Чаңнар» (Колокола). Мария театры оркестры (җитәкчесе В. Гергиев) белән.
  • Г. Форе «Реквием».
  • К. Орф «Carmina Burana».
  • Шамил Тимербулатов. Симфония-оратория № 2 «Утлы хәтер» (Огненная память) Татарстанның симфоник оркестры (җитәкчесе А. Сладковский) белән.
  • Г. Доницетти «Кыңгырау» (Колокольчик) опера-буфф (солистлар: Венера Гыймадиева (Зур театр, Мәскәү; Алексей Тихомиров («Геликон-Опера»), Константин Бржинский («Геликон-Опера»).
  • Н. Римский-Корсаков «Кар кызы» (Снегурочка).
  • В. А. Моцарт «Серальдән урлау» (Похищение из Сераля).
  • М. Мусоргский «Борис Годунов».
  • П. Чайковский «1812 ел» кантатасы. Казан югары хәрби команда укуханәсе оркестры (җитәкчесе подполковник Ян Орехов) белән.
  • С. Танеев «Иоанн Дамаскин» кантатасы.
  • К. Дженкинс «Коралланган кеше: тынычлык өчен дога» (Вооруженный человек: месса за Мир)

Татар хор музыкасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Н. Җиһанов «Минем республикам» кантатасы.
  • А. Ключарёв «Туган ягым минемТатарстан».
  • Җ. Фәйзи «Урман кызы» (Е. Мерзлякованың катнаш хор өчен эшкәртүендә).
  • Ш. Шәрифуллин «Так-мак», «Бу дөнья», а cappella «Мөнәҗәтләр», «Була бер көн», «Кайтарма».
  • Р. Кәлимуллин «Казанны сагынам» вокал-симфоник поэмасы, «Ходай каршында без сынаулы», «Җиңү бәйрәме» ораториясе.
  • О. Любивец «Свирь» кантатасы.
  • С. СәйдәшевШ. Шәрифуллин «Сәйдәш елгасы» фантазия-попурри.
  • Р. Яхин «Ышанам» романсы (Е. Мерзлякованың катнаш хор өчен эшкәртүендә).
  • Л. Любовский «Таң йолдызлары сүнә» (Гаснут утренние звёзды).
  • Р. Еникеев «Ариетта» (Н. Гәрәев эшкәртүендә) .
  • В. Харисов «Җан» (Душа) кантатасы (М. Цветаева сүзләренә).
  • Р. Ахиярова «Гармониягә мәдхия» кантатасы (Р. Шаһиева сүзләренә).
  • А. Луппов «Казан» кантатасы.
  • И. Якубов «Зәңгәр кош» (Синяя птица) ораториясе.
  • Р. Зарипов «Башкорт триптихы».
  • Э. Галимова «Изге ядкәр» ораториясе.
  • Р. Сәлимов «Су буйлап».
  • М. Шәмсетдинова «Адәм балалары».
  • Татар халык көйләре: «Тәфтиләү» (Р. Яхин эшкәртүендә), «Тала-тала» (Е. Мерзлякованың катнаш хор өчен эшкәртүендә), «Озата барма» (Е. Мерзлякованың катнаш хор өчен эшкәртүендә), «Җомга» (Е. Мерзлякованың катнаш хор өчен эшкәртүендә).

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]