Татарстан ингушлары

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татарстан ингушлары latin yazuında])
Татарстан ингушлары
Үз аталышы

ингуш. ГӀалгӀай

яшәү җире

Татарстан

Теле

ингуш теле

Дине

ислам

Бүтән халыкка керүе

ингушлар

Татарстан ингушлары (ингуш. ГӀалгӀай) — ингуш халкының бүгенге Татарстан Республикасы территориясендә яши торган территориаль төркеме.

Таралышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2010 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча Татарстан Республикасы территориясендә ингушлар саны 156 кеше тәшкил иткән.[1][2] 2002 елда Татарстан территориясендә 139 ингуш кешесе яшәве билгеле.[3]

Татарстанда ингушларның күбесе Казанда яши, төзелештә, үз фирмаларында эшлиләр.[4]

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарстанда ингушларның миграцияләре республикада эре сәнәгать төзелеше вакытында, совет чорында барлыкка килә. Ингуш диаспорасы, нигездә, индустриаль миграцион агымнарның йогынтысы нәтиҗәсендә формалашкан. Шулай ук студент ингушлар да республикада яши бирә. Совет чорыннан Казан университеты дәрәҗәле вуз дип саналган. Монда, нигездә, студентлар килгән. Укуны тәмамлаганнан соң, ингуш студентларының бер өлеше Татарстанда калаган. 1997 елда максатчан юнәлеш буенча укырга килгән студентлар саны арта. Ингушлар Казанның төрле вузларында: медицина, төзелеш, ветеринария вузларында укый башлыйлар.[4][5] Бүген Казанның ингуш диаспорасы актив үсүче диаспораларның берсе. Ингушларның күбесе Казан вузларында белем алучы студентлар.[6]

Мәдәният[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чечен-ингуш диаспорасы Казанда инде берничә дистә ел эшли, әмма 2005 елның мартында гына милли-мәдәни автономия булдырыла, аны «Вайнах» дип атыйлар. Татар теленә тәрҗемә иткәндә «безнең халык» дигәнне аңлата.[7]

2006 елның уртасына кадәр Татарстанда чечен һәм ингушларны берләштергән бер җәмгыять эшли. Милләтара җәмгыятьне теркәү авырлыгы сәбәпле, оешма аерыла. Ингушлар «Магас» дигән үз берлекләрен теркиләр. Казан шәһәренең «Магас» ингуш фәнни-җитештерү берләшмәсе җитәкчесе итеп Барахоев Аслан Саварбәк улы сайлана.[8]

Мәдәни мирасны саклау, дуслык һәм үзара аңлашуны ныгыту буенча билгеләнгән эшчәнлектән тыш, диаспорада ватандашларның гражданлык һәм сәяси хокукларын яклау һәм социаль ярдәм күрсәтү буенча максатчан эш алып барыла.[9]

Чечен-ингуш автономиясе күптән түгел ТР милли-мәдәни берләшмәләре ассоциациясенең күпмилләтле составына керүенә карамастан, чечен һәм ингушлар, Республика көнен бәйрәм итүдә, шәһәр күләмендә генә түгел, республика күләмендә дә чаралар үткәрүдә актив катнашалар. Берлек вәкилләре белән фестивальләр, концертлар, күргәзмәләр һәм әдәби-сәнгать кичәләре, популяр кешеләр белән очрашулар үтә.[7]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Официальный сайт Всероссийской переписи населения 2010 года. Информационные материалы об окончательных итогах Всероссийской переписи населения 2010 года, archived from the original on 2012-03-01, retrieved 2021-01-26 
  2. Всероссийская перепись населения 2010 года. Официальные итоги с расширенными перечнями по национальному составу населения и по регионам. 2020 елның 13 май көнендә архивланган.: см. 2012 елның 18 октябрь көнендә архивланган.
  3. Всероссийская перепись населения 2002 года 2013 елның 21 апрель көнендә архивланган.: Население по национальности и владению русским языком по субъектам РФ 2006 елның 4 ноябрь көнендә архивланган.
  4. 4,0 4,1 «Мне приходилось сопровождать многие делегации из Чечни..»
  5. Пресс-служба Департамента внешних связей Главы и Правительства ингушской Республики.
  6. ДИАСПОРЫ В КАЗАНИ: ИНГУШИ
  7. 7,0 7,1 Чеченская национально-культурная автономия РТ «Вайнах».
  8. Руководитель Ингушской НКА «Магас» г. Казани.
  9. ИНГУШСКАЯ НАЦИОНАЛЬНО-КУЛЬТУРНАЯ АВТОНОМИЯ Г. КАЗАНИ

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Акиев Х. А. Этническая карта Северного Кавказа в середине XVI в. (К вопросу о поселениях ингушских племён в Дарьяльском ущелье) // Точка зрения: сборник статей (рус.). — Назрань, 2006.
  • Бутков П. Г. Материалы для новой истории Кавказа с 1722 по 1803 гг. Ч. I. (рус.). — СПб, 1869.
  • Гюльденштедт И. А. Географические и статистические описания Кавказа (рус.). — СПб, 1809.
  • Газиков Б. Д. Кабардинское проникновение в Ингушетию во второй половине XVI в. // Современные подходы в исследовании проблем истории и языка ингушского народа: сборник тезисов республиканской научной конференции (рус.). — Магас, 2002.
  • Газиков Б. Д. Взгляд в прошлое: статьи по истории Ингушетии (рус.). — Назрань, 2002.
  • Джанашвили М. Г. Известия грузинских летописей и историков о Северном Кавказе и России (рус.). — Тифлис, 1897. — 206 с.
  • Долгиева М.Б. Современное расселение ингушей/Вопросы истории. — Магас, 2013. — Т. Вып. 10.