Татарстан китап нәшрияты – 100 ел (китап)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татарстан китап нәшрияты – 100 ел (китап) latin yazuında])
Татарстан китап нәшрияты – 100 ел

“Татарстан китап нәшрияты – 100 ел” китабы 2019 елда Татарстан китап нәшриятында нәшер ителә. Әлеге китапка нәшрият белән бәйле шәхесләрнең, журналист-язучыларның, күп еллар хезмәт куйган мөхәррирләрнең төрле елларда матбугатта дөнья күргән истәлек язмалары, фоторәсемнәре тупланып бирелгән. Китапның төзүчесе – тарих фәннәре кандидаты Ләйсән Миңнуллина, мөхәррире – Рәмзия Шакирова. Китапта нәшрият ветераннары һәм хезмәткәрләренең шәхси, Зөфәр Бәширов, Ксения Богданова, Рамил Галиевнең профессиональ фоторәсемнәре урнаштырылган.