Татарстан марилары

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татарстан марилары latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Татарстан марилары
яшәү җире

Татарстан

Теле

мари теле, татар теле

Дине

христианлык, мари дине

Бүтән халыкка керүе

марилар

Казан губернасы марилары гаиләсе

Татарстан мариларымари халкының бүгенге Татарстан Республикасы территориясендә яши торган территориаль төркеме.

Таралышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2010 елга Татарстан Республикасында марилар саны 18 848 кеше тәшкил итә, нигездә Әгерҗе, Актаныш, Алабуга, Кукмара, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим районнарында күпләп яшиләр.[1]

Татарстан мариларның өч этнографик төркемннән икесе (Иделнең уң як ярында һәм Ветлуга буенча яшәче тау мариларыннан тыш) яши, болын марилары Идел-Нократ елгалары буенда, көнчыгыш марилары XVI – XVIII гасырларда Нократ буйларыннан Кама елгасыннан көнчыгышка таба таралганнар.[1] Аның авыл өлешен Нократ һәм Кама бассейннарында, республиканың төньяк һәм көнчыгыш районнарында урнашкан 30дан артык авыл тәшкил итә. Татарстанда булган мари торак пунктларының өчтән икесенә якыны Нократ елгасыннан ерак булмаган территорияләрдә урнашкан, һәм аларны, шулай итеп, көнчыгыш марилары дип санарга була. Татарстанда яшәүче көнчыгыш марилар берничә этноареаль төркемгә бүленә. Татарстан-Удмуртия чиге уза торган Нократ-Кама аръягында, яшәү ареалы аша урнашкан төньяк төркемне кама яки нократ-кама марилары дип атау кабул ителгән. Татарстанда бу төркем авыллары Алабуга, Менделеевск һәм Әгерҗе районнарында урнашкан. Иң күп марилар (2,9 мең) Әгерҗе районында тупланганнар. Алар кама һәм көньяк-көнчыгышта яшәүче ык-сөн марилары (Актаныш, Минзәлә һәм Мөслим районнары) арасында күчмә буын буларак формалашалар. Татарстаннан ык-сөн төркеме ареалы Башкортстанның көнбатыш районнарына да җәелә.[2]

1960-1970 елларда Түбән Кама төбәге көчле индустриаль-урбанизацион күтәрелеш кичерә. Үсеп килүче шәһәрләрдә (Яр Чаллы, Түбән Кама һ.б.) яңа эш урыннары якын-тирә авыл районнарыннан, шул исәптән Мари Республикасыннан да эшче көчләр җәлеп ителә.[2]

Нәтиҗәдә мариларны урбанизацияләү тизләтелә. Яр Чаллы кебек зур үзәкләргә Татарстан эчендә дә, аннан читтән дә тартылу күзәтелә. Шуңа күрә мари халкы якын-тирә районнарның көнчыгыш мариларыннан гына тормый. Алар арасында Марий Элдан да халык аз түгел. Шуңа бәйле рәвештә, Татарстан шәһәрләреннән иң күп мари халкы Казанда түгел, ә Чаллы шәһәрендә тора, анда алар 4 меңгә якын кеше булып санла.[2]

Тел[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарстанның авыл марилары өчен турыдан-туры этник элемтәләрнең төп төркеме, кагыйдә буларак, республиканың титуллы милләте булып тора. Иң беренче чиратта, бу татарлар арасында чшәүче ык-сөн мариларына кагыла. Шуңа күрә мариларның бу төркеме вәкилләре икенче тел сыйфатында нигездә татар телен кулланалар, ә рус телен өченче урында гына тора. Мәктәп һәм массакүләм мәгълүмат чаралары аша рус телен белү яшьләр даирәсендә тарала, әмма өлкән буын арасында бу телне бик аз белүче кешеләр очрый.[2]

Дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Диндар марилар, нигездә, XVIII-XIX гасырларда массакүләм христианлаштыру башкарылу сәбәпле православие динендә булсалар да, шулай ук христианлыкны традицион диннәр белән берләштерүче «мари дине» («марла вера») тарафдарлары да бар.[1]

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарстан мариларның формалашуында һәм үсешендә болгарлар, аннары татарлар белән этнокультура элемтәләре зур роль уйнаган (төрки күршеләр болын мариларының көнчыгыш төркемнәренә зур йогынты ясаганнар; аларның бер өлеше ислам динен кабул иткән), соңгы вакытта руслар белән бәйләнешләр бара.[1]

Хуҗалык итү рәвеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп шөгыльләре булып игенчелек, бакчачылык тора. Ау, балыкчылык, бортчылык (соңрак – умартачылык), җыючылык таралган. Марилар ат, мөгезле эре терлек, сарыклар, йорт кошлары асрыйлар, дуңгыз һәм кәҗәләр аларда юк диярлек, аларны «чиста», корбан чалу өчен яраксыз дип саныйлар.[1]

Мәдәният[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мари этносын өйрәнү, төрле фән һәм техника өлкәләрендә мари белгечләрен әзерләү үзәге булып, аның күпсанлы югары уку йортлары, Идел буенда беренче университет, музейлар һәм китапханәләрнең бай фондлары белән Казан кала бирә. Хәзер Казанда халыклар дуслыгы йорты каршындагы секция эшли, аңа ТР мари халкының мәдәни традицияләрен саклау һәм торгызу мәсьәләләре буенча координатор функцияләре йөкләнгән.

2011 елда Казанда Татарстан Республикасы мариларының беренче съезды уза.

Татарстанда шулай ук мари милли бәйрәме Семык, Шорыкйол үткәрелә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Народы Поволжья и Приуралья: коми-зыряне. Коми-пермяки. Марийцы. Мордва. Удмурты. М., 2000.
  • Фукс А. Записки о чувашах и черемисах Казанской губернии. Казань, 1840.
  • Смирнов И.Н. Черемисы: Историко-этнографический очерк. Казань, 1889.
  • Евсевьев Т.Е. Обычаи, верованья и суеверия марийцев // Марий Эл. 1927. № 10.
  • Халиков А.Х. Об этнических основах марийского народа // Древние и современные этнокультурные процессы в Марийском крае. Йошкар-Ола, 1976.